Логотип
Белмәсәң бел

Саргайган тюльне машинада ничек агартырга?

Тиздән, бик тиздән, рамнарын киереп ачып, өйгә яз һавасын кертеп, тәрәзәләр юарга тотынырбыз. Язын тәрәзә юу – үзе бер йола, тормышның матур бер мелодиясе бит ул. Бер тап, бер эз калдырмый юган тәрәзә пыялалары аша язгы табигать тагын да чистарак, тагын да сафрак булып күренә сыман. Тәрәзәләрне юганнан соң, кетер-кетер ак пәрдәләр дә элгәч, өебез яңарып, зураеп, матурланып киткән кебек.

Әгәр дә пәрдәләрегез үзләренең аклыгын югалтып, тузаннан соргылт төскә керсә, аларны ташларга ашыкмагыз әле. Без сезгә аларны җайлы гына итеп агарту ысулын тәкъдим итәбез. Бу ысул – сыналган ысул, узган ел үзем дә авылдагы тәрәзә челтәрләрен шушылай юып, чебен тапларыннан арындырган идем. 

Алдан ук менә бу әйберләрне әзерләп куегыз: 2 аш кашыгы аш тозы, нашатырь спирты (аммиак); ак керләрне юар өчен гель, синька. 

Тюльне салдырып, автомат кер юу машинасының барабанына салабыз. Әгәр мөмкинлегегез булса, урамга алып чыгып, тузанын селкеп керсәгез яхшы. Мөмкинлек булмаса, барабанга шул килеш салабыз. Машинаны «полоскание» режимына куябыз. Барабанга тюльдән тыш бернәрсә дә салмыйбыз.  Бик зур булмасалар, берничә тюльне берьюлы юдырырга мөмкин. Бик зурларны аерым-аерым юдырырга кирәк. 

2 аш кашыгы түбәләмә тозны аз гына суда эретеп, 2 аш кашыгы нашатырь спирты кушып, эремә ясыйбыз. Машина туктагач, барабандагы тюль өстенә шушы эремәне салып, 30 минутлык иң тиз режимны кабызабыз. Температураны сүндереп, салкын су белән юдырабыз. Тоз белән нашатырь спирты тукымадагы барлык тузанны тартып чыгарып бетерә. 

Ак керләрне юдыра торган гельне нормадан бераз кимрәк итеп алып, аңа 2 аш кашыгы нашатырь спирты кушабыз. Нашатырь спирты суны йомшарта һәм керне агарта. Кабат машинаны 30 минутка кабызып җибәрәбез. Бу юлы суның температурасын 30 градус итеп көйлибез. 

Ярты колпачок кондиционерга синька кушабыз. Синьканы күпме кушасы аның кабында язылган була, шул инструкциягә нигезләнегез. Машина юдырып туктаганнан соң, кондиционер бүлегенә синькалы кондиционерны салып, «полоскание» режимын сайлыйбыз һәм машинаны кабаттан эшләтеп җибәрәбез. Сыгу әйләнешен киметеп, 400 генә әйләнешкә калдырабыз. Югары әйләнештә калдырсаң, тюль артык бөгәрләнә. 

Машина циклны башкарып туктау белән, тюльне алып, урынына эләбез. Үтүкләргә кирәкми, үз авырлыгы белән ул үзе үтүкләнә. Кондиционер белән чайкаткач, тюль тиз кибә, үзе хуш исле булып, шыгырдап тора һәм аңа тиз генә тузан да кунмый. 

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар