Кечкенә генә бакчасы булганнар да бу культураны утыртмый калмыйдыр. Суган турында әйтүем. Беренче карашка, суган үстерүнең бер кыенлыгы да юк шикелле. Ләкин кайсы елны суганга килми: ул йә орлык сабагы чыгара да бабайлана, йә чери, йә бөтенләй үсәргә теләми.
Мин суганны ел да күп итеп утыртам. Хәзер утырту суганын да орлыктан чәчеп үзем әзерлим. Бу язмада үземнең тәҗрибәм турында язарга телим.
Суган салкынга чыдам үсемлек. Шуңа күрә аны бакчаларга иң беренчеләрдән булып утыртабыз да. Суганны суга утырт, дигән әйтеме дә бар аның. Ләкин артык ашыгып утырту хата.
Безнең якларда әле май аенда да бик суытып җибәрергә, җиргә кырау төшәргә, хәтта кар яварга да мөмкин. Моңа карап кына суган өшеми, билгеле. Тик... әгәр суганнарыгыз тишелеп чыкканнан соң салкынга эләгә икән, алар стресс кичерә. Ә стресс кичергән үсемлек нишли? Орлык өлгертеп, нәсел калдырырга ашыга. Суган да шулай ук. Салкынга эләккән суган өшемәсә дә, орлык сабагы чыгарып, бабайланачак.
Суганны утыртырга дөрес итеп әзерләмәсәң дә бабайлана. Вак суганны, гадәттә, базда яки идән астында салкында саклыйлар. Җылыда сакласаң, кыш дәвамында ул кибеп бетә. Утыртырга 2-3 атна кала суганны баздан алып, җылыда тотарга, ягъни җылытырга кирәк. Суганны җылыту шулай ук аны орлык сабагы үстерүдән яхшы профилактика булып тора. Кибеттән яки базардан алган суганны да җылыталар. Шуңа күрә аны алданрак алып куярга тырышыгыз, җылыныр өчен вакыт җитәрлек булсын.
Артык эре суганнар да бабайлана. Бу – инде мең кат сыналган. Эре суган үзенә шикәрне дә, туклыклы матдәләрне де күбрәк туплаган, аның көче күп, шул энергиясен нәсел калдыруга сарыф итә. Шуңа күрә язын утыртыр өчен ваграк – диаметры 1-1,5 см булганны сайлагыз. Ә диаметры 3-4 см булган суганнар кыякка үстерер өчен яхшы.
Суган әйбәт үссен өчен, утыртыр алдыннан аны җылыту гына җитми, ә яхшылап дезинфекцияләргә дә кирәк. Иң арзанлы һәм иң гади ысулы – 20-30 минутка куе кызгылт төстәге марганцовка эремәсенә салып тору. Су җылы булырга тиеш. Тозлы суга салып та дезинфекцияләргә була. Мин үзем «Фитоспорин» эремәсе дә кулланам. Ләкин марганцовка яхшырак дип таптым. Бу процедура суган кабыгы астындагы гөмбәчекләрне үтерер өчен кирәк.
Утыртыр алдыннан суганның муенын кисүчеләрне беләм. Болай эшләү файдасыз – муенын кисмәсәң дә тишелә ул. Ә менә ярасы аша чирләр бик тиз үтеп керергә мөмкин.
Суганның тиресле туфракны яратмаганын беләсездер инде. Азот күп булганда ул кыякны бик шәп үстерә, ләкин башы өлгереп җитә алмый, кышын чери торган була. Бик ярлы туфракларга гына бераз черемә кертергә була.
Суганны тишелеп чыгу белән суган чебене каһәрли башлый. Аннан саклар өчен, утырткан вакытта ук суган араларына «Землин» дигән порошок сибеп, күмдерергә була. Кайсыбер елларны мин шулай эшлим, суган чебене булса да, артык зыян китерә алмый. Ләкин бу порошокны сипкән түтәлдәге суганның кыягын өзәргә ярамый.
Агулы препарат урынына, каен дегете салып болгаткан пычкы чүбе дә суган чебенен куркытырга булыша. Каен дегете зыянлы түгел. Исе генә зәһәр.
Суганнарыгыз орлык сабагы чыгарса да, артык борчылырга урын юк. Сез ул сабакларны сындырып алыгыз. Бер сындыргач, тагын чыгарырга мөмкин, анысын да өзегез. Курыкмагыз, суганы барыбер эре булып үсәчәк, черемәячәк – сыналган! Кабыгын әрчегән вакытта шушы орлык сабагының төбен алып кына ташларсыз, суганнан аерылып тора ул.
Суган утыртырга вакыт җиткәнен күрсәтүче халык билгеләре:
• Беренче билгесе – лалә һәм нәркизләрнең чәчәк атуы. Бу чәчәкләр ачылганда җир җитәрлек җылынган була, суганны утыртырга мөмкин.
• Икенче билгесе – бака тавышы ишетелә. Бакалар җылыткач кына кычкыра башлыйлар. Бака кычкыргач, кырау төшми, диләр.
• Өченче билгесе – шомырт яфрак яра. Шомыртта беренче яфраклар күренгәннән алып чәчәк ата башлаганчыга кадәр суган утыртырга мөмкин.
Безнең якларда суганны гадәттә май бәйрәмнәрендә утыртабыз. Бу вакытта инде лаләләр чәчәк ата башлаган була. Димәк, туфрак җылынган дигән сүз.
Менә шундый киңәшләр сезгә. Әгәр сездә дә ниндидер файдалы киңәшләр булса, комментарийда язсагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк