Логотип
Бакча

Октябрьдә куралыкта нәрсәләр эшлисе?

Киләсе елда кура җиләге мул уңыш бирсен өчен, көздән үк кайбер эшләрне башкарырга кирәк. Әллә ни озын исемлек түгел ул. Ләкин көннәр ахыргача суытканчы боларны эшләп өлгерсәң, киләсе язда күпкә уңайлырак булачак.

Куакларны кисү

Бу – иң мөһим эшләрнең берсе. Җәй буена кураның яңалары үсеп чыгып, куралыкны шактый куерта. Бөтен проблемалар да менә шул куе булып үскән куралардан башлана. Алар арасыннан һава йөрергә, кояш яктысы карарга тиеш. Шуңа күрә ике еллык картайган кураларны кискәндә, быел гына үсеп чыккан яшьләрен дә сирәкләргә кирәген истән чыгармагыз. Һәр төптә нык булып үскән көчле дүрт-биш кенә сабак калдырыгыз. Сүз гадәти куралар турында бара, ремонтант кураларны кисү тәртибе бераз башкача.

Гадәти куралар ике еллык үсемлек. Беренче елны ул яздан тишелеп чыгып үсә, икенче җәйдә уңыш бирә һәм корый.

Корыган ботакларны яшьләреннән аеруы артык кыен түгел. Ике еллык сабакларның ян-якта ботаклары була, аларның корыганы күренеп тора. Боларны секатор белән төптән үк кисеп алалар һәм яндыралар.

Бер еллык сабакларның исә кайрысы юка, сусыл, сабак очында яфраклары коелып бетмәгән дә булырга мөмкин. Менә аларның иң ныкларын калдырырга кирәк. Болар киләсе җәйдә уңыш бирәчәк.

Куак төпләрен чистарту

Куралар арасындагы коелган яфракларны, чүп үләннәрен, череп өлгермәгән мүлчәне тырмалап алсаң яхшы. Боларның астында төрле корткыч бөҗәкләр яшеренгән була.

Ләкин кураларның төбен ачык калдыру бигүк дөрес түгел. Аларның туфрагын җиңелчә генә йомшартып, төпләренә яңа черемә яки компост салырга кирәк. Бу ашлама да, бер үк вакытта өшүдән саклый торган мүлчә дә булачак.

Бөҗәкләрдән профилактика

Аннары калган сабакларны тикшерегез. Аларның аскы өлешендә кабарып торган урыннар юкмы? Сабактагы мондый шешсыман кабарынкы урыннанда кура җиләге өчен куркыныч булган галлицаның личинкалары кышлый. Андый сабакларны да җир белән тигез итеп кисеп алыгыз. Галлица белән зарарланган барлык сабакларны яндырырга кирәк. Сабактагы кабарынкы урынны – галланы ярып карасагыз, аның эчендә кышларга әзерләнгән вак кортларны күрергә мөмкин.

  • Долгоносиктан ничек котылырга?

Кура җиләгенең икенче корткыч бөҗәге – амбар коңгызы, ягъни долгоносик. Аның аркасында уңышның бик күп өлеше әрәм була. Кышны ул туфрак астында чыга. Иртә язда ук уянып, кураның чәчәк бөресенә йомырка сала.
Бу коңгызны гадәттә җир җиләген генә зарарлый дип саныйлар. Җир җиләгенең бөреләре ачылып беткәч, ул кура җиләгенә күчә.
Димәк, бакчагызда җир җиләге дә, кура җиләге дә үсә икән, амбар коңгызына каршы икесендә дә көрәшергә кирәк.

  • Нәрсә сибәргә?

Сатуда боларга каршы препаратлар бар. Мәсәлән: «Актара», «Искра», «Алатар», «Фуфанон-Нова». Ничек кулланасы препаратның кабында язылган, шул инструкцияне укырга кирәк. «Актара» һәм «Искра золотая» дигәннәре – системалы препаратлар, аларны кураларның төбенә сибәләр. Ләкин боларның барысын да көндез температура ким дигәндә 9-10 градус җылы вакытта сибеп өлгерергә кирәк, салкында алар эшләми.

Куралар су ярата

Быелгы кебек көз коры килсә, яңгырлар аз яуса, кура җиләгенә су сибәргә кирәк. Ләкин лейка белән тиз генә сибеп чыгу җитми. Шлангтан суны акрын гына агызып, һәр төпкә кимендә ике чиләк су сибегез. Туфрак яхшылап чыланырга тиеш. Дым җитәрлек булмаса, кураларның төбендәге туфрак ныгытып туңмый, тамырлары өшергә мөмкин. 

Кураларны көзен ничек ашларга?

Барлык үсемлекләр кебек, кураларга да ашлама кирәк. Органик ашлама да, минераль ашлама да бердәй үк мөһим.

  • Органик ашлама – черемә, компост. Инде көннәр яхшы ук суыта башлагач, кураларның төбенә черемә яки компост таратып чыгыгыз. Моны бик иртә башкарырга кирәкми, югыйсә алардагы азот аркасында куралар үсәргә кузгалачак. Кышка таба аларның үсә башлавы һич тә кирәкми.
  • Ә менә киләсе елга җиләкләре эре һәм баллы булсын өчен, минераль ашламалардан суперфосфат, фосфорит оны (ләкин аны нейтраль һәм селтеле туфракларда сак кулланырга кирәк, чөнки ул туфракның әчелеген киметә) кулланырга була. Шулай ук борофоска да начар түгел, ул комплекслы ашлама.
  • Тик бер мөһим момент бар: минераль ашламаларны черемә яки компост таратканчы ук сибеп, туфракка күмдереп калырга кирәк. Бигрәк тә борофосканы органика белән бер үк вакытта кулланмау яхшырак.
  • Минераль ашламаларны кулланырга теләмәсәгез, фосфор урынына утын көле дә кертергә мөмкин. Тик көлне артык күп куллану шулай ук отышлы түгел, ул үсемлекләргә туфрактагы фосфорны үзләштерергә комачаулый. Бөтен нәрсәдә чамасы кирәк.

Кураларны чирләрдән ничек дәваларга?

Куралар корткыч бөҗәкләрдән генә түгел, гөмбә авыруларыннан да зыян күрә. Быел җәй шактый явымлы булды. Күпләрнең кураларында (безнекендә дә) гөмбә авыруы көчәйде. Бигрәк тә куе булып үскән, ышык урында, күләгәдәрәк үскән куралар зыян күрде ул авырулардан. 
Шуларның иң күп очрый торганы  – антракноз белән дидимелла. Исемнәре операдагы кебек матур яңгыраса да, болар кураларның чын дошманы инде.
Әйткәнебезчә, аларның икесен дә гөмбәләр китереп чыгара.

  • Антракнозны ничек танырга?

Кураларның сабакларында кечкенә генә җәрәхәтләр, чокылган урыннарга охшаган таплар барлыкка килә. Ул урын кутырлый, тора-бара корый.

  • Дидимелланы ничек танырга?

Бу гөмбә сабакларда куе кызыл, чия яки шәмәхә төсле таплар барлыкка китерә. Алар шактый зур була. Сабакны каймалап ук алырга мөмкин. Каймалап ала икән, бу сабак корый.
Икесе ике төрле аталса да, бу гөмбәләр үзара тугандаш, шуңа күрә алар белән көрәшү чарасы да уртак.
Кураларны шушы чирләрдән дәвалау өчен кулланыла торган иң популяр препаратлар: «Хорус», «Топаз», «Квадрис», 1 яки 3 процентлы бордос сыекчасы. Көз көне куралар яфракларын коеп бетергәч, бордос сыекчасының 3 процентлысын сибү отышлырак. Препаратларны кураларның өсләренә һәм туфрагына да мул итеп сибәләр. Бордос сыекчасын көннәр суыткач та сибәргә була.

Кыскача гына итеп әйтсәк, куралыкта хәзер нишләргә?

•    Уңыш биреп бетергән, зәгыйфь, авыру һәм галлица белән зарарланган сабакларны кисеп ташларга. Һәр төптә биш сабак калдырырга.
•    Куак төпләрен чистартырга, чүп-чарны җыеп яндырырга.
•    Туфракны яхшылап чылатырлык итеп су сибәргә.
•    Туфракны йомшартырга.
•    Ашларга.
•    Температура минуска киткәнче, көндез әле җылы торганда кураларга бөҗәкләрдән препарат сибәргә.
•    Кура җиләге сабакларын һәм туфрагын 3 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртергә.

Тагын ике мөһим сорау бар

  • Кураларның быелгы сабакларын көздән кыскартыргамы? Мин кыскартам. Җирдән 1 метр чамасы гына калдырып, очларын кисеп чыгам.
  • Икенче сорау: кураларны җиргә бөгеп калдырыргамы? Кыскартып кискәч, мин бөгеп калдырмыйм. Ләкин кыш карсыз килеп, бик нык суытып җибәрсә, кураларның өшү ихтималы бар. Без элек аларны кыскартуны язга калдырып, көзен җиргә яткыза идек. Һәм, әйтергә кирәк, җиләге мулрак була иде.

Шуннан нәтиҗә ясап, үзегезнең көчегезгә һәм мөмкинлегегезгә карап эш итегез. 

фото ясалма фәһем генерациясе

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар