Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызым, мине аңла инде 3

– Мин сине аңлыйм, кызым, – диде Гөлназ, тыныч кына. – Чынлап та аңлыйм… – Юк, аңламыйсың! – дип бүлдерде аны Әдилә. – Син беркайчан да безнең кызлар янында басып тормадың, аларның нәрсә сөйләгәннәрен ишетмәдең! Аларның ничек мактанганнарын… Миңа ничек карауларын…

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzym-mine-anla-inde

                           https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzym-mine-anla-inde-2

 

Әдиләнең дөньясы әнисенекеннән бөтенләй аерылып тора: мәктәп, дус кызлар, телефоннар, социаль челтәрләр… Анда һәркем үзен күрсәтергә ашыга – кем нәрсә алган, кем кайда булган, нинди кием кигән – барысы да күз алдында. Һәм бу дөньядан артта калу гафу ителми кебек тоела иде аңа.

Беркөнне ул әнисенә телефоннан бер куртка күрсәтте.

– Әни, миңа да шундый кирәк…

Гөлназ экранга күз төшерүгә үк бәясен күреп йөрәге кысылып куйды.

– Кыйммәт бит, кызым…
– Башка кызлар ала бит! Мин генә йолкыш кебек йөрим! – дип каршы төште Әдилә.
– Соң, бу ак курткаңа нәрсә булган? Бер ел элек кенә алган идек бит, – диде Гөлназ, сабыр гына. – Кисәң, бер ай кидең…
– Әни, аның модасы чыкты инде! Ул миңа ошамый! – дип, күз яшьләренә буылып җавап кайтарды кыз.

Гөлназ дәшмәде. Сүзләр артык иде бу мизгелдә.

Берничә көн ул уйланып йөрде. Төннәрен дә шул куртка күз алдына килеп басты: Әдиләнең үпкәләп каравы, сүзсез генә читкә борылуы… Ана йөрәге түзмәде. Ахыр чиктә ул куртканы алды.

Ләкин бу гына җитмәде.

Бер кичне Әдилә тагын сүз башлады:
– Әни, миңа «Самсунг» кирәкми… мин «Айфон» телим.
Гөлназның кулындагы чынаягы дерелдәп куйды. Ул аны сак кына өстәлгә куйды, ә куллары һаман калтырый иде.
– Кызым… ул бик кыйммәт бит…
– Ә минем сыйныфтагы кызларның барысында да бар! – дип кычкырып җибәрде Әдилә. – Нигә без генә шундый ярлы?!

Гөлназ бер мизгелгә өнсез калды. Әйтерсең вакыт туктап калды, һава да авырайды. Ул бер сүз дә әйтә алмады.

Әдилә күз яшьләренә буылып, кинәт урыныннан торды да бүлмәсенә кереп китте, артыннан ишекне шап итеп ябып куйды.

Фатирда кабат авыр тынлык урнашты. Гөлназ тәрәзә янына килеп басты. Тышта яңгыр ява. Тамчылар акрын гына пыяла буйлап шуыша… бер-берсен куып төшәләр… Аның күңелендәге авыр уйлар кебек.

Ул маңгаен салкын пыялага терәде. Күз яшьләре дә яңгыр тамчыларына кушылгандай, акрын гына бите буйлап тәгәрәде. Бу мизгелдә ул үзен бөтен дөньядан ялгыз калгандай хис итте. Куллары белән тәрәзә пыяласына терәлде, салкынлык тәненә үтеп керде, әмма ул аны сизмәде дә. Күңелендәге әрнү тыштагы салкын яңгырдан да көчлерәк иде.

– Нигә без генә шундый?.. – дип пышылдады ул, инде кычкырып түгел, ә үзе генә ишетелерлек итеп.

Ишек артында Гөлназ озак кына басып торды. Кызы янына керергәме, юкмы икәнен белмичә икеләнде. Аның йөрәге дә әрни иде. Әдиләнең һәр сүзе пычак булып кадалды. Ләкин ул аңа ачулана алмады. Киресенчә, кызын жәлләде, аны кочаклап, барысы да яхшы булачак дип әйтәсе килде. Әмма сүзләр табылмады.

Бераздан ул сак кына ишекне шакыды:

– Әдилә, кызым… ач әле, сөйләшик…

Эчтән җавап ишетелмәде. Тик бераздан ишек әкрен генә ачылды. Әдиләнең күзләре кызарган, йөзе сулган. Ул әнисенә карамаска тырышып, читкә борылды.

– Мин сине аңлыйм, кызым, – диде Гөлназ, тыныч кына. – Чынлап та аңлыйм…
– Юк, аңламыйсың! – дип бүлдерде аны Әдилә. – Син беркайчан да безнең кызлар янында басып тормадың, аларның нәрсә сөйләгәннәрен ишетмәдең! Аларның ничек мактанганнарын… Миңа ничек карауларын…

Гөлназ бер мизгелгә тынып калды, аннары әкрен генә кызы янына килеп утырды.

– Кызым, сөйләшик әле… – диде ул йомшак кына.
– Сөйләшер сүз юк, – дип җавап кайтарды Әдилә, күзләрен телефоныннан алмыйча.
– Бар, – диде Гөлназ, аның каршысына утырып. – Мин сине аңларга телим.

Бу юлы Әдилә дәшми калмады. Ул кинәт телефонын читкә атты да күзләре яшьләнеп:

– Аңламыйсың син! – дип кычкырып җибәрде. – Мин мәктәпкә барырга оялам! Барысының да бар… ә мин…
Сүзе өзелде. Ул елый башлады.

Гөлназ кызын кочакларга теләде, Әдилә башта читкә тайпылды, әмма бераздан үзе үк әнисенә сыенды.

– Мин начаррак түгел бит алардан… – дип пышылдады ул. – Никтер мин үземне шулай хис итәм…
– Син бер дә начаррак түгел, – диде Гөлназ, аның чәчләреннән сыйпап. – Киресенчә, син күпләрдән көчлерәк.
– Көчле булудан ни файда?.. – диде кыз, үпкәләп. – Беркем дә аны күрми…

Бу сүзләр Гөлназны уйга салды. Чынлап та, бүгенге дөньяда эчке сыйфатлар еш кына читтә кала, ә тышкы күренеш, байлык алгы планга чыга.

– Мин синең кебек мәктәптә укыганда да төрле балалар бар иде, – диде ул. – Байлары да, ярлылары да… Ләкин, кызым, кеше байлыгы белән түгел, күңеле белән кадерле.

– Бу сүзләр ярдәм итми! – диде Әдилә, күз яшьләрен сөртеп. – Алар мине барыбер кимсетә.

Гөлназ тирән сулыш алды. Бу сөйләшүдән качып булмавын аңлады.

– Әйе, тормыш гадел түгел, – диде ул. – Кемгәдер җиңелрәк, кемгәдер авыррак. Ләкин без синең белән намуслы яшибез. Мин синең өчен тырышам. Һәм синең белән горурланам.

Әдилә беренче тапкыр әнисенә туры карады. Аның күзләрендә ачудан бигрәк, буталчыклык бар иде.

– Горурланасы нәрсә бар соң?... – дип сорады ул акрын гына.
– Син акыллы, тырыш, ярдәмчел, – диде Гөлназ. – Син беркемгә дә начарлык теләмисең. Болар акчадан да кыйммәтрәк.

Бүлмәдә тынлык урнашты. Ачык тәрәзәдән яңгыр тамчыларының калайга бәрелеп шыбырдашып акканы гына ишетелә.

– Әти… – дип башлады Әдилә кинәт кенә. – Безне ташлап китмәсә, без дә яхшы яшәгән булыр идек, машинабыз да булыр иде, башкалар кебек чит илләргә ял итәргә дә бара алыр идек....

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар