Рания апа – безнең күптәнге журнал укучыбыз ул. Яше олы иде инде, соңгы елларда редакциягә килми башлады. Гомер буе укытучы булып эшләгән Рания апаның үзенең дә язмышы бик кызыклы, ләкин бу юлы аның улы турында язарга телим. Бу тарихны миңа үзе бик ачынып һәм гыйбрәт итеп сөйләгән иде.
Рания апа ике тапкыр кияүгә чыга. Беренче ире начар кеше булмаса да, «әни малае» булып чыга.
– Әнисе сүзеннән беркайчан да чыкмады. Безнең кая барасын, үзебез эшләп тапкан акчага нәрсә аласын – барысын да әнисе хәл итте. Үз әти-әнием янына авылга да ярты елга бер тапкыр гына кайтып килергә рөхсәт итә иде кайнанам. Башка вакытта юлга акча бирми. Ә мин, яшьлек юләрлегем белән, эшләп тапкан бөтен акчамны кайнанама кайтарып бирәм дә, көн саен кирәк кадәр генә аннан сорап ала торган идем, – дип искә ала Рания апа ул авыр көннәрен. – Бер итәк белән бер свитерны өч-дүрт ел буена киеп йөрдем. Инде ул киемнән эшкә барырга ояла идем... Бер улыбыз туды. Нишләптер шуннан башка балага узмадым. Көчле стресс аркасында, диде гинеколог.
Улына алты яшь тулгач, кайнанасының контороленә чыдый алмыйча, Рания апа иреннән аерылып китә. «Төшкән җиреңдә таш бул!» дигән принцип белән үскән авыл кызы өчен җиңел карар булмый ул. Өстәвенә, торырга урыны да булмый. Ул елларда шунысы ярап тора: ишегалды җыештыручы булып урнашсаң, яшәргә бер бүлмә бирәләр. Авыр эштән курыкмаган ханым ике дә уйламый, дворник булып эшкә урнаша. Дөрес, үзе эшләгән мәктәптән шактый еракта, башка районда ук. «Укучыларым яки аларның әти-әниләре күрер лип ояла идем», – дип сөйли ул бу хакта.
Бераз эшләгәч, аңа чынлап та тулай торактан бер бүлмә бирәләр. Улы белән шунда тыныч кына, матур гына гомер итә. Тора-бара ике бүлмәле фатир да бирәләр. Фатирлы булгач, тагын бер ир-ат белән кушылып яшәп карый, ләкин бер-берсенә ияләнә алмыйлар. Бәхетенә, улы бик акыллы, бик тырыш булып үсә. Фән белән кызыксынган белемле егетне университетның физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, аспирантурага укырга калдыралар.
Аспирантураның беренче курсын тәмамлаган елны егет әнисенә кыяр-кыймас кына сүз ката: «Әни, быел өйләнсәм, каршы түгелме син?»
Рания апа телсез кала. Әле укып та бетермәгән килеш, нинди өйләнү турында сөйли бу малай? «Нишләп ашыгасыз? Әллә ашыга торган берәр сәбәп бармы?» – дип сагая әни кеше. Улының: «Вакыты җиткәч, һәркемнең үз гаиләсен корасы килә инде...» – дигәненә, үз аргументлары белән каршы төшә: «Улым, син – фән кешесе. Хатының булгач, эшкә керергә, гаиләңә акча табарга тиеш булачаксың. Диссертация язарга вакытың да, көчең дә калмаячак. Эшләмәсәң, нинди акчага яшәргә җыенасыз? Хәзерге хатыннарга акча күп кирәк аларга...» Бик озак тузына Рания апа ул көнне. Әле укып та бетермәгән килеш... Балагыз да туса, ул диссертацияңне мәңге дә яклый алмаячаксың... Муеныңа вакытсыз камыт кияргә ашыкма...
Ләкин улы әнисенә каршы килеп, авыр сүз әйтмәсә дә, үзе теләгәнчә эшли: яраткан кызына өйләнә. Бу вакытта Рания апа әле үзе дә пенсиягә чыкмаган, техникумда укытып йөри.
Яшьләр үзләре аерым яшәргә талпынса да, аларны үз яныннан җибәрми. Үзбаш яшәсәләр, улы фәннән ераклашыр, аспирантурасын ташлар, диссертациясен вакытында яклый алмас дип борчыла.
Кайчандыр улы белән киленен гел контроль астында тотып яшәгән кайнанасыннан туеп, иреннән аерылып киткән Рания апа үзе үк кабат шул тырмага басканын сизми дә. Килене ирен берәр җиргә кунакка барырга кыстый башласа, ял көннәрендә күңел ачарга дәшсә, чәчрәп каршы төшә. Акча җитмәвен сылтау итеп улының эшкә урнашуына да ризалык бирми. «Башта диссертацияэне яклыйсың, аннары урнашырсың», – ди ул. Килененә дә гел тукып кына тора: «Әлегә бала табасы түгел! Башта – диссертация!» Улының аспирант стипендиясе белән киленнең хезмәт хакы гына яшь гаилә өчен җитәрлек булмый. Рания апа улы тынычлап укысын, акча дип борчылмасын өчен, яшь гаиләнең чыгымнарын да үз өстенә ала. Әлбәттә, аларның да һәр тиенен исәпләп тора.
Ахырда, әни кешенең мондый контроленә чыдамыйча, килен дә аерылып китеп бара. Аңа бик рәнҗи Рания апа, чөнки хатыны киткәч, улының фәнни эшләре дә бармый башлый. «Нәрсәгә кирәк миңа бу диссертация, бу фән?» – дигән сүзне торган саен ешрак әйтә. Улының авызыннан мондый сүзләрен ишетеп, Рания апаның коты алына. Малайны бераз акылга утырту өчен, манипуляцияләр дә куллана: йә йөрәген тотып урынга ава, йә телефоннан юри улы ишетерлек итеп, таныш хатыннарына сәламәтлегеннән зарлана. Улы ышана, әлбәттә, әнисе авырып китә күрмәсен дип бик курка.
Аспирантураның соңгы елы да җитә. Улы бик тырышып һаман да диссертация яза: көннәр буена китапханәдә утыра, җитәкчесе янына эшләрен тикшертергә йөри. Инде беренче бүлеген язы бетереп, аны кафедра утырышында тикшереп, яхшы бәя дә куялар. Ял көннәрендә дә язу өстәле яныннан китми улы, яза да яза... Ул өйдә булганда Рания апа аяк очларына гына басып, комачауламас өчен суларга да куркып йөри.
Инде авырлыклар артта калып, аспирантураны тәмамлар чак та җитә. Ләкин улының диссертациясе һаман да язылып бетмәгән килеш. Фәнни җитәкчесе әле теге, әле бу гаебен табып, борырга гына тора. «Улым, аңа берәр бүләк алыргадыр, бәлки? – дип аптырый Рания апа. – Бүләк өмет иткәнгә шулай кыланадыр ул».
Ә беркөнне ул аны бөтенләй хушсыз калдыра: эшкә урнашып кайта. «Ә диссертация? Эшләп, син аны ничек язып бетермәкче буласың соң?» – дип елый ул диванга утырып. Бу аның улы янында беренче тапкыр елавы була. Еларга күнекмәгән ул Рания апа. Улы кул гына селти: «Язылса, язылыр, язылмаса, юк. Гомеремне фән белән бәйләргә, китап корты булып китапханәдә утырырга җыенмыйм», – ди. Һәм Рания апаның чынлап та йөрәгенә ук булып кадалган, чын-чынлап авырттырган сүзне әйтә: «Ул диссертация миңа түгел, сиңа кирәгрәк бугай, әни. Шул диссертация дип ни гаиләмне саклый алмадым, ни яшьлегемне күрмим, ни акча эшли алмыйм. Булды, җитте, шушында кадәр генә иде!» Менә шул чагында йөрәген тотып урынга чынлап егыла Рания апа.
Ләкин ул укытучы бит, акыллы кеше. Уйлый-уйлый, үзенең хатасын таный. Улына үзе теләгәнчә, үз күңеле кушканча яшәргә, ниһаять, ирек бирә.
Безгә килеп йөргәндә Рания апаның улы кабат үз хатыны белән кушылган, аерым яшиләр, бер кызлары үсеп беткән иде инде. Ә диссертация? Юк, анысын кирәксенмәгән улы. Бүген аның үз фирмасы, бизнесмен ул.
Фото ясалма интеллект белән әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк