Мошенниклыкның яңа ысулын уйлап тапканнар икән. Беркөнне үзем дә шуларның корбаны булдым. Әле телефон аша әллә кайдагы, бер дә белмәгән кешеләр дә түгел, күрше йортта гына урнашкан, гел кереп, кирәк даруларны алгалап йөри торган даруханәдә «кәкре каенга терәттеләр».
Беркөнне авырып киттем. Температура күтәрелде, күңел болганды, бик каты эч авыртты... Табибка барырга туры килде. Кыскасы, Яңа ел ялларында тәм-том белән сыйлана торгач, ашкайнату системам чыдамады – чыгымчылап куйды.
– Мин гастроэнтеролог түгел, терапевт кына, сезгә «Ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк», – дип өнне алды дежур табиб. Шулай да хәзергә авыртуны басып торырга ярдәм итәчәк даруларны язып бирде. Ул язган рецепт белән тизрәк даруханәгә чаптым.
Табиб ике төрле дару язган икән. Берсе – ашказанындагы әчелекне киметеп, авыртуны басарга булыша торган препарат, икенчесе – ашкайнатуны яхшырту өчен фермент. Беренчесен көнгә берәр төймәдән ике атна эчәргә, икенчесен ике атна буена көнгә өч тапкыр эчәргә дигән.
Кечкенә тәрәзәгә иелеп, рецептны сатучыга суздым.
– Әчелекне киметә торган даруның 56 төймәлесе генә калган. Ә икенчесе юк, шундый ук составта аналогы гына бар. Аналогын булса да аласызмы? – дип сорады сатучы. Хәлем – хәл, тагын кайдан эзләп йөрим инде, дип уйладым да, «Алам», – дидем. – Ләкин табиб әчелекне киметә торганын 14 кенә көн эчәргә кушты, калганы әрәм булачак инде... Бәясе дә бар икән әле үзенең.
– Әрәм булмый ул, авыртмыйча тормассыз, эчеп бетерерсез әле, – диде сатучы. – Ферментны исә көнгә өч тапкыр эчәргә кирәк дигән. Монда бер тартмасында 10 гына төймә, димәк, сезгә 5 тартма кирәк.
Аналог дигәч, гадәттә әйбернең арзанрагын күзаллыйбыз бит. Мин дә шулай дип уйладым.
– Ярар, табиб шулай кушкач, алырмын инде, – дидем. Сатучы барысын да исәпләде дә, бәяне әйтте: 4 мең 150 сумга чыга икән.
– Абау, кыйммәт! Туктагыз, башка аптекага кереп карыйм әле, аларда юк микән, – дип, кулымдагы акча картасын кире сумкама тыга башлаганны күреп, сатучы туктатырга ашыкты:
– Беренчесенең азрак төймәлесе дә калмаганмы, хәзер карыйм әле, булырга тиеш иде... – дип, үзләренең арткы бүлмәсенә кереп китте дә, – Кечерәге дә булган, күрмәгәнмен, – дип, аның 28 төймәле тартмасын тотып чыкты. Анысы бераз арзанрак иде, билгеле.
– Алайса, миңа шушысын бирегез дә, сез әйткән аналогны бер генә тартма биреп торыгыз, – дидем, бәяләрне кыйммәтсенеп. Дөресен генә әйткәндә, бу сатучыга карата шигем барлыкка килде.
Дөрес шикләнгәнмен икән. Өйгә кайткач, интернетны ачып, берләштерелгән даруханәләр сайтыннан караган идем, әле генә үзем кергән аптекада миңа кирәкле даруның 14 кенә төймәлесе дә, 40 төймәсе 273 сум торган фермент та булган. Ә сатучы аларны юк, дип алдалап, беренчедән, күбрәк төймәлесен алдырган, икенчедән, табиб язганнан бик күпкә кыйммәтлерәк аналогын саткан.
Менә шулай, әгәр дә аптекадан дару сатып аласыгыз булса, башта интернетка кереп, аның бәяләрен һәм сез кергән даруханәдә аның булу-булмавын карагыз. Сатучының сүзенә ышана торган түгел икән.
Фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Минедэ шулай алдадылар
0
0