Бу сүзләрне без гомер дәвамында күп тапкырлар ишетәбез. Һәм төрле яшьтә алар төрле мәгънә ала икән. «Сезнең яшьтә инде мин...» – дәү әни әйткәндә, бу сүзләрдә һәрвакыт тәнкыйть төсмере ишетелә иде миңа. «Әле сезнең яшьтә...» – кайнанамныкы болар. «Әле сезнең яшьтә арыдым дип әйтергә иртә», – ише җөмләләр белән дәвам ителә аныкы. Боларда да тәнкыйть төсмере бар, ләкин дәү әнинеке кебек үк түгел.
Беркөнне тагын шушы сүзне әйттеләр. Ләкин бу юлы аның төсмере инде башка иде. Минем өчен бөтенләй башка, таныш түгел төсмер.
Тезем авырта минем. Дөресен әйткәндә, ул инде күптәннән үк, егерме яшемнән үк авырта. Язын-көзен сызлавы һәр елны бер тапкыр көчәеп ала. Баскычлардан төшеп-менеп йөреп булмый башлагач, халык медицинасы чараларының барысын да бер кат сынап чыккач, эштәге кызлар «кайчан күренәсең, болай йөрергә ярамый бит» дип оялта торгач, табибка язылам.
Олы яшьтәге табиб каралы-сорылы рентген сурәтемне тәрәзә яктысына китереп берничә кат әйләндергәннән соң: «Әле сезнең яшьтә...» – дип башын чайкый. Һәм аның шушы сүзләреннән бу яшьтә әле артроз белән авырырга ярамаганын аңлыйм. Бу сүзләрдән соң миңа ничектер бераз оят та булып китә. Шушы яшьтә тез авыртырга тиеш түгел, әлбәттә. Табибны аңлыйм.
20 яшемдә дә, 30 яшемдә дә шул ук табиб гел шулай башын чайкый һәм миңа инде таныш сүзләрне кабатлый: «Әле бу яшьтә...»
Миңа быел 48 тулды. Тезем быел да авырта. Халык медицинасының үзем белгән барлык чараларын сынап та авыртуы кимемәгәч, тагын табибка язылдым. Бу юлы табиб өстәле артында яшь кенә егет. Минем сорылы-каралы рентген рәсеме аны әллә ни кызыксындырмый. Бары бер генә күз сирпеп алды. Моңарчы бу урында эшләгән өлкән табиб өчен ул күпкә кызыграк иде сыман. Һәрхәлдә, тәрәзә яктысына борып, ул аңа берничә минутка булса да төбәлә иде.
«Йә, нәрсә дип әйтерсез?» – дигән сорау белән, карашымны табибның ак кәгазьгә аңлаешсыз кара эзләр сырлаган ручкасы артыннан ияртәм. Ул соравымны сүзсез дә аңлый, җавап бирергә генә ашыкмый. Ләкин ахыр чиктә барыбер җавап бирергә туры килә. «Сезнең яшьтә мондый гына үзгәрешләр норма санала. Тезнең кимерчәге ашала башлаган...» – ди ул. Тагын «сезнең яшьтә»! Тик бу юлы мин анда бөтенләй башка төрле төсмер тотып алам: тәнкыйть тә, гаепләү дә түгел, ә хуплау. Менә монысы минем өчен яңалык! Димәк, мин инде шушы яшькә килеп җиткәнмен, теземнең кимерчәге ашалу да бу яшьтә инде минем өчен гаеп түгел.
Поликлиниканың коридорында хлор исе, В 6 витамины исе һәм тагын ниндидер исемен әйтә белмәгән исләр бергә кушылган. Барысы бергә алар миңа никтер картлык исе булып тоела. Мөгаен, картлыкның исе менә шушындый була торгандыр. Һәм бу төркемгә хәзер мин үзем дә керәм. Әле генә кабинеттагы табиб миңа шулай диде.
Коридорның аргы башыннан швабрасы белән урындык асларын кытыклап ала-ала, идән юучы апа болайга таба килә. Бер кулы белән таякка таянган бабай аның рельслардагы трамвай кебек шуып кына барган швабрасына киртә булып төште. Үзе артыннан ияргән швабраның маршрутын төгәл генә белми икән ул: швабра сулга – бабай да сулга, швабра уңга – бабайның да таягы уңга каера. Ахыр чиктә идән юучының түземе төкәнде: «Бабай, урындыкка утырып тор әле, юып кына китим», – дип кычкырды ул тавышын күтәрә төшеп.
Аңа комачауламыйм тагын дип, мин дә тизрәк үземә буш урындык караштырдым. Швабра янымнан тавыш-тынсыз гына шуып үтеп китте. Идән юучы санитарканың гына кысылган иреннәреннән сытылып чыккан: «Бу яшьтә...»гесе ишетелеп калды. Миңа түгел, теге таяклы бабайга әйтелгән сүзләр иде алар. Һәм алар миңа бу минутта судта гаепләнүчегә карата әйтелгән гаепләү карары булып ишетелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк