«Кечкенәдән гармунга һәвәс булдым. Берәрсенең уйнаганын күрсәм, яныннан китә алмыйм, күзләремә яшь килә. Гармун ясап бир, дип сорагач, әти кәгазьдән гармун ясап бирә. Шуны күтәреп, «пәрәрәм-пәрәрәм» дип «уйнап» кына йөргәнгә дә күңелем була. 8 нче класста укыганда Сабира әбием үзенең 8 сум пенсиясеннән җыеп, 50 сумга гармун сатып алып бирде. Яшьлегемнең тугры юлдашы булды ул. Аның белән биеттек тә без, җырлаттык та, ничәмә-ничә егетне армиягә озаттык... Уйнамый башлаганына әле кайчан гына». Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 37 ел Арча районының Ташкичү авылы мәдәният йортын җитәкләгән Гөлфия МӘГЪСҮМОВА белән танышуыбыз әнә шулай, гармун турындагы истәлектән башланды.