Логотип
Күңелеңә җыйма

Нинди ана өчен балалары «үлеп» тора

Сезнең дә игътибар иткәнегез бармы: кайсыбер балалар ата-анасы өчен нишләргә белмичә, «үлеп» тора. Ә кемнеңдер «ике ятып бер төшенә дә керми». Ник шулай килеп чыга соң? Моның берәр сере булырга тиештер бит?

Әлегә кадәр мин моның сере балаларга йомшак, җылы әни булудадыр, дип кенә уйлый идем. Үзеңә нинди мөгамәлә күрсәтүләрен теләсәң, башта үзең шундый бул, диләр бит. Бу алай гына эшләми икән шул. Балаларын бик кадерләп, иркәләп кенә үстергән әти-әниләрнең дә олыгайгач кадерсезгә калуларын күргәнем-ишеткәнем бар. Димәк, эш башкада. Ә нәрсәдә? 

Яшь чагымда, әле аспирантурада белем алганда, Фәннәр академиясендә эшләп алырга туры килгән иде. Анда күбесе фән кешеләре, затлы-зыялы катлам вәкилләре. Берсенең (исемнәрен әйтмим, чөнки үзе турында язганымны ул белми) инде балалары үсеп җиткән, күптән оныклар сөя. Яше шактый булса да, карап торышка ул әле чибәр генә, мөлаем генә ханым. Бер дә үз яшен бирмәссең. Мине аның тышкы кыяфәтеннән битәр, балаларының һәм оныкларының әниләренә, әбиләренә булган мөнәсәбәте сокландыра иде. Ул ярату гына да түгел. Бу мөнәсәбәтләрдә хөрмәт тә һәм иң гаҗәбе – дуслык та бар иде. 

Онык белән әби арасындагы дуслык... сирәк очрый бит ул. Оныклар – замана балалары, әбиләрен инде элеккеге гасыр кешесе (динозаврларны күргән!) дип саный. Элеккеге гасыр кешесе замана баласы өчен, әлбәттә, кызыксыз булып тоела. Ә бу ханым оныклары белән дус: бергә каядыр баралар, оныклары әбиләре белән булырга бик яраталар (кечкенә балалар турында бармый сүз, инде җитлегеп килә торган оныклар турында язам). 

Үзеннән моның серен сорашканым булды. Ә ул бик гади генә итеп әйтте дә бирде аны: «Оныкларга кызык булган нәрсәләр миңа да бик кызык. Алар караган фильмнар, алар укыган китаплар, аларның кумирлары белән мин дә кызыксынам. Шуңа күрә безнең уртак темалар бик күп. Аннары, мин аларга акыл өйрәтмим, бу җырчыны тыңламагыз, бу китапны укымагыз, димим. Аларның дуслары белән аралашам. Һәм бу миңа бик ошый». 

Аның белән аралашканда, гел бер нәрсәгә игътибар иттем: аның үз-үзенә хөрмәте бик зур. Ул беркайчан да ашыгып сөйләшми, кызулап-каударланып каядыр чапмый, кемдер йомыш кушты дип, тизрәк барып тотынмый: барысын да ипләп, көттереп, салмак кына башкара. Һәм моның өчен аңа беркем дә бер кыек сүз әйтми. Әлбәттә инде, үз-үзен бик карап, тәрбияләп тора. Арзанлы, сыйфаты ике генә көнлек булган әйберләр сатып алмый: елга берне генә алса ала, яхшыны ала. Шуңа күрә аңа башкалар да бүләккә арзанлы әйберләр тотып килмиләр. 
Мин моннан беренче нәтиҗәне чыгардым: үзеңне хөрмәт итәргә өйрәнсәң, сине башкалар да (балаларың, ирең, оныкларың да шул исәптән) хөрмәт итәчәк. 

Үземнең әле ул вакытта балаларым юк, ләкин башка хезмәттәшләребез бу хакта еш сүз кузгаталар иде. Аларның сөйләшкәне хәтергә кереп калган. «Мин беркайчан да кеше алдында балаларны ачуланмадым, аларның дәрәҗәсен төшермәдем», –  ди иде ул. Бу –  аның зирәклеге булган икән. Үзем балалар үстергәндә ни өчендер бу кагыйдәне истә тотмаганмын, хәзер генә уйлап утырам. Кеше алдында тәртипсезләнсәләр, шаярып, чаманы уза башласалар, без бит балаларыбызга шунда ук кисәтү ясый, аны кеше алдында оялта башлыйбыз. Пычранса, нәрсәнедер ватса, чыгырдан чыгарга да күп кирәкми безгә. Кеше алдында баланы кимсетмәү, оялтмау, аңа «син гаепле» дигән ярлык такмау – монысы икенче сере булгандыр. Бала уйнарга, шаярырга тиеш, ул шуның өчен дә бала. 

«Минем балаларым да, оныкларым да бик талантлы. Алар бик акыллы», – бу сүзләрне әлеге танышым гел кабатлады. Ул аларга нәрсә эшләсәләр дә ирек биреп үстергән. Аның бер кызы башта музыкага йөреп караган, аны ташлап, рәсем белән мавыккан. Аннары бию, аннары йөзү... Һәм әнисе моның өчен аны беркайчан да гепләмәгән, ачуланмаган, «юк, син музыкага йөр», дип ирексезләмәгән. Кеше бөтенесенә дә үз тәҗрибәсендә генә өйрәнә ала. Бала үзенә нәрсә ошаганын белеп тумый, ул эзләнергә тиеш, дип саный иде бу ханым. Һәм ул хаклы да.  

Ике баласы да мәктәпне бик яхшы тәмамлаган, югары уку йортларына кергәннәр. «Мин балаларны Казандагы иң яхшы мәктәптә укыттым», –  ди иде ул.  Бүген икесе дә дәрәҗәле урыннарда эшли: улы – прокурор, кызы министрлыкта. Алар үз уңышлары өчен ата-аналарына бурычлы булуларын аңлый. Нәкъ менә алар башларына иң яхшы белемне салу өчен барысын да эшләгән.

Дөресен әйткәндә, бу ханымның  балалары хөрмәтне әниләренә генә түгел, барча туганнарына да күрсәтә. Алар барысы турында да белеп тора, беркемне дә игътибарсыз калдырмый: бәйрәмнәрдә котлыйлар, бүләкләр җибәрәләр, һәркемнең уңышларын беләләр, проблемаларын сорашалар, ярдәм итәләр иде. Монысы инде шәхси үрнәк аша бирелгән тәрбия. 

Аннары... ул кирәк вакытта балаларыннан ярдәм сорарга уңайсызланмады. Юк-бар өчен борчу түгел, ә чынлап та ярдәм кирәк вакытта моны аңлаешлы итеп әйтә белә иде ул. Балалары бервакытта да сүзен тыңламый калмаганнардыр. Андый ананың сүзен аяк астына салуы мөмкин түгел. Безнең бит күбебез балалардан ярдәм сорарга кыенсына. «Эше күп, вакыты юк, арый, үз проблемалары үзенә җиткән...» ише мең сәбәп таба. Ә бу ханым андый түгел иде, ярдәмне бары үз балаларыннан гына сорый иде ул. 

Балаларына, оныкларына бик хөрмәтле әни, яраткан әби булуының серен мин әнә шушы сыйфатларындадыр дип уйлыйм. Ул иң элек үз-үзен бик хөрмәт иткәнгә, аңа башкалар да шундый ук хөрмәт күрсәткәннәрдер. 

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә.

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар