Бу хәл бик күптән, мин әле архив идарәсендә эшләп йөргән вакытта ук булды. Аннан соң 15 елдан артык вакыт узды инде. Шул чактагы үземнең бер ялгышым турында язарга телим.
Була бит ул шулай: бер күрүдән кешенең кайсыдыр җирен ошатмыйсың да, аңа начар ярлык тагып куясың. Бер бүлектә эшләгән кызлар арасында (ә анда бары тик хатын-кызлар гына эшли дә) сап-сарыга буяткан чәчләре, «кычкырып торган» кызыл иреннәре белән берәү бик аерылып тора иде. Әле үзен яхшы ук белмәсәм дә (бу бүлектә беренче генә көн эшләвем), «җилбәзәк икән бу», дип, аңа тизрәк бәя биреп куярга ашыктым. Кыска итәге, изүләре яртылаш ачык блузкасы да аның «җилбәзәклеген» ап-ачык сөйләүче билгеләр иде минем өчен.
Андый хатын-кызлардан читтәрәк булырга тырышам мин. Гадәттә, «җилбәзәкләр» эшкә җавапсыз, кешеләргә карата илтифатсыз, ваемсыз бер затлар була. Мөгаен, бу кыз да шундыйларның берседер, аннан ерактарак торырга кирәк, дип, үземә ныклап киртләп куйдым.
Без эшләгән бинада ашханә юк, алып килгәнне җылытып ашау да каралмаган. Шуңа күрә кызлар төшке ашка якындагы кафега йөри. Беренче эш көнемдә барысы да дәррәү күтәрелеп чыгып киткәч, артларыннан иярмәдем. «Син төшке ашка бармыйсыңмыни?» – дип, чакырып карасалар да, «өйдән алып килгән бутерброд белән чәй генә эчәм», – дип котылдым. Дөресен әйткәндә, теге Сары чәч (күңелемнән мин аңа шундый ат та тагып куйган идем инде) белән юлымның бер булуын теләмәдем. Куркам мин андыйлардан. Йә тупасрак берәр сүз әйтер дә, болай да яңа җирдә, яңа кешеләр арасында кителергә генә торган күңелем тулыр да ташыр. Әнә кинолардан күрсәтәләр бит андыйларның авызыннан юньле-рәтле сүз чыкмаганын, тупаслыкларын...
Озак та тормый, кафедан кызлар да тезелешеп кайтты. Пәлтәләрен салып, кулларын юып керделәр дә, һәркем кабат үз өстәле артына утырып эшкә чумды. Бары Сары чәч кенә ишек катына элгән көзге каршысында бөтерелде. Сумкасыннан иннеген чыгарып, иреннәрен кабат кып-кызылга буяды. Чәчләрен тарап, иңнәренә сипте. Итәген, блузкасын рәтләде. «Эшлисе килми, хәзер бераз ятып торасы булсын иде», – дип зарланып алды. «Шулайдыр шул, синең ишеләр эш яратмый алар», – дип үртәштем күңелемнән. Бу кызны инде чын күңелемнән сөйми башлаган идем шикелле.
Үз өстәленә барып утыргач та, һаман да кыштырдап, сумкасыннан нидер эзләде. Аннан кәгазь салфеткага төргән бер сумса алып, туп-туры миңа таба килә башлады. «Син төшке ашка бармадың бит. Мә, мин сиңа да бер сумса алдым әле. Кичкә кадәр бутерброд белән генә тора алмассың», – диде ул, сумсасын өстәлнең бер читендә торган чәй тәлинкәсенә куеп. «Кирәк түгел инде... – дидем, уңайсызланып. – Кая, акчасын бирим, ничә сум?» – дип, мин дә тизрәк сумкамны кыштырдатырга керештем. «Кит! Булмаганны! Бер тиен дә алмыйм. Беренче эш көнеңне котлап, сиңа күчтәнәч!» – дип, фырт кына борылды ул, артыннан «Шанель Мадмуазель» хушбуеның исләрен калдырып. Яратам шул исне. Әллә нинди матур тойгылар уята ул күңелемдә. Ләкин шулай да Сары чәчнең бу юмартлыгы һәм үзенә иярткән хуш исе генә күңелемдәге теге сагаюны юкка чыгармады, билгеле.
Бу бүлек – оешмаларның архив документлары белән эшли торган бүлек. Һәр документның үз саклау срогы була. Әһәмиятенә карап, кайберләре – бер, кайберләре биш ел сакланырга тиеш. Гомер буена саклана торган документлар да бар. Әмма күп оешмаларда архивариус штаты каралмаган булганга, документлар да тиешенчә сакланмый. Безнең бурыч – үзебезгә беркетелгән оешмалардагы документлар сакланышын контрольдә тоту.
Өстәлдәге телефоннар бер генә минутка да тынып тормый: әле теге, әле бу оешмадан шалтыраталар. Берсе приказлар буенча сорый, аларны ничә ел сакларга кирәген белешә, бер оешмада бөтен документларны чыгарып ташлаганнар, хәзер менә нишләргә дә белмичә, безнең бүлектән консультация сорыйлар. Кайсы оешмадан, кайсы гына документ буенча сорасалар да, син аларга дөрес җавапны бирә белергә тиешсең. Ә моның өчен һәрбер документның саклану срогын яттан белергә кирәк. Кыскасы, бик зур тәҗрибә һәм бик яхшы хәтер кирәк бу бүлектә эшләр өчен. Минем исә андый тәҗрибәм дә, хәтерем дә юк. Гомумән, кайчагында кайсы документ турында сораганнарын да аңламый утырган вакытларым була. Андый чакта без бүлектәге тәҗрибәле ханымнарның ярдәменә таянабыз: «шундый-шундый документ ничә ел сакланырга тиеш?» дип сорашабыз.
Бу җәһәттән Сары чәч бик уңай – аның бер белмәгән документы юк. Бу бүлеккә урнашканчы, икенче бер зур оешмада эшләп, тәҗрибә туплап килгән. Башкалар уйлаганда, аның инде җавабы әзер. Үз эшен яхшы белгән кешеләр миндә хөрмәт уята. Эшлисең икән, әнә шулай эшләргә кирәк, дип саныйм. Аннары тагын бер яхшы ягы бар бу кызның – ярдәмен санап, исәпләп тормый, кайчан гына ярдәм сорасаң да, авырыксынмый. Сары чәчне ихтирам итә башлаганымны үзем дә сизмичә калдым. Бүлектә ул булган көнне җан тыныч – беркемнең дә гозерен кире бормый.
Көннәрдән беркөнне безне бер оешмага документларның сакланышын тикшерергә җибәрделәр. Андый рейдлар сирәк-мирәк кенә булса да булгалап тора бездә. Яңа кеше буларак, тәҗрибә җыйсын өчен, мине дә рейдка язганнар. Сары чәч белән икебез бергә барасы икән.
«Анда бик тузанлы була. Өстеңә җайлырак, искерәк кием ки. Битеңне капларга маска алырга онытма», – дип кисәтте ул, иртәгә рейдка чыгасы көнне. Бергә эшләгән шушы бер-ике ай эчендә мин инде аның бик кече күңелле, кайгыртучан, миһербанлы булуын аңлап өлгергән идем.
Бер атна буе караңгы чоланда икәү тузанга батып, документлар тикшердек.
Эшебезне төгәлләп, бүлеккә кайтканда, без аның белән инде шактый якын дуслар булып беткән идек. Кыска итәк, ачык блузка, кызыл иннек – Сары чәчнең бары тышкы кабыгы гына. Бу җете кабык эчендә кешеләрне кызгана, ярдәмгә атлыгып тора торган нечкә күңеле яшеренгәнен мин соңрак аңладым.
Гомер юлымда аннары да мондый Сары чәчләр күп очрады әле. Ләкин мин инде андыйларга бер караштан ук начар ярлык тагудан туктаган идем. Үземнең ялгышымны аңладым. Тышкы кыяфәт ул әле берни дә түгел икән. Тышкы кыяфәтенә генә карап, кешегә бәя бирергә ярамый икән.
Фото ясалма интеллект ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк