– Минем Фәйзрахман бабам Ленинград камалышында ачка үлгән. Әнинең сөйләве буенча, ул елларда тылдагылар гына түгел, солдатлар да ачлыктан бик интеккән. Әтинең әтисе дә Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган. 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, әнинең сөйләгәннәре искә төште...
Һәм шул чагында Зиннур Әүхәтович үз-үзенә сүз бирә: «Андагы егетләр ачтан интекмәсен өчен, кулымнан килгәнчә булышачакмын!»
Бүген аның һәм үзе кебек үк битараф булмаганнар көче белән Нурлат районыннан фронтка 106 автомобиль, 66 мотоцикл, 50 дән артык БПЛА, 150 дән артык FPV дрон, 370 радиостанция, маскировка ятьмәләре (аларның да саны күптән өч меңнән артып киткән инде), 200 дән артык генератор, элемтә өчен 76 спутник системасы тапшырылган. Боларга өстәп төзелеш материаллары, дроннарны ачыклый торган җайланмалар, автоном җылыткычлар, һәрбер солдатка исемле посылкалар, медикаментлар, госпитальләргә караватлар, матрас, юрган, мендәрләр, кием-салым, техниканы ремонтлар өчен запас частьлар, эш кораллары...
Зиннур МОТАҺИРОВ – тумышы белән Нурлат районының Яңа Әмзә авылыннан. Яшь чагында ук туган төбәгендә төпләнеп, бар көчен шушы туфракка багышлаган кеше ул. 1994 елда хәрби хезмәткә алынган егетне Ерак Көнчыгышка – Хабаровск гарнизонына җибәрәләр. Чечня Республикасында канлы бәрелешләр барган вакыт. Корал ремонтлаучы һөнәрен үзләштергән Зиннурга да Чечняда күп тапкырлар хәрби командировкаларда булырга туры килә. Үзе бу хакта сөйләшергә яратмый, сорашсаң да: «Күпне күрдек, аларны искә төшермәскә тырышам», – дип, сүзне икенчегә борырга ашыга. Сугыш беркемне дә аямый: бергә хезмәт иткән дусларын югалту ачысы йөрәген бүген дә сызлатуы хак.
Зиннур Әүхәтович – Бөтенроссия «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе. Хәрби ветераннарны берләштергән бу хәрәкәттә ул инде 2017 елдан. 2023 елның 30 октябрендә «Сугышчан туганлык»ның Нурлаттагы бүлекчәсе ачылгач (райондаш егетләрнең үз инициативасы ул), Зиннурны бертавыштан оешманың җитәкчесе итеп сайлыйлар. Аның өчен ниндидер бер формаль җаваплылык кына түгел бу. Эшкә алына икән, бөтен күңелен биреп эшләсә генә җанына канәгатьлек ала.
– Без хәзер 62 кеше булдык, – ди Зиннур, – әле соңгы тапкыр барып кайтуыбызда (нинди сәфәр турында әйтүен аз гына соңрак аңлаячаксыз, – авт.) тагын ике егетне үз сафларыбызга кабул итеп кайттык. Кем тели шул керә торган оешма түгел, көне-төне эшләргә риза булганнар өчен генә ул. Иң мөһиме: монда керер өчен кешенең күңеле чиста булырга тиеш. Безгә барысы да үз теләкләре белән кушыла. Бер тапкыр безнең белән егетләр янына барып, блиндажларда кунып, андагы хәлләрне күреп кайталар да, тормышка бөтенләй башка күз белән карый башлыйлар. Үзгәреп кайтасың аннан…

Дөресен әйткәндә, Зиннурның безнең белән озаклап сөйләшеп утырырга вакыты бик чикле көнгә туры килдек. Бүген гуманитар ярдәм төяп юлга кузгаласы көннәре. Нурлатның «Халыклар дуслыгы» йорты каршына машиналарның берсе килә, берсе китә тора – тартма-тартма, төргәк-төргәк, капчык-капчык «гуманитарка» инде эчкә генә сыймый, болдыр, баскыч, тротуарлар – барысы да шыгрым тулы. Бер Нурлат районыннан гына җыелган түгел бу. Аксубай, Әлмәт, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Чаллы, Чирмешәннәр дә үз волонтерлары әзерләгән продукцияне нәкъ менә Зиннур Әүхәтович җитәкләгән гуманитар конвой белән җибәрергә тырыша, егетләрнең үз кулларына тапшырасыз, сезнең белән җибәрү ышанычлы, диләр. Ульяновскиларныкы да бар монда, Самаралар да юл уңаенда булган Сызрань шәһәре янына чыгып көтеп торачак. Хәтта Мәскәүдән дә берәү үзләреннән киткән солдатларга дип исемле тартмалар тутырып китергән. Луганскидагы балалар йортына дигән күчтәнәчләр дә бер зур өем булып өелгән.

Бу юлы ерак һәм куркыныч сәфәргә инде 44 нче тапкыр кузгалулары. Һәрберсе 25 шәр тонналы ике йөк машинасына барлык йөкнең сыеп бетүе генә икеле. Өчәр машина белән барган вакытлары да аз түгел. (Әйләнеп кайткач, сыймый калганын Зиннур кабаттан илтә китәчәк. – Авт.) Үз машиналарын жәлләмичә, дуслык, туганлык, игелек хакына ерак юлга чыгарга риза булган Александр Ежов, Рияз Волков, Рөстәм Закировларга чиксез рәхмәтле Зиннур Әүхәтович. Бу эшне оештырырга булышкан, юл чыгымнарын үз өстенә алган район җитәкчелегенә дә ихлас рәхмәтләрен ирештерәсе килә аның.
– Бер якка гына 2 мең 500 километр! Әле ярый район булыша, югыйсә үзебезнең көч белән генә ай саен шулай йөри алмас идек. Айга икешәр дә барган вакытлар була. Башка шәһәрләрдән фуралар белешеп карадым: бер машинага 360–380 мең сорыйлар. Ә безнең егетләр акчаны ягулык өчен генә ала. Александр әнә икешәр машинасын йөртә. Изгелек димичә, ни дисең моны? – ди Зиннур, «сугышчан туганнары» белән горурланып.
Исемле һәр тартманы егетләрнең үз кулларына тапшыра алар. Үзен күрә алмаса (штурмга кереп киткән чагы булырга мөмкин), иптәшенә биреп калдыра. Посылкалар солдатның үз кулына килеп кергәнче элемтәдә алар. Әнә шундый җаваплылык!
Беренче оештырган сәфәрләрен яхшы хәтерли әле Зиннур:
– 2022 елда Украина гаскәрләре Луганск өлкәсенең Стаханов шәһәрендәге балалар йортына һөҗүм ясады. Безнең егетләр – Фирзәр Тямаев, Владимир Кузьмин (ул эзләү отряды командиры), Альберт Мөхәммәтов (1233 нче полкның батальон командиры ул хәзер, җырлый, гитарада да уйный), Роберт Мөхәммәтҗановлар барып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп, балаларга концерт куеп кайтырга булды. Тартмаларга күчтәнәчләр тутырдык. Исән-имин барып җитеп, балаларга күчтәнәчләрне тапшырып, инде кайтырга кузгалгач кына, артларыннан шалтыратканнар: балалар йорты бомбага тотылган. Яраланучылар да, үлүчеләр дә булган анда. Ә ул балалар – сугыш ятимнәре, әти-әниләрен сугышта югалткан сабыйлар. Мобилизация башлану белән, шушы егетләр военкоматка барып, үзләре теләп гариза язды...
Без «Казан Экспо»дагы, танк училищесындагы солдатларга кирәк-яраклар илтеп, булышып тора башладык. Беренче киткәннәрне Сватово юнәлешенә җибәрделәр. Бернинди элемтә юк – ничек алар, нәрсәләр кирәк – берни белерлек түгел. Зур техника белән барырга ярамый. Нишләргә, дибез. Минем кечкенә генә «Пежо-партнер» машинам бар. «Әйдәгез, шуның белән үзем барып кайтам», – дип, егетләр артыннан Луганскига юлга җыендым. Сыйган кадәр ризыклар, кирәк-яраклар төядек. Җирле халыктан безнекеләрнең кайдалыгын шыпырт кына сораша-сораша таптык без аларны! 2022 елның декабре иде. Ул вакытта әле моның кадәр дроннар юк, шулай да артиллерия эшли, танклар атып тора.
Кайттым да башыма уй төште: күбесе белән Нурлатта бергә эшләгән, таныш егетләр. Алар – анда, мин – монда... Хәзер тыныч кына карап торырга тиеш буламмы инде? Аларга ничек булыша алам?
Егетләргә илтергә «Нива» машиналары эзли башладым. Иске машиналарын кем – бушлай, кем сатып бирде. Социаль челтәрдә «Нурлат для СВОих» дигән төркем булдырдык. Бүген анда биш меңнән артык кеше. Һәркем йөзәр сумнан гына бирсә дә, тамчыдан күл җыела диләр бит. Иске техникаларны егетләр белән гаражда үзебез рәтлибез дә фронттагы якташларыбызга илтеп тапшырабыз. Бу юлы да ике «УАЗ», бер «Жигули» илтә барабыз менә. Ябык кузовлы «УАЗ»ның өстен кисеп, егетләр сораганча, ачык арбалы итеп ясадым. Анда техникасыз бер дә булмый.
Беренче машинаны 2023 елның җәендә ясап илткән идек. Үзем куып алып барып, Нурлат егете – Кореш позывнойлы Рәис Әхмәтшинга тапшырып калдырдым. Шул машина белән эвакуациядә йөреп, яу кырыннан ничәмә-ничә егетне исән алып чыкты ул. Ахырдан үзе дә каты яраланды, госпитальгә эләкте. Әлегә бу машина миндә. «Зиннур абый, терелеп аякка басуга кире китәм. Машинаны алып килерсең», – ди Рәис.
Шул ук елны Мотаһировлар гаиләсе инициатив төркем булдырып, фронттагы егетләргә азык-төлек белән ярдәм итүне дә оештырып җибәрә. Зиннурдан битәр, тормыш иптәше Талиянең тәкъдиме була ул.
– Безнең Нурлатта хатын-кызлар «Вкусняшки для Победы» дигән волонтерлар төркеме оештырды. Зиннур гаражда техникалар рәтләгәндә, без гаилә дусларыбыз белән шул волонтерларга булыша башладык. Мин өйдә сумсалар пешерәм, бер пешергәндә сиксән, йөз була, икенчебез токмач кисә, өченчебез кекслар пешерә.... Әзер ризыкларыбызны вакуумлы пакетларга тутырабыз да, туңдырып, «Вкусняшки»га илтеп тапшырабыз. Анда кызлар солдатларга коры ашлар әзерли, аңа кушарга кыздырган кишер белән суган кирәк. Шуларны кыздырырга тотындык. Башта һәрберебез үз өендә генә әзерләде әле. Җәй көне бакчабыздагы кечкенә генә беседкага күчендек. Әйдәгез бергә, дип, Лилия һәм Марат Сингатуллиннар, Зөлфирә һәм Азат Әхмәдиевлар да безгә килде. Урамда казаннар асып, суган белән кишерне шул казаннарда кыздыра башладык. Бергә тиз дә, күңелле дә...
Бер яшелчә белән генә булмый бит, тагын нәрсә пешерергә икән, дибез. Чәкчәк пешерергә булдык. Беренче юлы Зиннур ун гына тартма алып киткән иде. Бурятия егетләре очраган да, аларга биреп калдырган.
Тиздән унау булдык – бригадабызга Гөлнара һәм Рөстәм Закировлар, Зөһрә һәм Алмаз Фәйзетдиновлар кушылды. Инде 2 гә 3 метрлы беседкага гына сыеп булмый иде, Зиннур аны киңәйтеп, тагын 5 метр өстәде. Кич эштән кайткач, бишәр капчык кишер кырабыз, суган турыйбыз, кәбестә ваклыйбыз, чөгендер пешерәбез... Һәр пешергәндә утызар чиләк була! Сатып та алабыз, үз бакчасында үстергән яшелчәләрен халык та китерә. Пешерәбез дә, дуршлаг аша чыгарып, киптерергә илтеп бирәбез. Соңрак дегидраторларны үзебез алып, инде үзебез киптереп тапшыра башладык.
Егетләр беседкага мич чыгарып, утын әзерләп бирде. Мич булгач, эшләр тагын да җайланды, инде салкыннар да куркыныч түгел. Гөлнара чәкчәкнең тагын да җайлырак рецептын өйрәтте. Икенче айда чәкчәкне биш йөз тартма итеп пешердек. Ул барганында да Зиннурга шул ук бурятлар очраган: «Теге баллы макароннарыгыз тагын юкмы?» – дип сораганнар. Ай саен һәрберсе яртышар килолы бишәр йөз тартма чәкчәк пешерә башладык. Аннары җиде йөз булды. Башта камырын кулдан баса идек. Зөһрәләр үзләренә камыр баса торган машина алып куйды. Рәхмәт аңа, күршесе белән икешәр чиләк камыр басып алып килә. Аны җәеп, бераз җилләтеп алабыз да шпатель белән кисәбез. Ирләребез дә кисешә. Чәкчәк камыры йомырканың сарысына гына басыла бит, агын да ташламыйбыз – егетләргә безе пешерәбез.
Гаиләләрне берләштергән бу төркем «Бригада Ух» дип атала. «Вкусняшки» кызлары биргән исем ул. Киптереп китергән яшелчәләрнең күләмен күргәннәр дә: «Сез нәкъ «Бригада ух» кебек», – дигәннәр.
Нурлаттан киткән һәрбер егеткә исемле посылкалар тутыру идеясе «Бригада ух» егет-кызларында чәкчәк пешерә башлагач туа. Үзләрен агитаторлар дип атый алар. «Без нәрсә эшләргә кирәген, егетләрнең нәрсә сорауларын халыкка хәбәр итәбез, районыбыздагы волонтерлар төркемнәренә заявкалар бирәбез һәм халыктан җыелган гуманитар ярдәмне егетләрнең кулларына илтеп тапшырабыз», – диләр.
Халыкның ярдәмчеллегенә, бердәмлегенә хәйран Талия ханым:
– Авыллардагы апалар кулдан баскан токмач китерә. Мәдрәсәдә укучы апаларыбыз «Әнием чәе» дигән төркем оештырып, пенсияләренә, сәдака акчаларына егетләргә чәй әзерли. Чәйгә кушарга хуш исле үләннәрен дә үзләре җыеп киптерә. Аларны фильтр-пакетларга тутырып (барысы бергә 5 мең була!), янына һәр солдатка берәр плитка шоколадын да куеп, безгә китерәләр. Кемдер элеккечә итеп – печенье табасында печенье пешереп китерә. Кемдер сохари киптерә. Банкалы кукуруз, фасоль, борчак китерәләр, кыяр-помидорлар тозлыйлар. Бер спонсорыбыз ике төрле сыр белән ярдәм итә. Аларны да һәр тартмага тигезләп бүлеп салабыз. Кечкенә банкаларга бал тутырабыз. Дымлы салфкеткалар, оекбашлар, унар пар перчатка, бер-ике пар эчке кием, җәен футболкалар куябыз.
Балык хуҗалыгы бишәр йөз килограмм балык бирә. Егетләребез аны үзләре чистартып, үзләре тозлый. Ыслатып та алабыз. «Анда тозлы балык ник кирәк инде?» – дип әйтүчеләр дә бар. Егетләр үзләре сорый, тансыкка бик тәмле, диләр.
Алинә һәм Илнур Әфләтүновлар гаиләсе дә кушылгач, «Бригада ух»та хәзер 12 кеше. Хәер, балаларны да санасаң, унике генә түгел, билгеле, чөнки бу эшләрдә гаиләдәге беркем дә читтә кала алмый. Илнур белән Алинә өйләрендәге автоклавта егетләргә дип ретро-каплар тутыра. Ит, кызган суган-кишер һәм ярмадан әзерләгән мондый капларны исемле тартмаларга да салалар, алгы сызыктагы егетләргә дроннардан ыргытып китәр өчен дә әзерлиләр. Илнур – «Восток» аучылык хуҗалыгы җитәкчесе. Ау сезонында лицензия сатып алып, итне үзе әзерли. Халык китергән корбан итләре дә, аның үз хуҗалыгында үстергән терлек итләре дә, дуслары биргәне дә солдатларга китә.

– Егетләргә дүрт еллап булышам, – ди үзе дә «Сугышчан туганлык» оешмасы әгъзасы Илнур Әфләтүнов. – Бу минем 31 нче сәфәрем. Армиядә хезмәт итәргә туры килмәде, бурычымны шулай булса да кайтарыйм, дим. Анда барып кайтканнан соң булышмыйча булмаганын аңладым. Бертуган энем Роберт та шунда. Бер атна элек кенә янына барып кайттым. Андагы егетләр белән инде дуслашып кына түгел, туганлашып беттек.
Ретро-капларны тутыру күбесенчә хатыным Алинә өстендә. Аңа 4 яшьлек Илһам улыбыз да булыша. Итләрне тураганда аның да ярдәме бик зур.
Бу юлы Әфләтүновлар гаиләсе 400 ретро-кап әзерләгән. Чиста гына иттән бераз гуляш та ясаганнар. «Апалар киптереп китергән токмач белән кушкач, бик туклыклы ризык була», – ди Илнур.

Шушы ике елда «Ух!» бригадасы» биш меңнән артык исемле посылка тутырып озаткан. Әйтергә генә ансат, аларның һәрберсе 10, кайсы айларда 12 килограмм була. Исемле тартмаларны Нурлатныкыларга гына түгел, Иркутск өлкәсе егетләренә дә әзерлиләр.
– Һәр өлкәдә дә волонтерлык хәрәкәте бездәге кебек бик көчле түгел, – ди Зиннур, – Татарстан бу яктан иң алдынгы. Бездә «Активное долголетие» дигән үзәк эшли. Өлкән яшьтәге апалар йөри анда. Аларга: «Чит регионнардан килгән солдатларга мондый исемле посылкалар җибәрүчеләр юк», – дип сөйләдем дә, алар үз инициативалары белән «Бәхетле солдатка» – «Счастливому солдату» дигән посылкалар тутыра башлады. Менә бүген дә бер микроавтобус төяп алып килдек ул тартмаларны.
Зиннурның да, Талиянең дә СВОда бик якын туганнары булмаса да, андагы егетләрнең һәрберсен үз туганнары кебек күрә алар.
– Үз кулың белән ясалган посылкаң барып җитеп, аны алган егетләр чын күңелдән сөенеп, рәхмәтләр әйтеп, видео төшереп җибәргәч, күңел тула. Рәхмәт сүзе бик кыйммәтле сүз ул, – диләр.
Быел Зиннур Мотаһиров «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат» номинациясендә зона туры җиңүчесе булды. Аңа көч биреп, аның өчен җан атарга килгән егетләрнең (арада махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар да бар иде) бер саф булып тезелеп, Зиннурны «Ура!» кычкырып котлаулары бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре булгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк