«СалаваTik» проектына быел 5 ел тулган! Бәләкәй иҗатчыларның зур юбилее инде бу.
Шушы 5 ел эчендә балалар өчен татарча 93 җырга клип төшерелгән, балалар катнашында бушлай 82 концерт куелган, «СалаваTik» студиясендә 60 бала дүрт төрле юнәлештә иҗади тәрбия ала һәм әлеге проект бүгенге көндә 10 миллионнан артык карау җыйган!
Ә проектның идея авторы – «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, җитәкчесе – «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
«СалаваTik» төркеме – мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч мәктәп укучылары өчен җырлы-биюле проект. Аның максаты – татар җырларын бүгенге заман балаларына аңлаешлы формада җиткерү, аларның туган тел белән кызыксынуларын арттыра, тел байлыгын үстерү.
Барысы да моннан 5 ел элек татар халык җыры булган «Әпипә»гә төшерелгән клиптан башлана. Бер көн эчендә аны бер меңнән артык кеше карый. Бүген исә ул иң күп – 623 меңнән артык карау җыйган клипларның берсе. Хәзер проект 15 баланы берләштерә. Беренче төркемдәге өч башкаручы – Булат Талипов, Аделина Хәсәнова һәм Эмилия Хәкимҗанова – «Сабантуй» каршында аерым «Алма» төркеме булдырып, иҗатларын дәвам итәләр. Студиягә йөрүче 60 бала Казанның Бондаренко урамындагы «Адымнар» мәктәбендә атнага ике тапкыр актерлык осталыгы, вокал, хореография, татар теле белән шөгыльләнә.
«СалаваTik»ларныж киләчәккә хыяллары зурдан: Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан, Тукай әсәрләреннән балалар өчен спектакль әзерләү, балалар өчен ноталы җыр китабы чыгару, һәм, әлбәттә, талантлы татар балаларын җырлы-моңлы, туган телле итеп үстерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк