Буллинг күренеше бүген генә килеп чыккан әйбер түгел. 1983 елда режиссер Ролан Быковның «Чучело» фильмы дөнья күрә. Фильм Владимир Железниковның шул исемдәге повестена нигезләнеп төшерелгән. Андагы күренешләр совет тамашачысы өчен чып-чын ачыш була. Совет мәктәбе укучылары арасында мондый җәбер-золым барлыгын алар беренче тапкыр шушы фильм аша белә.
Беренче класста укыган чагым иде. Тәнәфес вакытында малайларның берсе мине «әби» дип үртәде. Аны башкалар дәррәү күтәреп алды. Үземә бармак төртеп: «Әби! Әби!» – дип сикерешкән малайлар уртасында ялгызым басып калдым. Ни өчен шулай үртәгәннәрен аңламадым. Мондый очракта нишләргә кирәген дә белми идем. Елар чиккә җитеп: «Әби түгел мин, әби түгел...» – дип, түгәрәк уртасында тик тордым шулай. Тәнәфестән соң класска кергәч, ни өчен «әби» дип үртәүләрен партадаш кыздан сорадым. «Синең алъяпкычың әбиләрнеке шикелле», – дип, «күзләремне ачты» ул. Без укыганда мәктәп формасы көрән төстәге күлмәк белән кара алъяпкыч иде. Әни миңа алъяпкычның иң матурын – канатлысын алды. Ә классташ кызларның барысы-ның да алъяпкычлары канатсыз – тар гына иңсәле итеп тегелгән. Икенче көнне иртән ни өчен бу алъяпкычтан мәктәпкә барасым килмәгәнне әни аңламады. «Малайлар «әби» дип үрти, аны кимим бүтән», – дидем. Алмашка башкасы юк иде, тагын шул «әби» алъяпкычын кияргә туры килде. «Елап торма әле ачуымны китереп! Үзләре алар «әби!» – дип янады әни мәктәп ягына таба йодрыгын болгап. Әлбәттә, аның өйдә болгаган йодрыгын беркем дә күрмәде. Класска керүгә тагын малайлар үртәргә тотынды. Елап, мине мәктәпкә китергән әни артыннан томырылдым. Күрәсең, ул укытучы апа белән сөйләшкәндер, икенче көнне укытучыбыз класс алдына чыгарып бастырып, күлмәгемнең дә, алъяпкычымның да бик матур булуын, алъяпкычларның төрле фасонда тегелүен сөйләде. Ләкин мине төрлечә үртәүләр, хәтта кимсетүләр аннан соң да туктамады. Бу хакта беркемгә дә белгертмәдем. Әнигә әйтсәм, ул җебегәнлектә, булдыксызлыкта гаепләячәк. Укытучыга әйтсәм, әләкче, диячәк. Үз хәсрәтемне эчемә йотып, мин, 7 яшьлек бала, озак йөри алмадым – салкын тидереп, урынга егылдым. «Нинди бер бетмәгән чир булды инде бу?» – дип ачуланды әни. Хәзер ни өчен шулай каты авырганымны аңлыйм – үз-үземне бу ситуациядән, мәктәптәге җәбердән, хәзергечә әйтсәк, буллингтан коткарырга тырышуым булгандыр ул. Авыруларны психосоматика белән бәйли бит психологлар да.
Буллинг – инглиз сүзе, «куркыту», «мыскыллау» дигәнне аңлата. Бер яки бертөркем балаларның арадан берәүгә карата агрессиясе буллинг дип атала. Аның төрләре күп. Бу кыйнау, җәзалау, ягъни физик буллинг кына түгел. Балалар арасында аның психологик төре аеруча киң таралган. Сүз белән үртәү, мыскыллау, гайбәт тарату, бойкот игълан итү – болар бар да психологик буллингка керә.
– Буллинг кыз балалар арасында ешрак очрый, – ди балалар белән эшләү тәҗрибәсе ун елдан артык булган клиник психолог Татьяна Сергеевна Урина. – Һәм алар арасындагы җәбер-золым тагын да мәрхәмәтсезрәк. Буллинг корбаннары, кагыйдә буларак, нечкә күңелле, барысын да йөрәгенә якын кабул итә торган, иҗади балалар. Алар үз-үзләрен яклый алмыйлар, кешегә каты бәрелү, сугышу кебек сыйфатлар алар өчен ят.
Психолог фикеренчә, баланың буллинг корбаны булуын ачыклавы артык кыен түгел. Беренчедән, ул төрле сәбәпләр табып, мәктәпкә барудан баш тарта. «Эчем авырта, башым сызлый...» – дияргә мөмкин. Икенчедән, тынычсызлана, начар йоклый, аппетиты бетәргә, төнге энурез барлыкка килергә мөмкин. Баланың мәктәптәге хәлләр, дуслары, укытучылар турында сөйләшәсе килми, ул мондый темалардан качарга тырыша. Үзен боек тота. Тиктомалдан ниндидер тиклар барлыкка килә: күзләрен бер ача, бер йома, тырнакларын, карандаш, ручка башларын кимерә. Баланың еш авыруы, гел салкын тидерүе дә әти-әниләр өчен бер сигнал – моның да буллинг аркасында булуы ихтимал.
– Буллинг корбаны булуы хакында балаларның барысы да сөйли, – ди Татьяна Сергеевна. – Ләкин күп вакытта әти-әниләр, хәтта укытучылар да баланың зарланганын җитди кабул итми. «Шаярган гына ул, икенче юлы игътибар итмә» яисә «Җебеп тордыңмы?» – дип, сүзне икенчегә боралар, моның буллинг булуын танырга теләмиләр. Әйе, бу бала өчен генә түгел, әти-әни өчен дә җитди сынау.
– Беренче класска куанып-шатланып барган кызыбыз кышкы каникуллардан соң кинәт кенә боекты, – дип, кызының ни рәвешле буллинг корбаны булуын сөйли ике бала үстерүче Гөлназ ханым Хәкимова. – Иртән аны мәктәпкә җыендыруы үзе бер газапка әверелде. «Барасым килми, укыйсым килми», – дип, күз яшьләре белән елый. Сәбәбен сорагач: «Анда кызык түгел. Укытучылар кычкыра, балалар шаулаша. Тавыштан башым авырта», – ди. «Сүзен тыңламыйсыздыр, укытучы шуның өчен кычкырадыр», – дим, кызыма гаепнең үзләрендә булуын аңлатасым килеп. Баштарак мәктәптә нәрсә булуын, нәрсә өйрәнүләрен, ашханәдә нәрсә ашатуларын, классташ кызлары белән тәнәфестә ничек уйнауларын сөйләп мине алҗытып бетергән кызымнан мәктәп хәлләрен сораша башласам, үзеннән-үзе ничектер ярсып китүенә, ул хакта сөйләшәсе килмәвенә игътибар иттем. «Әни, күп итеп чупа-чупслар алыйк әле», – диде беркөн кызым. «Аның кадәр чупа-чупс белән нишлисең? Баллыны күп ашарга ярамаганын беләсең бит», – дип кызыксындым. «Мин аларны иртәгә класстагы кызларга өләшәм», – диде ул.
Чупа-чупсларны сумкасына салганда кызымның: «Иртәгә минем белән уйнамый гына карасыннар!» – дигәнен ишетеп алдым. Йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. «Синең белән уйнамыйлармыни, кызым?» – дигәнемне сизми дә калдым. Шуны гына көткән диярсең, баламның «буасы ерылды». Баксаң, класста бер кыз гел шулай тәм-том, вак-төяк уенчык алып килеп, сыйныфташларына өләшә дә, арада бер-ике кызны гына аерып калдыра икән. «Бу кызлар белән бүген уйнамыйбыз. Кем алар белән уйный, сөйләшә – алар лох», – дип, үз кагыйдәләрен билгеләп куя. Кайсы баланың конфет-шоколадтан мәхрүм каласы килсен – барысы да аның кушканына күнә. «Еш буламы шундый хәл?» – дигәнемә, атна саен кабатлануын, үзе белән уйнаучылар булмагач, кызыма мәктәптә бик күңелсез булуын, андый вакытта качып кайтып китәсе килүен сөйләде кызым күз яшьләренә чыланып. «Ник укытучы апаңа әйтмисең?» – дип кызыксындым. «Алайса миннән әләкче дип көләчәкләр», – диде кызым.
Җаен туры китереп класс җитәкчесе белән сөйләштем. Ул исә үз классындагы хәлләрне белми дә булып чыкты. «Тәнәфестә минем баламның, башкалар белән уйнамыйча, боегып утырганын бер дә күрмәдегезмени?» – дигәч, «Әйе, моңа игътибар иттем. Ләкин ул йә «башым авырта», йә «арыдым», дип, башкалардан үзе аерыла иде. Тәнәфестә дә балаларга каравыл тора алмыйм инде», – диде педагог ханым.
Шул көнне кызым белән ачыктан-ачык сөйләштек. «Мәктәптә нәрсә булуын, кемнең сиңа нинди сүз әйткәнен – һәрберсен миңа курыкмыйча сөйлә, яме. Мин сине яклармын. Теләсәң, конфетларны мәктәпкә ешрак та алып барып өләшә аласың», – дидем. Шушы мәктәптә туганыбызның да кызы укый иде. Аннан кызымны бераз үз опекасына алуын үтендем. Беләсезме, бу ысул ярдәм итте, кызым белән үзләреннән шактый зур кыз аралаша башлагач, класс-ташлары сагайды, ахрысы. Бу яшьтә алар әле куркак була бит. Хәзер кызымның иртән мәктәпкә барасы килми киреләнүләре бетте диярлек. Киреләнсә дә, арып киткән чакларында гына. Мин аның үз-үзен тотышына моннан соң аеруча игътибарлы. Әле ярый кызыма карата кылынган буллингны вакытында ачыклый алдым. Баламның психикасына нинди зур зыян киләчәк иде, – ди үзенең дә педагогик тәҗрибәсе булган Гөлназ ханым.
– Кызганыч, балалар арасында бер-берсен кыерсыту күренеше бар, һәм ул бүген генә башланган проблема түгел, – ди Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче лицей укытучысы, 29 еллык хезмәт стажына ия Миләүшә Хатиповна Ханнанова да. – Элегрәк аңа җиңелчәрәк карыйлар иде, чөнки балаларда стресска каршы торучанлык көчлерәк, ата-аналарның да бу мәсьәләгә карашлары башкачарак иде. «Сиңа таш белән атсалар, аш белән ат» дигән мәкальдәгечә, андый хәлләрне күбрәк тыныч юл белән хәл итәргә тырыштык. Тик бүгенге көндә кыерсытулар явызрак, ә балаларның миһербанлылык, кызгану хисләре азрак. Бер-берсенә юл куясылары килми.
– Балалар арасында буллингны булдырмас өчен, әти-әниләргә, педагогларга нишләргә? – дигән сорау бирдем тәҗрибәле педагогка.
– Балалар белән эшне кече яшьтән үк башларга кирәк. Әгәр өйдәгеләр арасында бала каршында җәберсетү, кимсетү кебек күренешләр булмаса, минемчә, ул үзе дә бу адымга бармаячак. Тик интернет, телевизор, урам тәэсире дә бар шул. Интернеттанмы, телевизорданмы күргән шул тискәре күренешләрне кабатламасын өчен, бала белән күбрәк аралашырга, күңел халәтен аңлый белергә кирәк.
Балалар арасындагы аңлашылмаучылыкның тагын бер сәбәбе – әти-әниләрнең үз балаларын «Минеке генә дөресен сөйли, минеке генә дөрес эшли» дип үстерүләре. Менә шул мин-минлек аркасында балалар бер-берсенә юл куя белмиләр. Шуның аркасында әлеге бала белән дөрес тәрбия алган бала арасында бәхәс чыга. Мондый очракта арага олылар керергә, балага үз киңәшен биреп, дөресләп җибәрергә кирәк дип саныйм, – ди Миләүшә Хатиповна.
Лаеш районы Кече Елга урта гомуми белем мәктәбендә 25 ел балаларга белем бирүче югары категорияле педагог Гөлүсә Миннулловна Сөнгатова да үз тәҗрибәсендә мәктәптәге җәбер-золым белән очрашканы барлыгын әйтә.
– Классымдагы бер кызны иптәшләренең чит итүенә, аның белән аралашмаска тырышуларына игътибар иттем. Бераз авыррак сөйләшә торган бала иде ул, кайбер авазларны дөрес әйтеп бетерми. Мондый вакытта педагогның буллингны вакытында күреп алуы һәм моңа чик куюы бик мөһим, чөнки яшьтәшләренең җәбере баланы гомерлеккә рухи яктан имгәтеп калдыра ала. Бу очракта кыерсытылган баланың берәр сәләтен күрергә, шул сәләтен үстереп, аның абруен иптәшләре алдында күтәрергә кирәк. Сәләтсез балалар булмый, аларның һәркайсы нәрсәгә булса да сәләтле. Иптәшләре читкә тибәргән кыз да бик матур итеп рәсем ясый иде. Мин аның шушы сәләтен ачып, төрле конкурсларда, мәктәптә узган чараларда катнаштыра башладым. Акрынлап классташлары алдында абруе, шуның белән бергә үз-үзенә ышанычы да артты.
Психолог Татьяна Сергеевна үз күзәтүләреннән чыгып, гаиләдә гиперопекага дучар булган балаларның буллинг корбаннарына ешрак әверелүен әйтә.
– Аларда «мин яхшы булырга тиеш» дигән хис өстенлек итә, чөнки әти-әни шул рәвешле үзләренә уңайлы бала үстерә. Аның хаталанырга, үзенең начар сыйфатларын күрсәтергә хакы юк. Ә бит кеше бар яктан да яхшы гына була алмый. Начар һәм яхшы сыйфатлар һәрвакыт баланста булырга тиеш. Әгәр ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә икән, башкалар аны камил бер илаһи зат дип кабул итә. Гел начар сыйфатлардан гына торганнар белән аралашасы килмәгән кебек үк, һәрвакыт яхшы булырга омтылганнар белән дә аралашуы кызык түгел, чөнки алар янында үзеңне кимчелекле итеп тоя башлыйсың. Гиперопека астында үскән балада тора-бара шәхси конфликт башлана. Агрессорлар мондый балаларны бик тиз тоеп ала. Башлангыч сыйныфларда интеллект әле формалаша гына, бу вакытта балалар табигый сизгерлеккә таяна. Алар бер-берсен тикшерә, чикләрне билгели: «Болай эшләсәм, кем ни әйтер?» – ди. Әгәр шул вакытта берәрсе үзен корбан ролендә күрсәтә икән, алга таба аны кыерсытачаклар. Корбанны кыерсытып, агрессор үз бәясен күтәрә. Шул рәвешле үзенә игътибар таләп итә. Буллингка дучар булган балалар бик кызганыч. Ләкин агрессорлар да жәлләүгә мохтаҗ. Димәк, бу балага гаиләдә игътибар итүче, аны яратучы юк. Гадәттә, алар мәктәптә начар укыйлар, мәктәптән тыш башка шөгыльләре юк. Шуңа күрә баласы җәберләүгә дучар булган әти-әниләргә генә түгел, башкаларны җәберләп тәм тапканнарның әти-әниләренә дә уйланырга урын бар.
Баланы кече яшьтән үк үзен якларга өйрәтергә кирәк. Ләкин менә шушында зур бер проблема ачыклана: үз-үзеңне ничек якларга кирәген әти-әни үзе дә белми. Үзе белмәгәнне баласына ничек итеп өйрәтсен ул? Миңа 30–40 яшьлек әниләр балаларын җитәкләп килә: «Бик кыюсыз, аңа ярдәм итегез», – диләр. Аралаша башлагач, әни кешенең баласына карата гиперопека күрсәтүе ачыклана. Тагын да тирәнрәк тикшерсәк, ул әни үзе дә гиперопека астында үскән булып чыга. Андый балалар үз-үзләрен яклый белмиләр, чөнки кечкенәдән аларга андый хокук бирелмәгән. Алар өчен әни уйлаган, әни карар кабул иткән, барысын да әни эшләгән. Бу балага бары буйсынырга гына калган. Буйсынырга һәм һәркем өчен дә уңайлы булырга...
Бала агрессиянең нәрсә икәнен, аның кайдан килеп чыкканын белергә тиеш. Мәсәлән, әнисе эштән арып кайткан. Ә балага аның ярдәме кирәк. Күпләр бу очракта: «Борчыма, китеп тор, күрәсең бит, мин арыдым», – ди. Кечкенә баланың күңелендә «мине яратмыйлар, мин беркемгә кирәк түгел икән» дигән уй туа. Ул бит сезнең ни өчен ярсыганыгызны белми. Акыллы әни бу очракта: «Мин әлегә арыдым. Бераз ял итеп алам да яныңа киләм», – дисә, тормышта кешенең мондый да халәте барлыгын аңлаячак. Ул әле, өйрәнә генә, аның сезнең арыганны белмәве бер дә кимчелек түгел.
Кайчагында буллинг балалар арасында гына түгел, укучы белән педагог арасында да күзәтелә. Психолог үз тәҗрибәсеннән моңа бер мисал китереп узды:
– Узган ел 11 нче сыйныфта укучы кыз мөрәҗәгать итте. Ул керәсе институтка биология фәненнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк икән. Тик мәктәптәге биология укытучысы бу кызны имтиханга әзерләүдән баш тарткан. «Синең барыбер бирә алмавыңны белеп торам», – дигән ул. Кызның әти-әнисе балага репетитор яллаганнар. Укытучы исә: «Сиңа репетитор да ярдәм итмәячәк», – дип, кыз баланың үзенә булган ышанычын какшатуын дәвам иткән. Менә бу да – буллингның бер төре. Ләкин бу очракта буллер ролендә – педагог үзе.
Баласының буллинг корбаны булуын белгән әти-әниләргә ситуацияне берничек тә үз уңаена җибәрмәскә киңәш итә Татьяна Урина. Бала өчен бу дөньяда үзенең кирәклеген тою бик мөһим. Бүгенге буын цифрлы дөньяда, мәгълүмат ташкыны шартларында үсә. Мин кемгә кирәк, нәрсәгә кирәк дигән сорауларга күбесенең җавабы юк. Мондый проблема хәтта үрнәк, җитеш тормышлы гаиләләрдә дә күзәтелә. Элек ул бу кадәр киң таралмаган иде. Мәсәлән, безнең буын балалары үзебезнең илгә, җәмгыятькә, бер-беребезгә, киләчәккә кирәклекне белеп үстек. Үзеңне беркемгә кирәксез, проблемалар гына китереп чыгаручы, барысы өчен дә гаепле итеп тоюның нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин. Тормышның моңа үзе китергән дәлилләре, кызганыч, күп.
«Ник җебеп тордың? Аның үзен үртәргә кирәк иде» ише киңәшләр бирмәскә. «Син үзең гаепле» дип, баланы гаепләмәскә.
«Үз проблемаңны үзең хәл ит», дип, бу ситуациядә аның ялгызын
калдырмаска.
Җайланыр әле, дип, ситуацияне үз җаена куймаска.
Үзен җәберләүләре турында олыларга әйтүнең әләк булмавын
балага аңлатырга.
Бу хакта укытучы һәм башка әти-әниләр белән сөйләшергә.
Ситуацияне аңлатып, директор исеменә гариза язарга.
Балага ышанырга.
Аның үз-үзенә булган бәясен күтәрергә тырышырга.
Бу хәлдән чыгу юлы табылмаса, психологка мөрәҗәгать итәргә.
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк