Логотип
Бакча

Теплицаны кышка әзерлибез

Быелгы бакча сезоны инде тәмам дип әйтерлек. Хәзер менә киләсе сезонга әзерләнә башларга вакыт. Күпләрнең «теплицаны ничек кышка әзерләргә?» дигән сорау туарга мөмкин. Әйдәгез, бүген шул хакта сөйләшәбез.

Теплицаны ничек юарга?

Инде теплицагызга берничә ел икән һәм аның үтә күренмәле стеналары инде тоныкланган икән, көзге җылы көннәрдә теплицаны юып калдырсаң яхшы.

  • Теплицаны юар өчен иң әйбәте – җылы суда эретелгән кер сабыны эремәсе. Ул туфракка да зыян китерми, поликорбанатка да.
  • Әгәр бу җәйдә теплицадагы үсемлекләрегез авырган булсалар, марганцовка эремәсе белән юу отышлырак булачак.
  • Яшелләнгән поликарбонатны чистартыр өчен артык агрессив булмаган кислоталар кулланалар. Иң гади ысулы – суга 9 процентлы аш серкәсе яки горчица салу. Яшел кунык ул – суүсемнәр һәм аш серкәсе аларны үтерә.

Туфракка – органика

Теплицадагы помидор-борычларны җыеп алганнан соң, без туфракта бернинди яфрак әсәре калдырмыйча, җыештырып чыгабыз. Болай эшләү дөрес, әлбәттә. Чөнки яфракларда, үсемлек калдыкдарында төрле гөмбәләр, корткыч бөҗәкләрнең күкәйләре булырга мөмкин.
Ләкин туфрактан алырга гына түгел, туфракка бирергә дә кирәк. Андагы микроорганизмнар нәрсә беләндер тукланырга тиеш. Бу микроорганизмнар да тере җан ияләре. Алар органик калдыклар белән туклана.

  • Органик ашламалардан иң популяры һәм иң гадие – тирес, черемә. Көздән теплицадагы җиргә таркалып бетмәгән тирес тә кертеп калдырырга була, язга кадәр суалчаннар, бөҗәкләр, бактерияләр аны таркатып бетерәчәк һәм шул рәвешле туфрак ашлы да, көпшәк тә булачак.
  • Шәһәр тирәсендә, хәер, авылда да, хәзер тирес белән проблема бар. Җәй буена бер җиргә туплап барган чүп үләннәре ике-өч елда череп, бик шәп ашламага – компостка әверелә. Органика сыйфатында аны да кулланырга була.
  • Компост та, тирес тә булмаса, бакчада агачлардан коелган яфраклар да органика. Әгәр аларда күзгә күренеп торган авырулар һәм гөмбәләр булмаса (парша, кара рак, ончыл чык, бактериаль пешү һәм башка чирләр), коелган яфракларны ваклап, теплицадагы түтәлләргә салырга һәм туфрак белән катнаштырырга кирәк. Кайбер агачларның яфраклары туфракның әчелеген арттыра һәм озак таркала. Мәсәлән, имән, каен, каштан яфраклары шундый.
  • Моннан тыш, яфракларда азот аз, азотны минераль ашлама белән өстәмә кертергә кирәк. Гадәттә, бу очракта мочевина кулланалар.
  • Теплицадагы туфракка әледән-әле су сибәргә онытмыйбыз, микроорганизмнар үз эшләрен бары дымлы туфракта гына башкара.
  • Органика сыйфатында туфракка көздән сидератлар да чәчәргә була. Тик бер нәрсә бар: көздән чәчкән күпчелек орлыклар яз көне тишелеп чыгып, туфракны чүпләндерә. Ә болай сидератлар чәчү үзе яхшы идея ул. Җир катырганчы туфракка күмдерергә генә өлгерегез.

Фосфор һәм калийсыз булмый

Органик ашламалар туфракның структурасын яхшыртса һәм азот белән баетса, минераль ашламалар исә киләсе сезонга кадәр таркалып, үсемлекләр үзләштерә алырдай рәвешкә киләчәк.
Үсемлекләргә кирәкле төп өч элемент: азот, фосфор һәм калий. Азот органик ашламада күп. Ә менә фосфор белән калийны кирәк күләмдә бары минераль ашламалар гына бирә.

  • Иң популяр минераль ашлама – суперфосфат. Аны көздән туфракка кертеп калдырсаң, язын үсемлекләр аны туфрактан җиңел генә үзләштерә алачак. Фосфор тамыр системасы, чәчәк бөреләре формалашу өчен җавап бирә һәм туфракта аның кытлыгы уңышка бик начар тәэсир итә.
  • Калий шулай ук мөһим ашлама. Туфракны калий белән көздән үк баетып калдыру өчен калимаг кулланырга мөмкин.

Теплицадагы туфракны ашлауга кирәксез бер эш итеп кенә карау зур хата. Чөнки бакчадагы ачык туфракка караганда, теплицада үсемлекләр өчен кирәк булган элементлар кытлыгы ныграк сизелә.

Туфракны ничек дәваларга?

Бу сезонда теплицадагы үсемлекләр авырган булса, туфракны дәвалау чараларын да күрмичә булмый.

  • Фитофтора һәм кладоспориоз тудыра торган гөмбәләрне юк итәр өчен, туфракка «Байкал ЭМ», «Фитоспорин», «Триходермин» ише биологик препаратлар сибәргә мөмкин. Биологик булганга, алардагы бактерияләр файдалы микроорганизмнарга зыян китерми. Ләкин бер үзенчәлекләре бар – җылыда гына яхшы эшлиләр һәм кояш астында үләләр.
  • Фитофтора бик нык көчәйгән теплицадагы туфракны биологик препаратлар гына дәвалый алмый. Мондый очракта составында бакыр булганын кулланырга туры килә. Әйтик, Бордос сыекчасы яки бакыр купоросы. Бакыр купоросыннан күпләр курка, агулы препарат дип саный. Ел саен сипмәсәң, өч-дүрт елга бер генә куллансаң, бакыр купоросының зыяны юк. Моннан тыш, үсемлекләргә бакыр кирәк тә, аны ашлама буларак та кулланалар әле.
  • Иң ахырдан – торт өстендәге чия – юылган, туфрагы ашланган, чирләргә каршы эшкәртелгән теплицаның ишек-тәрәзәләрен ябып, төтен шашкасы яндырабыз. Күкерт шашкасы отышлы вариант түгел, ул теплицаның каркасын күгәртә.

Менә шушы эшләрне башкарсагыз, киләсе сезонда теплицагыз шәп уңыш үстерер өчен менә дигән ярдәмчегез булачак.

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар