Алдагы атналарда бездә җылы күрсәтә. Игътибар итсәгез, апрель артык җылы килсә, май аенда салкын була. Апрельдә салкын икән, димәк, җылыны майда көтәсе. Быел менә апрель салкын булды, май җылы килер дип өметләнәбез.
Теплицасы булганнар помидор һәм борычларны тизрәк теплицага утыртырга ашыга. Минем теплицам юк, без бу яшелчәләрне ачык туфракта үстерәбез. Әлеге киңәшләр – җылы яратучы үсемлекләрне ачык туфракта үстерүчеләр өчен файдалы булыр.
Помидорларны кайчан утыртырга?
Помидорларны мин бакчага 20 нчы майларда утыртам. Һава торышына карыйм: әгәр көннәр кояшлы, җылы булса, җир тизрәк җылына, бераз иртәрәк тә утыртырга була. Әйе, бу вакытта әле кырау төшү куркынычы бик зур. Аны истә тотмыйча булмый.
Ашыгуымның сәбәбе – тәрәзә төбендә үстергән помидор үсентеләренә урын һәм яктылык җитми башлый, алар тиз арада артык биегәеп китә.
Помидорларны ничек утыртырга?
Чамасыз озын булып үскән помидорларны утыртуның үз нечкәлеге бар. Чокырын тирәнрәк казу ысулы бу очракта уңышсыз. Тирәндә туфрак әле җылынып җитмәгән була. Иң яхшысы – түтәлгә аркылы канау казып, үсентеләрне шул канауга яткызып утырту.
Помидорлар сынып китмәсен өчен, утыртасы көнне аларга су сипмәскә, бераз шиңдерергә кирәк. Шиңгәч, сабаклары йомшак була, бөккән вакытта сынмый.
Помидор утыртасы чокырга нәрсә салырга?
Урынны экономияләү максатыннан, мин помидорларны ике рәт итеп, бераз тыгызрак итеп утыртам. Бер рәттә үсемлек арасын 30–35 сантиметр калдырам. Рәт арасы да шул чама. Шахмат тәртибендә утыртырга тырышам.
Кечкенә совок белән 15 см тирәнлегендә канау казыйм. Канауга бер куш уч черемә салам. Черемәне чүп үләннәре, кухня калдыкларыннан үзем ясыйм. Безнең сайтта аны ясау турында язма бар.
Черемә өстенә бик мул итеп су сибәм. Ләкин гади генә су түгел, суга «Фитоспорин» эремәсе кушам. 10 литрга 2 аш кашыгы кушам аны. Бу – фитофтора чиреннән профилактика. Аны шулай беренче көннән үк башларга кирәк. «Фитоспорин»дагы файдалы гөмбәләр туфракта үрчи, аларга караңгы кирәк.
Су сеңгәч, помидорларның туфракта күмелеп каласы аскы яфракларын өзеп, канауга яткырып салам һәм туфрак белән күмдерәм. Туфрак өстендә үсентеләр бик биек булып калмаска тиеш.
Туфрак өстенә башкача су сипмим, чөнки су сипкәч, туфрак өсте тыгызлана, тамырларга кислород тиешенчә керә алмый башлый. Су сипмәсәң, туфрак өсте йомшак булып тора.
Помидорларны кыраудан ничек сакларга?
Әйткәнемчә, май аенда гына түгел, әле июнь башларында да бездә кыраулар төшәргә мөмкин. Шуңа күрә ачык туфрактагы үсентеләрнең өстен капламыйча ярамый. Без дә помидорларның өстен июньнең 10 нарына кадәр каплап торабыз.
Түтәл өстенә дугалар кадап чыгып, дуга өстеннән ак төстәге калын агроспан ябам. Аның 60 г/м дигәнен алам. Ул кыраулардан яхшы саклый. Әгәр алдагы атнада көчле салкыннар күрсәтсә, агроспанны икешәр кат итеп тә ябам (без бакчада атнага бер генә – ял көннәрендә генә булабыз). Өсләрен бөтенләй ачмыйча торып, гадәттә, помидорларга башкача су сипмим. Ләкин көннәр бик кызуга китсә, атнага бер тапкыр ачып җилләтәм һәм берәр тапкыр су сибәм, соңыннан бер башын ачык калдырам.
Помидорларны ничек ашларга?
Айга бер тапкыр суга «Фитоспорин» эремәсе һәм, үсемлекнең үсеш чорына карап, минераль ашлама сибәм. Яфракларын үстергәндә – аммиак селитрасы яки азофоска сибәм. Минераль ашлама урынына тирес әчетеп сипсәң, бигрәк тә яхшы. Аны бер тапкыр утыртканнан соң 10 көн узгач (тамыр бикләгәч), икенче тапкыр чәчәк атканда сипсәң яхшы. Чәчәк атканда фосфорлы ашлама – яки шул ук азофоска, яки суперфосфат сибәргә кирәк. Помидорлары үсә башлагач, калий белән тукландырам. Калий җитмәсә, помидорларның өсте чери башлый.
Помидорлар тамырланып, тармакланып үсеп киткәч, аларны дөрес итеп формалаштырырга да кирәк. Ләкин анысы – башка бер тема.
Борычларны ничек утыртырга?
Борычларны да помидорлар белән бер үк вакытта утыртам. Ләкин помидордан аермалы буларак, борычларны тирән күмдерергә ярамый – стаканда ничек үскән, шул тирәнлектә генә күмдерергә мөмкин. Аннары, минемчә, борычлар тыгызрак итеп утыртканны ярата, уңышы күбрәк була.
Фитофторадан профилактиканы борычларга да үткәрәм, чөнки алар да фитофтора белән авырырга мөмкин. Борычларны берничек тә формалаштырмыйм, бары тик тамырыннан үсеп чыккан яңа үсентеләрен шенә өзеп алам. Помидорларны таякка бәйләгән вакытта аларны да бәйлим.
Ә сез помидорларны ничек утыртасыз? Бәлки, үзегез генә белгән серләрегез бардыр? Комментарий итеп языгыз әле шуларны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк