– Әни, туган көнеңә үзенчәлекле бүләк ясыйсым килә, – ди беркөнне кызым. – Ләкин аңа синең ризалыгың кирәк. Кызык булып китте, минем ризалыгымнан башка гына биреп булмый торган нинди бүләк икән соң ул?
– Әйдә, сиңа блефаропластика ясатабыз, күз кабакларың төшкән бит. Акчасын үзем түлим... Кабаттан япь-яшь булачаксың, – дип тезде кызым үзгәреп киткән йөземнән үк ни әйтәсемне чамалап.
«Менә... замана шаукымы безнең өйгә дә килеп җитте...» дип уйладым мин, кызымның ялкынланып янган күзләренә карап.
– Юк, дип кенә әйтмә! Куркыныч операция түгел, мин инде белештем... – дип тынычландырырга ашыкты ул.
– Ник, мин шулкадәр карт күренәммени? – дидем, соравына сорау белән җавап кайтарып...
– Ну... сиңа 47 бит инде... – диде ул әйтергә теләгәнен әйтеп үк бетермичә.
«Харап икән, 47 имеш! Беләсең килсә, 40 тан соң тормыш әле башлана гына!» Кычкырып әйтмәсәм дә, күңелемнән шулай уйладым.
Борынгы грек мифологиясендәге Ай алиһәсе булган Геката турында ишеткәнегез бармы сезнең? 45–50 дән соң хатын-кызның яшен Геката яшенә тиңләгәннәрен белә идегезме? Өч төрле йөзе булган: көндезгесе – яшьлекне, төнгесе – серлелекне һәм тылсым дөньясын, ә өченчесе рухи мәхәббәтне гәүдәләндергән бу мифологик зат әлеге чорның идеаль символы булып санала. Геката яшенең матурлыгы бер җыерчыгы да булмаган шома биттә, төп-төз аякларда, бер учка җыеп тотарлык нечкә билдә түгел, билгеле. 45 яшьтән соң хатын-кызларның матурлыгы башкада: күзләрдәге зирәклектә, хәрәкәтләрдәге салмаклыкта һәм нәзакәтлелектә ул. Бу матурлык – озак торып өлгергән шарәб кебек, бар тәме шунда ук ачылып бетми, һәр йотымда яңа бер төсмере тоемлана.
Ләкин ни өчен күпләр Геката яшенә җитүдән курка соң? Табигатьтән безгә исән калу инстинкты бирелгән. Яшьлек – яшәү, сәламәтлек, чибәрлек булса, картлык исә яшәү көченең кимүе, матурлыкның сулуы дип кабул ителә.
Игътибар итәсезме: җәмгыятьтә дә хәзер яшьлек һәм матурлык культы. Телевизордан, интернеттан, социаль челтәрләрдән безгә яшь күренүнең, башкаларны үзеңә җәлеп иттерүнең никадәр әһәмиятле булуын һәр көнне искә төшереп кенә торалар. Кашлар, керфекләр, тырнаклар ясату гына матурлык идеалына ирешү өчен аз бүген. Модада – тәнне яшәртү чаралары. Күз тирәңдә җыерчыклар күренә башлаганмы – рәхим ит, битеңә ботокс кадат! Кабагы салынып төшсә – моны блефаропластика белән бер көн эчендә хәл итеп була! Иреннәрең ошамый икән – кабартабыз! Билен нечкәрәк күрсәтү өчен кемнәрдер кабыргаларын алдыра. Ябыгыр өчен ашказанын кечерәйтә. Күкрәктә – силиконнар...
Паспорттагы яшеңне яшерер өчен матурлык индустриясе нинди генә чаралар тәкъдим итми! Социаль челтәрләрдәге блогерларга, сәхнәдәге артистларга, телевидениедә шоу-вуменнарга карыйсың да, безнең тормышка табигый матурлыкка бер дә урын калмадымыни инде, дисең. Кайберләре бигрәк артык мавыгып китеп, үз йөзләрен дә югалта хәтта.
Хезмәттәш дустым, «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән журналист Гөлгенә Шиһапова да әнә күптән түгел генә күзләренә блефаропластика ясаткан. Үзе ул моны яшьрәк күренергә тырышу белән түгел, күзләренең саулыгы белән бәйләп аңлата.

– Күз кабакларымның салынуы күрергә комачаулый башлаган иде. Табиб киңәше белән бардым бу адымга, – ди ул, әлеге операциягә тәвәккәлләвенең сәбәпләрен. – Әлбәттә, матурлык турында бөтенләй дә уйламадым дип тә әйтә алмыйм. Минем яшь вакытта да күз кабакларым бераз төшебрәк тора иде, нәселебезгә хас ул. Аннары, мин ике кыз әнисе дә бит әле. Җиткән кызларым янында матур булып та күренәсем килә. Бу операцияне алдан ук планлаштырдым. Йөз-битеңне үзгәртергә ниятләү җиңел әйбер түгел. Сиңа бу ни өчен кирәк, үзеңнең көзгедәге яңа чагылышыңны кабул итә алачаксыңмы? Башта үзеңә шушы сорауларны биреп карарга кирәк. Икенчедән, операциядән соң тернәкләнү шактый вакыт сорый. Үзеңне шешенгән, битләреңә, күз төпләреңә кан сауган килеш күрүе рәхәт түгел. Битнең шешенкелеге әле 3 айлап барачак.
Күз кабакларымны күтәртүемне беркемнән дә яшермәдем. Үз хәлемне блогымда белдереп бардым. Бу операция белән күпләр кызыксына икән. Минем дә кабакларымны күтәртәсем килә, дип, киңәш сораучылар күп булды. Хәтта авылда яшәүче өлкән яшьтәге апалар да язды. Мине күреп белгәннәр, операциядән соң күзләреңдәге арыганлык бетте, диделәр. Ирем исә, усаллык бетте, ди. Төшенке күз кабакларым мине усалрак итеп күрсәткән, димәк (көлә).
Быел 45 яшемне бәйрәм иттем. Бу чорга җитүем белән үземне бик бәхетле саныйм. Дөресен әйткәндә, картая алу үзе бәхет бит. Бөтен кешегә дә картлыгын күрү насыйп түгел. Аллаһы Тәгалә гомер бирә икән, син аның һәр этабын кабул итә белергә тиешсең. Һәр чорның үз матурлыгы, үз өстенлеге. Минем хәзер шушы яшемә кадәр җыйган тәҗрибәм эшли башлады. Фикерләвем, дөньяны кабул итүем, күп нәрсәләргә мөнәсәбәтем үзгәрде. Зирәклек килде. Бу кеше сиңа ник кирәк, бу сынау сиңа нәрсә өчен бирелгән – иң элек шушы сорауларга җавап эзлим.
45 яшь минем өчен гомернең әле бик матур чоры. Җиләк чорым дип тә санамыйм, табигатьне алдый алмыйсың. Бәлки, гомеремнең уртасыдыр... Яшьлегемнең ахыры дип кабул иттем мин аны.
Ай алиһәсе яшендә көзгедәге үз чагылышыңны ничек яратырга дигән сорауны хатын-кыз психологы, эмоция-образ белән эшләүче терапевт Айсылу ХӨСНЕТДИНОВАга да бирәм.

– Хатын-кызлар үзләренең тышкы кыяфәтләренә һәрчак артык тәнкыйть белән карый. Яшь вакытта әле бу тәнкыйтьне бераз йомшартып булса (макияж, прическа, кием белән, мәсәлән), олыгая башлагач ул тагын да арта. Эчке тавыш кичәге «мин» белән бүгенгесен чагыштыра башлый. Әлбәттә, еллар безнең файдага эшләми. Тәнкыйть, гадәттә, уңай якларны алга чыгармый, бары кимчелекле, җитешмәгән (үзе уйлаганча) якларны гына күпертеп күрсәтә. Һәм ул тышкы кыяфәтне генә түгел, тормыштагы барлык өлкәләрне дә тәнкыйтьли. Син нинди кеше, нинди әни, нинди хатын, нинди хезмәткәр, бу яшеңә җитеп нәрсәләргә ирештең... Эчке тәнкыйтьче бик уяу: кырыкта да, илледә, алтмышта да үз эшеннән туктамый. Югыйсә безнең күңелдә берничә эго-халәт бар. Аның берсе усал тәнкыйтьче, «нечкәрәк җирдән» каптырып кына алырга торучы булса, икенчесе – үзеңне кызгана һәм ярата торганы.
Үзеңне яратырга кирәк, дигән сүзләрне хәзер еш әйтәләр. Әмма үзеңне ярату ничек булганын күпләр дөрес аңламый. Алар моны тышкы кыяфәтне кайгыртуга – чәч кистерү, макияж, маникюр, матур кием-салым алуга гына бәйләп карый. Әйе, хатын-кыз үзен тәрбияләргә, тышкы кыяфәтенә игътибар бирергә тиеш анысы, чөнки боларны аның табигате таләп итә. Әмма моны гына үз-үзеңне ярату дип берничек тә әйтеп булмый әле. Үз-үзеңне ярату ул, иң беренче чиратта, үзеңә комфорт тудыру: үзең теләгән, күңелең кушкан эш белән шөгыльләнү, җаныңа якын кешеләр белән аралашу, үзеңә авырлык китерә торган мөнәсәбәтләрдән арыну... Үзеңне ярату – сәламәтлегеңне кайгырту да. Ә инде башкалар күрсен, ничек яшәргән, дип әйтсен өчен яисә ирем миннән суынмасын дип кенә катлаулы процедуралар ясату берничек тә үзеңне ярату була алмый. Ул операция тормыш сыйфатыңны тагын да яхшыртса гына бу адым үзен аклый ала.
Үзеңне, тышкы кыяфәтеңдәге үзгәрешләрне кабул итә алмауның һәркем өчен үз сәбәпләре бар. Күп вакыт алар бик тирәндә ята һәм тышкы кыяфәткә берничек тә бәйле булмый. Кемдер башкаларның сүзен күтәрә алмый. Кемдер эшен, популярлыгын (бу бигрәк тә сәхнә кешеләренә хас) югалтудан курка. Ялгызлыктан, ирен югалтудан куркучылар бар. Менә шушы урында туктап, үзеңә сорау бир: мин нәрсәдән куркам. Аның җавабы шунда ук табылмаска да мөмкин. Монда язмача практика файдалы. Чиста бит аласың да, башыңа нинди җавап килә, барысын да язасың: картлыктан, кирәксез булудан, көчсез булудан, кешеләр сүзеннән...
45 яшьтән соң үзеңне кабул итү дигән темага сөйләшәбез икән, башта ресурслар, ягъни энергия темасын да күтәрергә кирәк. Үз-үзенә кул селтәгән, ничек күренсәм дә ярый, миңа инде барыбер дигән хатын-кызлар да бар. Ләкин бу аңа чынлап та барыбер дигән сүз түгел. Аның әлегә ресурсы юк, аңа әле беренче чиратта ял кирәк.
Моннан икенче сорау туа: ресурсны кайдан алырга? Һәркемнең үз энергия чыганагы. Кем өчендер ул яраткан хобби, кем өчендер якыннар белән аралашу. Табигатьтә йөрү, яхшы китап уку да булырга мөмкин. Кемдер ялгызы гына калып, уйланып, үз-үзе белән сөйләшеп тулыландыра аны. Гомумән, көнгә бер сәгать кенә ялгызың калып, уйланып алу сәламәтлек өчен дә файдалы. Моны һәркемгә киңәш итәм.
Үзеңне рухыңа туры килә торган кешеләр белән уратып алу да ресурс бирә. Һәр хатын-кызга үзен аңлый торган хатын-кыз кирәк (ир-атка исә ир-ат). Сине тыңлый, ничек бар шулай кабул итә, тәнкыйтьләми, эчке дөньяңны белә торган хатын-кыз булырга тиеш ул. Бәлки, дус кыз, бәлки, кыз туганың, хезмәттәшең... Андый дустың яки туганың булмаса, хәзер бик күп төрле җәмгыятьләр бар. Үзеңә туры килә торганын сайлап, алар белән аралашырга, проблемаларың белән бүлешергә, куркуларың турында сөйләшергә була.
Яшьлек елларындагы музыканы тыңлау, шул чорда кулланган хушбуйны сөртү дә энергия бирә. Болар – нейромаркерлар һәм алар бик яхшы «эшли».
Үзеңне башкалар белән чагыштырмаска кирәк. Беркем дә башкаларга охшарга тиеш түгел. Һәр кеше Җир шарында берәү генә. Үзегез алдында бәягезне күтәрер өчен 15 уңышыгызны язып куегыз һәм моны гел тулыландырып торыгыз. Уңыш дигәндә мактаулы исемнәр, диплом-грамоталарны гына күздә тотмыйм. Үзегезне җиңеп, кемгәдер «юк» дип әйтә алгансыз икән – бу да уңыш. Күптән алырга хыялланган күлмәгегезне алсагыз – аны да язып куегыз. Кайларда булдыгыз, нәрсәгә өйрәндегез – барысын да теркәгез.
Буддизм динендә «көрәшергә кирәкми, кабул итәргә генә кирәк» дигән тәгълимат бар. Җәмгыять хатын-кызның матурлыгын үз стандартлары белән бәяли, без инде моңа күнеккән. Кемдер әлеге стандартларга туры килмәве белән көрәшә. Көрәшергә кирәкми, үзеңне ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Тормышны көрәшкә сарыф итү – акылсызлык.
45–50 яшь турында әйтмим дә, әле 60 та да кеше җиң сызганып эшли ала. Һәм ул – тормышыңны үзеңә багышлау чоры. Балалар инде үскән, аларны бакчага илтәсе, укытасы, дәресләрен карашасы дип борчылырга кирәкми. Элек акчаңны балаларга тотсаң, хәзер инде алар үзләре акча эшли... Инде, ниһаять, үз кызыксынуларың, үз хыялларың белән яшәргә була.
Менә хәзер барыгыз да көзгегә карагыз. Гүя сез анда иң кадерле, иң газиз кешегезне күрәсез. Йөзен җыерчыклар басса да, күз кабаклары салынып төшсә дә, сез бит аны барыбер яратачаксыз. Үзегезне ботакларын җәйгән бер имән итеп күз алдына китерегез. Кәүсәсен тулы бер гасыр җыерчыклаган зур имән. Менә сез дә шушы имән кебек – табигатьнең матурлыгын һәм көчен гәүдәләндерәсез. Йөзегездәге һәр сыр, һәр җыерчык – вакыт галиҗәнаплары үзе язган бер тарих ул.
Зөлфия ВӘЛИЕВА, Татарстанның халык артисты, К. Тинчурин театры актрисасы, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы.
Кызыбыз Латыйфаны тапканнан соң көзгегә карый алмый башладым. Бу вакытта миңа шул 40-41 яшьләр булгандыр. Фотоларда, телевизор экраннарында – япь-яшь Зөлфия, ә көзгедән үземне танымыйм. Күз тирәсендә җыерчыклар, күз кабагы салынган... Ул чорда хәтта депрессиягә дә бирелдем. Блефаропластика ясатырга кирәк дигән уй шул чакта туды, һәм мин моңа тәвәккәлләдем. Яшермим, бик курыккан идем. Юкка курыкканмын, авыр булмады. Бер атнадан Нурания апа Җамали яңа фильмда төшәргә чакырды. Күз кабагыма операция ясатуымны беркемнән дә яшермәдем. Көзгегә караган саен күңелең төшеп яшәгәнче, бер тапкыр моңа тәвәккәлләү яхшырак дип саныйм. Барлык хатын-кызларны да моны ясатыгыз дип өндәмим, әлбәттә. Тормышның яме бары тышкы матурлыкка гына бәйле түгел бит. Үз тәнеңә, Ходай биргән сәламәтлегеңә рәхмәтле булып яшәргә кирәк дип уйлыйм.
Айгөл БАРИЕВА, Татарстанның халык артисты, эстрада җырчысы.
Үз-үзен караган, тәрбияләгән, сәламәтлеген кайгырткан һәркемне бик хөрмәт итәм. Матурлыкны саклау ул шулай ук зур тырышлык таләп итә, ул – бик зур хезмәт. Ялкау булсаң, матурлыкны да, сәламәтлекне дә саклап булмый. Бүген моның өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Ләкин һәрнәрсәдә чама булырга тиеш. Үзем операцияләр ясатып битемне үзгәртүгә каршы. Әлһәмдүлилләһ, бер җиремне дә күперткәнем юк. Әти-әниемнән миңа нәрсә күчкән, барысына да канәгать. Тик бу үз матурлыгыма кул селтәдем дигән сүз түгел. Битемнең тиресен бик тәрбиялим. Элек алай ук түгел идем, хәзер моңа зур игътибар бирәм. Ярты елга бер косметологка күренәм, организмымны витаминнар белән тулыландырам. Без Аллаһы Тәгаләнең биргәненә канәгать булып, аны үзгәртергә түгел, сакларга тиеш. Бар кешегә дә сау-сәламәт, матур һәм бәхетле булырга язсын.
төп фото ясалма интеллект белән әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк