2745 данә тактик носилка (җыелганы белән бергә – 5977), 3833 подсумка, госпиталь өчен 2269 эчке кием, 625 җөйсез күлмәк, 1367 коры душ, җылы чыгармый торган 800 юрган, 500 дән артык мендәр, 343 маскировка сеткасы, дроннардан саклый торган 200 ятьмә, җылы костюмнар, башлык, чехоллар... Сания САФИУЛЛИНА җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме өч ел эчендә үз куллары белән тегеп, фронттагыларга һәм госпитальләргә тапшырган ярдәм бу.
Сания Кавиевна белән узган ел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында танышып калган идем. «Өченче буын героинясы» дигән номинациядә катнашты ул. «2022 елның ноябрендә районыбызда беренчеләрдән булып нәкъ менә ул фронттагы егетләр өчен бик тә кирәк булган тактик носилкалар тегү инициативасын белдерде. Бу эшкә апаслыларны да җәлеп итте. Көмеш волонтерлар белән бергәләшеп, тегү цехы ачтылар», – дип сөйләделәр аның турында.
Актив волонтерлар белән очрашканда: «Махсус хәрби операциядә кемегез катнаша? Сез бу хәрәкәткә якын кешегезгә ярдәм кирәген уйлап керешеп киттегезме?» – дигән сорау бирелми калмый. Сания апага исә якын кешеләрен фронтка озатырга туры килмәгән. Ләкин аның күңелендә әнисенең Бөек Ватан сугышына китүче солдатлар белән хушлашулары турында сөйләгән хатирәләр саклана: «Таулар арасындагы станция. Сугышка китәсе солдатлар саф булып тезелгән. Озатырга килгән хатын-кызларның елаганын хәтта оркестр тавышы да баса алмый...»
– Өлешчә мобилизация башлангач, телевизордан солдатларны махсус хәрби операциягә озату турында сюжет күрсәттеләр. Тезелешеп басканнар... Ә минем күз алдымда – әнием сөйләгәннәр (елый). Ни өчендер мин бу егетләрне Бөек Ватан сугышына китүчеләр белән тиңләштердем. Әгәр бөтен ил халкы бердәм булып күтәрелмәсә, 1945 елда Бөек Җиңү көне килмәгән булыр иде бит. Бу юлы да халык белән бергә тотынсак кына, без бу операцияне тизрәк төгәлли алачакбыз дип уйладым.
Әле бу хәлләр башланганчы бертуган энем Украинаның Полтава өлкәсендә яши иде. Соңгы тапкыр мин аларда 2013 елда булдым. Андагы искелеккә, җимереклеккә, хуҗасызлыкка исем китеп йөрдем. Ул вакытта бездә бөтен җирдә капиталь ремонт бара, юллар ясала, йортлар төзелә, булганы яңартыла иде. Зур шәһәрләрне әйтмим дә, хәтта безнең кечкенә генә Апасыбызда да күпме эшләр эшләнде. Ә анда...
Сания апа 1958 елгы. Урал якларында – Шахта бистәсендә туып-үскән ул. Пермьдә политехнология институтын тәмамлап, хезмәт юлын Воркута шәһәрендә башлап җибәргән. Кыргызстанда туган Ильяс исемле татар егете белән гаилә корып, бер кыз үстергәннәр. Апаска кайтып төпләнүләренә 22 ел. Кунакка гына дип кайткан җирдән Татарстанга гашыйк була алар. Ләкин күченү өчен кайсы районны сайларга? «Шундый ераклардан кайткач, әти-әниегезнең туган якларын да барып карагыз инде», – дип киңәш бирә туганнары. Сания апаның әнисе – Мөслим, әтисе Алабуга якларыннан була. Иренең нәсел җепләре исә Апас районының Борнаш авылына тоташа.
– Кормашта бер йорт сатыла икән. Апастан 15 кенә чакрым ераклыкта. Барып карадык та ошаттык. Бистәдә яшәгәч, авыл тормышы балачактан таныш иде. Шул ук атнада базардан тавыклар алып кайттык, бер кәҗә сатып алдык, – дип уртаклаша Сания апа ул беренче көннәрнең хатирәсен. – Шулай итеп, 2004 елның мартында тормышыбызның яңа этабы башланды. Монда безне иң гаҗәпләндергәне халыкның эшчәнлеге булды. Йорт-җирләре төзек, табыннары мул. Беркемнән бернәрсә көтмиләр, бер эштән дә курыкмыйлар. Бәйрәм булса, хатын-кызлар «ә» дигәнче табынын корып куя. Җырларга кирәксә, җырлыйлар, биергә кирәксә, бииләр...
Төньякта эшләгәч, инде эш стажым тулган, башка эшләп йөрмәм дип уйлаган идем. Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Эльбрус Абдуллович үзенә чакырып, Апас районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеген җитәкләргә тәкъдим итте. Бик зур, бик җаваплы вазыйфа иде ул минем өчен. 2008 елда капиталь ремонт программасы башланды бит. Минем эшем шушы программаның үтәлеше белән бәйле, бөтен оешмаларны берләштерә торган зур эш булып чыкты. Биш ел эшләдем анда.
Аннары 2022 елның көзе килде. Өлешчә мобилизация диләр... Күңелдә ниндидер хәвеф. Әле мобилизациягә кадәр үк мин бу конфликтның Украина белән генә булмасын аңладым. Анда бәрелдем, монда сугылдым... Егетләргә кирәк әйберләрне алыр өчен акча җыялар икән. Кайдадыр волонтерлар сеткалар үрә башлаган. Мин нәрсә эшли, ничек булыша алам, дигән уй белән генә яшәдем ул көннәрдә. Мәскәүдә «Золотые руки ангела» дип аталган хәйрия фонды носилкалар тегә дигән мәгълүмат күземә чалынды. Телефоннарына шалтыратып: «Мондый фонд Татарстанда да бармы?» – дип сорадым. «Бар», – диләр. «Золотые руки ангела-Татарстан» волонтерлар хәрәкәте координаторы Лариса Николаевна Ситникова, шушы проекттан башлангыч алган «Ценим жизнь» хәйрия фонды җитәкчесе Илнар Илдарович Зиннәтуллин белән танышлыгыбыз шулай башланып китте. Бу октябрь ахыры иде. Ә 4 ноябрьдә мин Казанга барып, тактик носилкалар тегәргә өйрәнеп кайттым. Алар миңа бу носилкаларны тегү өчен кирәк булачак берничә комплект стропа һәм стропаларны беркетергә пистолет биреп, трафаретын берничә көннән әзерләп куярбыз дип озатып калдылар.
Әмма мондый эшләрне бер генә кеше башкара алмый. Бер кеше ничә носилка тегәргә мөмкин? Берне, икене, күп булса, унны. Ә команда белән меңне дә тегә аласың. Без бит команда рухы белән үскән буын.
Казанга кадәр, район Башкарма комитетына кереп, үземнең ниятләрем турында сөйләгән идем инде. «Хәзер укып кайтам да, үзебездә волонтерлык эшен башлап җибәрәбез», – дидем. Район башлыгы Айрат Җиһаншин бу идеямне хуплап, бина табарга вәгъдә биреп калды. Хәзер без җыела торган «Алга» яшүсмерләр клубына ремонт ясалган гына иде әле, аның берничә бүлмәсен бирделәр.
Мәчеттә дин дәресләрен укыткан укытучыбыз Люция Зиятдиновага үземнең волонтерлар төркеме тупларга теләвемне әйттем. Ул бу хакта бергә укыган ханымнарга җиткезде. Беренче көнне үк унлап кеше җыелдык. Мин өйрәтеп торам, берничә хатын-кыз стропаны үлчәп кисә, берничәсе пистолет белән беркетеп җыя тора... Әле ул чакта тегү машиналарыбыз юк, җыелган носилкаларны тегәргә Казанга җибәрә идек. Каратундагы тегү цехы җитәкчесе Ләйлә Яхинага рәхмәт, гыйнвар аенда ул безгә бер машинка бирде. Икене «Ценим жизнь» фондыннан алып кайттык. Дүртенчесен волонтерлар арасында узган «Добрый край – изгелек җире» конкурсында җиңеп алдык.
Башта алар «Фома 180» дип аталучы шушы носилкаларны гына тегә. Үзе җайлы, үзе җиңел, үзе тиз җыела торган бу носилканың конструкциясен «Фома» позывнойлы егет уйлап тапкан. Аны салыр өчен, бил каешына эләктереп куела торган махсус букчасы да тегелә. «Эвакуацион подсумок» дип аталучы бу букчага носилкадан тыш, 10 метр озынлыктагы эвакуация стропасы, сапер ыргаклары һәм... догалар, матур теләкләр, җылы сүзләр язылган хатлар, балалар ясаган рәсемнәр дә салына.
– Безнең апаларның билгеләнгән көне, билгеләнгән сәгате бар. Һәрберсенә ярты көн генә эшләргә рөхсәт итәм. Алар үзләре көн буена да эшләргә риза. Бер кеше бер генә эш эшләми, төрлесен башкара. Кичтән бүген башкарылганнары турында хисап язып, иртәгәсе өчен эшне әзерләп куям, – дип таныштыра Сания апа үзләренең эшчәнлеге белән.
Астагы залда ике зур кисү өстәле тора. Берсендә стропалардан носилкалар җыйсалар, икенчесендә җылыны чыгармый торган юрган өчен тукыма кисәләр. Билгеле бер вакыт арасында тепловизорларга һәм дроннарга күрсәтми торган бу юрганнар өчен фронттагы егетләрдән күпме рәхмәт ишеткән алар. «Көмеш волонтер»лар кулы белән шундый 800 юрган тегелгән инде. Аның өчен кирәкле барлык тукыма (уртасына изолон тыгып калдырып, өч катлы итеп тегелә ул) халыктан җыелган сәдака акчасына алына. Район да ярдәм итә, билгеле.
– Акча җыю минем инициатива түгел. Кызлар үзләре, Аллаһ ризалыгы өчен, дип җыя башлады. Авыл мәчетләреннән дә сәдака җыеп китерәләр, – ди Сания апа.
Фронттагыларга гына түгел, госпитальдәге яралылар өчен дә киемнәр тегәләр монда. Ике яулыкны тоташтырып, җөйсез сорочкалар тегү идеясе үзләренеке.
– Ростовтагы госпитальгә шалтыратып, нәрсәләр кирәген сорашкан идек. Яралы кешене кузгатмый гына ачып карап була торган киемнәр кирәген әйттеләр. Бер оешма аны яңа футболкаларның кырый җөен кисеп әзерли икән. Ә без уйлаштык да: «Әбиләребезнең сандыкларында үлемтеккә дип җыйган никадәр баш яулыгы әрәм булып ята. Бик күп китерделәр.
Аннары Казаннар чыкты: эчке киемнәр кирәк, тегә аласызмы, диләр. Эчке киемнәргә заказны командирлар үзләре дә бирә. Госпитальдә карават башына элеп куярга органайзерлар тегәбез. Карават янында тумбочка да булмаса, бик кыен бит. Ә бу органайзерның берничә кесәсе бер, анда нәрсә барлыгы күренсен өчен, кесәнең алгы ягына челтәр куярга дип уйлап таптык.
Волокушаларны «Ценим жизнь» белән бергә тегәбез. Алар күп функцияле: кырдан яралыларны алып чыгарга да уңай, йөк салып тартырга да. Баулары кулны кисмәсен дип, тоткычларына йомшак шланглар да куеп калдырабыз.
Суыклар башлангач, солдатларга җылы костюмнар кирәк булды. Флистан аларны да тегәргә өйрәндек. Калган кисәкләреннән җылы башлыклар тегәбез. Бер әйберне дә әрәм итмибез, барысы да эшкә ярый.
Кешеләрдән җыелган тукымаларны, яулыкларны, урын-җир тышларын башта өебезгә алып кайтып юабыз. Аннары монда үтүклибез. Теккәннән соң, госпитальгә җибәргәнче тагын бер кат юып үтүклибез. Бу эштә клубка килә алмаучылар да катнаша: «Юасы әйберләрегезне бирегез, юып китерәбез», – дип алып китәләр, – дип сөйли Сания апа, райондашлары белән горурланып. – Яңгырдан саклый торган «дождевик»ларны да күп тектек. Анда яңгыр гына түгел, җилләр дә бик көчле исә икән. Без теккән «дождевик»лар егетләрне җилдән дә ышыклый.
Күптән түгел бер полковник килгән иде. «Кызлар, тезгә бәйләп куя торган «наколенниклар» тегә алмассызмы?» – дип сорады. Каршы килмәдек, әлбәттә.
Апас районында Сания апа башлап җибәргән «Көмеш волонтерлар» хәрәкәте бүген 70 тән артык кешене берләштерә. Ә тулаем алганда, районның 56 авылыннан 700 кеше волонтерлык белән шөгыльләнә.
– Бер-беребез белән гел элемтәдә. Күптән түгел генә Нурлаттагы волонтерлар килеп, нәрсәләр теккәнебезне карап киттеләр. Яулыклардан теккән сорочкаларыбыз бик ошады аларга. Дроннардан саклый торган ятьмәләрне үрергә өйрәнеп киттеләр. Бу идеяне безгә Илдар Усманов исемле волонтерыбыз әйтте. Идеяләр генә әйтеп калмый ул, үзенең командасы да бар. Шундый 200 ятьмә үрдек инде.
Волонтерлар көче белән 88 пар йон оекбаш бәйләнгән. Бу оекбашларга дигән йонны Апастан 88 яшьлек Фәния апа үзе эрләп алып килгән. «Мендәргә тутырган синтепоннарны да халык белән бергәләшеп җыйдык, – диләр «көмеш волонтерлар». – Сүтмәгән уенчык, сүтмәгән бишмәт калмады... Яралыларны күчереп йөрткәндә, башлары бәрелмәсен өчен кирәк икән алар».
Бирегә килгән һәр апаның үз тарихы. Фәһинур Нәбиуллина үзе генә түгел, өч сеңлесе дә волонтерлар хәрәкәтендә.
– Үзем Апаста яшим, сеңелләрем өчесе дә Әнәледә. Атна саен клубка килеп эшлиләр. Лүзия сеңлемнең ике оныгы хәрби операциядә. Күптән түгел генә менә кызының ире һәлак булды... – дип, үзләренең волонтерлык тарихын сөйли Фәһинур апа. – Бер хезмәтебез дә жәл түгел. Андагыларның барысы да үз туганнарыбыз, үз балаларыбыз кебек. Күптән түгел ялга кайткан бер солдат кергән иде. «Безгә җибәргән ул әйберләрне кемнәр теккәнен күрәсем килде, – ди. – Чәкчәк пешерүчеләрне белмисезме, егетләрнең өйдә пешкән ризык ашыйсылары килә, алып барыр идем аларга», – дип сорады. Күрше авылда бер хатын пешергәнен белә идем. Аңа шалтыратып, чәкчәккә күп итеп заказ бирдек. «Ничек кенә алып барып җиткерерсең инде, авыр була бит», – дип борчылган идем, «Машина сатып алдым, шуның белән барам», – дигәч, юлга нинди ризык әзерләп җибәрә алабыз, барысын да әзерләдек. Базымдагы тозлаган кыяр, помидор, компотларга кадәр биреп җибәрдем. Әйтәм бит, берсе дә жәл түгел, егетләр генә исән-сау кайтсын».
Венера апа Салаватованың да кияве хәрби. «Кызым ике баласы белән сабыр гына аны көтеп яши, – ди ул, маскировка ятьмәсе үрү эшеннән аерылмыйча. – Үзебезнең командабыз бар, үзебезгә билгеләнгән көнне килеп, маскировка ятьмәләре үрәбез. Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен, балаларыбыз исән-сау кайтсын дип, күңел кушкан өчен йөрибез». Венера Нурисламовна – лаеклы ялдагы мәдәният хезмәткәре, китапханәче. Үзенең классташларыннан бер төркем туплап, волонтерлар төркеменә килеп кушылган. «Алар янында мин дә үземне классташларым янында кебек хис итәм. Сез аларның бер-берсе белән дуслыкларын, бер-берсе өчен сөенүләрен күрсәгез!» – дип, гаҗәпләнүен яшерми Сания Кавиевна.
Гөлфәния апа Хәмидуллинаның да улы бер ел инде СВОда. Контракт төзеп, үз теләге белән киткән. «Туганнарым арасында анда булучылар шактый. Энекәшем дә барды. Аның да улы киткән иде, ул менә яраланып кайтты», – дип сөйли гомере буе мәктәптә рус теле һәм рус әдәбияты укыткан Гөлфәния апа. Фәһинур апа белән парлап юрган тегүдә алар. «Кирәк булса, атнага дүрт, биш көн дә килергә әзерләр», – ди алар турында Сания ханым.
Гөлфия апа Ибраһимова волонтерлык хәрәкәтендә беренче көннәрдән үк диярлек катнаша. «Башта носилкалар өчен стропалар кискән идек. Нинди эш бар, барысын да эшләп чыктык. 2024 елдан маскировка сеткалары үрә башладык. Ятьмәгә беркетәсе тасмаларны башта өйдә кисә идек. Урамыбыз белән кистек әле без аны. Җәйге матур көннәрдә урамда эшләдек. Авыл Советы рәисе аның өчен безгә утларга кадәр куйдырды. Безнең урамдагы Габбас абый без кискән тасмаларны шуруповерт белән чорнап бирә. Изге эштән беркем дә читтә калмый», – ди ул.
Волонтерлар хәрәкәтендә апалар гына түгел, мәктәп укучылары да актив. Апас урта мәктәбенең 8 нче «Б» сыйныфы укучылары 5 нче класста укыган вакытларыннан бирле клубтагы апаларга булышырга килә. Сыйныф җитәкчеләре Флорида Мифтахова әйтүенчә, балаларны беркем дә мәҗбүр итми, бу аларның үз теләкләре. «Алга» клубында волонтерлар штабы оешканын белдем дә, үземнең дә катнашасым килде. Дәресләр беткәч, минем тизрәк каядыр җыенуымны күреп, укучыларым: «Апа, сез кая барасыз?» – дип кызыксына башладылар. Аннан: «Без дә барабыз», – диделәр. Сания Кавиевнага шалтыраттым: «Укучыларыма экскурсия уздыра алмассызмы?» – дидем. Менә шул көннән бирле һәр атнаның пәнҗешәмбесендә, дәресләр беткәч, классыбыз белән без монда. Укучылар арасында әтиләре, абыйлары СВОда булучылар бар. Безгә инде башка сыйныфлардан да кушылдылар. Әти-әниләр дә каршы түгел, сөенәләр генә.
Саубуллашканда Сания апа бер могҗизалы хәл турында сөйләде.
– Мин һәрвакыт Аллаһ Тәгаләнең ярдәмен тоям. Бервакыт, әле эшли генә башлаганда, клубның ачкычларын югалттым. Бу – кешеләрнең миңа булган ышанычын сынау иде. «Ачкычларны табарга ярдәм итсәң иде», – дип ялвардым Аллаһка. Ул миңа булышты – кояш нуры белән ачкычларның кайда ятуын күрсәтте. Карга төшеп баткан булганнар. Менә хәзер дә иң кирәк вакытта юлыма кирәкле кешесен чыгара, иң кирәк вакытта акчасы да табыла... Шундый әйбер тегәсе иде дип уйлап кына куям, кемдер аңа яраклы тукыма алып килә. Бу миңа көч кенә түгел, дөрес юлда булуыбызга ышаныч та бирә. Ә ышаныч белән яшәве һәм эшләве күпкә җиңелрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк