Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Иң яхшы маршрут

– Ишеттегезме, Хөснетдиновлар тагын бәби алып кайткан! – Өченчесенме? – Дүртенчесен! – Өйләрен салып бетергәннәрме соң? – Өйләрен дә салганнар. Агач та утыртканнар. Өч малай үстерәләр. Инде менә кызлы да булганнар!

Ерактан поезд тавышы ишетелә. Тимерьюлда куела торган билгеләр тотып, сәхнәгә егетләр-кызлар чыга. Поезд тәгәрмәчләре тавышын хәтерләткән күңелле музыка уйный...
Россия тимерьюллары акционерлар оешмасы тармагында инженер булып эшләүче Римма ХӨСНЕТДИНОВАның «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсындагы чыгышы әнә шулай бик мавыктыргыч башланган иде. Ире Руслан Хөснетдинов та тимерьюлда эшли икән. Җитмәсә, Яшел Үзәннең иң актив гаиләсе, шәһәрне яшелләндерү һәм табигатьне саклау өчен үзләреннән иң күп көч кертүчеләр, дип таныштырдылар алар белән. Кызык!
Икесе дә тимерьюлчы! Дүрт бала үстерәләр! Активлар! Димәк, аларга барабыз! Шулай дип уйладык та, Яшел Үзәнгә кузгалдык.

Беренче маршрут

Тимерьюл дигәч, күз алдына иң элек вокзал, рельслар, поезд һәм вагоннар килә. Аннары яңа штрихлар өстәлә: кызгылт-сары жилетлардан юл читендә басып калган эшчеләр, кызыл һәм яшел «күзле» светофорлар, караңгы тоннель, юл буендагы юан баганалар...
РЖДга «путеец» булып эшкә урнашканчы, Руслан да шулайрак күзаллый. Тәнебездәге тамырлар буйлап кан йөри алсын өчен ничә әгъзабызның өзлексез эшләве кирәк булган кебек, илебезнең яшәү артерияләре саналган тимерьюлның да нинди катлаулы организм икәнен, машинист һәм проводниктан кала, анда тагын меңәр-ләгән белгеч эшләвен, эре кан тамырларына вак кына капиллярлар килеп кушылган кебек, тимерьюлның да йөзләгән тармактан гыйбарәт булуын шунда күрә ул. Рельслардан көненә ничә состав уза, ничә пассажир тәрәзәдән кул изәп каядыр ашыга. Барасы җирләренә исән-имин килеп җитә алсыннар өчен, рельслар төзек, шпаллар нык булырга тиеш. Путеец – әнә шул рельс-ларның һәм шпалларның төзеклеге өчен җаваплы кеше. Аның тугры юлдашы – кувалда. Руслан да өстенә кызгылт-сары җилетын киеп, иңенә кувалдасын салып, берничә ел шпаллар буйлап атлый.
Путеец, электромонтер, электромеханик, өлкән механик, участок җитәкчесе, диспетчер – РЖДның Казан региональ элемтә үзәге җитәкчесе итеп билгеләгәнчегә кадәр Руслан Госманович 26 елда узган юл бу.
– Бүгенге вазыйфама керешкәндә миңа 30 яшь иде, – ди ул шул көннәрне искә алып. – Әле тәҗрибә дә, абруй да юк. Кул астымда 360 кеше. Күбесе өлкән яшьтәгеләр, алар инде үз эшенең чын осталары. Ияләшеп китүе авыр булды. Киңәш сорап мәчеткә бардым. «Үзең өчен тормыш кагыйдәләре булдыр һәм шулардан чыкма», – диде хәзрәт. Мин үземә гадел һәм намуслы булырга дигән ике кагыйдәне билгеләдем һәм әлегәчә шулар белән яшәргә тырышам.
Руслан Хөснетдиновка 2015 елда Россиянең почетлы радисты, 2023 елда Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелү үзе сайлаган тормыш кагыйдәләренә тугрылык нәтиҗәсе.

Икенче маршрут

Римма белән дә тимерьюлда таныша алар.
– Казан дәүләт мәдәният институтына имтихан биреп кайтышым иде. Электричкада яныма кызмача абзый утырды. Исерек кешедән ераграк булыйм, дип, буш урынга күчтем. Каршымда эш киемнәреннән бер егет йокымсырап бара. Күзен ачкан саен, карашы аягыма төбәлә. Туфли каешы кырып, тубык сөягемне кызарткан иде. «Нәрсәгә карый инде бу, – дим эчтән генә. – Сөял күргәне юкмы?» Егетнең: «Җиләктән кайтасыз, ахрысы?» – дигәненә пырхылдап көлеп җибәрдем. Электричкадан төштек тә икебез бер якка таба атлап киттек. Бер якта яшибез икән, дип уйлап куйдым. Кайта-кайта бер үк урамга борылдык. Баксаң, бер урамда гына түгел, бер үк йортның күрше подъездларында гына яшибез икән! Миннән сигез яшькә өлкәнрәк булгач, юлларыбыз моңарчы кисешмәгән. Шуннан дуслашып киттек инде. Ул мине гадилеге белән җәлеп итте. Аннары... мотоциклы да бар (Римма рәхәтләнеп көлеп җибәрә). Биш ел очрашып йөрдек. Бер күрүдән үк гашыйк булдым димим. Ярату хисе һәр көнне акрынлап артты, – дип сөйли үзләренең гаилә тарихын Римма. – Мин дүртенче курста укыганда тәкъдим ясады. Әй... Әйтергә онытканмын, мәдәният институтына тәки кермәдем бит, хокук факультетын тәмамладым. Кафега чакырып, чын романтикларча, сюрприз әзерләп ясады ул тәкъдимне. Мин риза, ләкин тагын бер ел көт, укып бетерим, дидем. Өйләнешкәч, кайда яшәрбез, анысын да уйла, дидем. 2008 елның июлендә Русланны элемтә үзәге җитәкчесе итеп билгеләделәр, шул елның августында туебыз булды. Туйдан соң үзебезнең фатирга кайттык, Руслан ипотекага ике бүлмәле фатир алган иде.
– Юрист белеме алдым, дисез. Ә конкурста сезне инженер дип таныштырдылар, – дигән сорау бирәм әңгәмәдәшемә.
– Әйе, мин хәзер тимерьюл тармагында инженер. Ә хезмәт юлымны Яшел Үзән район Советында белгеч булып башлап җибәргән идем. Аннары Руслан эшләгән элемтә үзәгенә килдем. Тимерьюлда эшләүнең шунысы ошый: монда яшь белгечләрне укыту, әзерләү өчен зур эшләр башкарыла. Мине дә башта укыттылар: метеорология буенча эшли торган белгечлеккә өйрәндем. Рационализатор эшчәнлеге дә фәнни-техник эшчәнлек тә, сакчыл җитештерү дә кергән аңа. Болары инде иҗадирак эш. Ике тапкыр Горький тимерьюлының иң яхшы иҗади-техник хезмәткәре исеменә лаек булдым.
Өченче тапкыр декреттан чыккач, миңа табигатьне саклау өлкәсен тапшырдылар. Инженер дип аталса да, экологка якынрак ул. Росреестрда теркәлгән, табигатькә зыянлы тәэсире булган барлык чыганакларны исәпкә алабыз. Мәсәлән, без эшли торган бина бар. Ул да табигатькә зыянлы тәэсир итә торган объект булып санала. Ничекме? Анда терекөмешле лампалар кулланыла. Алар сафтан чыккач, бу лампаларны табигатькә зыян китерми торган итеп юкка чыгарырга кирәк. Тузган эш киемнәре, яраксызга чыккан аккумулятор-батарейкалар, бушаган буяу савытлары... Бу калдыклар закон буенча исәпкә алынырга һәм табигатькә зыянсыз итеп утильләштерелергә тиеш. Менә минем эшем шуннан гыйбарәт тә инде. Җаныма ул эш бик якын. РЖДда – мин 2012 елдан. Быел Горький тимерьюлында экология иминлеген тәэмин итүче иң яхшы инженер дигән мәртәбәле бүләк алдым.

Өченче маршрут

Тимерлан – тугызынчыда, Исмаил – сигездә, Азамат – беренче класста, Нәргизгә 5 яшь.
– Күп бала үстерү икегезнең дә уртак теләге идеме? – дигән сорауны Римма түгел, Русланга атап бирәм. Хатын-кызның күңелендә биләүдәге бала ятар, диләр. Табу белән генәме, аларны үстерәсе, укытасы, башлы-күзле итәсе бар. Гаиләнең матди ягы күбрәк ир-ат җилкәсендә бит.
– Тимерлан белән Исмаилның яшь аермасы бер ел. Дус булып үстеләр. Аралары якын булгач, иптәшләре дә бер, уеннары да бер иде. Үскәннәрен сизми дә калдык кебек. Аннары бу йортыбызны салдык. Зур йорт. Икебез дә эшлибез, үзебезгә җитәрлек муллык та бар. Ник тагын бер бала үстермибез, дидек. – Соравыма Руслан шулай җавап бирде. Аннары аңа Римма кушылды:
– Азамат – Аллаһтан сорап, бик көтеп алган балабыз. Азамат туганчы, без бала тәрбияләүнең бөтен серләрен беләбез дип уйлаган идек. Ай-яй, шук ул безнең. Берүзе утыз балага торырлык. Абыйлары бигрәк тыңлаучан булган икән, дим. Азамат инде үсеп килә, ә минем тагын яшь бала сөясем килә. Мөмкинлек булганда, табыйк, дидек. Малай булыр дип, Даян исемен дә уйлап куйган идек. УЗИда «кызыгыз була», диделәр. Икебез дә бер сүз эндәшмәдек. Юлда Русланнан сорыйм: «Нишлибез инде хәзер? Без кыз үстерә белмибез бит». Аның: «Өйрәнергә туры киләчәк», – дигәнен ишеткәч, рәхәт булып китте.
Балаларыбызның дүртесе дә «Алпар» театр студиясенә йөри. Быел Тимерланның анда йөри башлаганына 10 ел. Студиянең җитәкчесе Буза Светлана Геннадьевна – гаҗәеп кеше. Өлкән яшьтәгеләр белән дә, сәламәтлеге зәгыйфь балалар белән дә шөгыльләнә. Мин моңа сөенәм: балаларыбыз сәламәтлеге чикле кешеләрнең дә үзләре кебек үк гадәти булуларын аңлап, аларга ярдәм итәргә кирәген белеп, миһербанлырак булып үсә бит. Әнә шундый зур эш башкара Светлана Геннадьевна.

Безнең гаиләдә һәр бала узарга тиешле ике этап бар. Аның беренчесе: йөзү. Спортчы булу дигән максат куймыйбыз, бары йөзәргә өйрәнү. Ошый икән, дәвам итә, ошамаса, башка юнәлеш сайлыйбыз. Исмаил йөзү белән профессионалларча шөгыльләнә, спорт мәктәбендә дә укый. Азаматка әнә йөзү ошамады. Тхэквондо дигән идек, ул шахматны үз итте. Нәргиз йөзүгә яратып йөри. Икенче этап: театр студиясе. Анысы дүртесенә дә ошый. Тимерлан музыка мәктәбенең гитара классын да тәмамлады. Хәзер аның алдында укырга кая керергә дигән сорау тора. Әле уйлыйбыз.
– Икегез дә тимерьюлда эшләгәч, улларыгызның да шул юлдан баруын теләмисезме? – дим.
Җавапны әтиләре бирә:
– Профессия сайлау турында уйлана башлагач, аларны эшемә экскурсиягә алып бардым. Көне буе шунда булып, нәрсә эшләгәнемне күзәттеләр. Исмаил шундук әйтте, бу минем өчен түгел, диде. Тимерланда кызыксыну бар. Нинди юлны сайласалар да, без каршы түгел.
Иң мөһиме: сайлаган эш үзләренә шатлык китерсен.
Бу гаиләдә тагын бер файдалы гадәт барлыгын белдем. Йокларга ятканда балалар телефоннарын әти-әниләренең бүлмәсенә кертеп калдыра. Ә якшәмбе аларда «телефонсыз ял көне» дип атала, һәм ул көнне беркем дә телефонны кулына алмый.

Дүртенче маршрут

2023 елда Хөснетдиновлар гаиләсе Яшел Үзән районы уздырган «Яшел яз» конкурсының «Экогаилә» номинациясендә җиңү яулаган. Әниләренең табигатьне саклау юнәлешендә эшләве тикмәгә генә түгел икән.
– Һәр язда йортыбыз янындагы каенлыкны җыештыру күптән инде гаиләбезнең традициясенә әйләнде, – ди алар. – Нинди генә чүп ташламыйлар анда. Хәтта телевизорларга кадәр ыргыталар. Яз көне балалар белән өмә ясап, шуларны җыештырабыз. Әти-әниләрнең Атлашкинода дачалары бар. Якында гына Сумка елгасы ага. Су коенырга барсак, анда да иң башта яр кырыйларын, елга төбен чүптән аралыйбыз.
Тагын бер традициябез – көз көне термос, плед, фотоаппарат һәм... зу-ур капчыклар алып урманга чыгабыз. Әлбәттә инде, ул капчыклар гөмбә җыяр өчен түгел, чүп җыяр өчен. Өйдә дә һәр чүп аерым җыела безнең. Картонны аерым, пластикны аерым... Балалар табигатьне яратып, тирә-юньне чүпләмәскә кирәген, урам җыештыручыларның нинди авыр хезмәт башкарганын белеп үссен дибез. Без аларны шуңа өйрәтәбез.  Алар аны бездән күрмәсә, кемнән күрсен?!
Өй каршыбыздагы буш урынга ел саен наратлар утыртабыз. Урман үстерәсебез килә. Без яз көне утыртып, матур гына үсеп киткән агачларыбызны кышын снегоходларда йөреп сындыралар. Икенче елны без тагын утыртабыз. Инде агач утырту буенча күпме тәҗрибә тупладык. Болыннан яшь үсентеләр алганда, элек тамыры белән генә казып алып утырта идек.
Хәзер туфрагы белән казыйбыз да, кәсе таралмасын өчен, киндер тукымага төрәбез. Чокырга шул киндере белән утыртабыз. Табигый тукыма булгач, туфракта таркалып бетә ул.
– Бөтен эшне балалар белән бергә эшлибез, – дип дәвам итә сүзен әтиләре. – Гаиләбезнең чаты бар. Нарядны шунда язам. Әле күптән түгел генә кар яуды. Карны көрәгез, дидем. Безнең дәрес хәзерлисе бар, диләр. Ярый алайса, мин кайткач, өчәү бергә көрәрбез, дип яздым. Бергә эшләгәч, тиз дә, күңелле дә. Ә үзең генә эшләсәң, туйдыра ул.
Конкурсларда катнашу тәҗрибәләре зур Хөснетдиновларның. 2023 елда Римманың «Нечкәбил» конкурсында катнашып, «Көмеш Нечкәбил» титулына лаек булганын әйтү генә дә җитә.

Бишенче маршрут

Римма да, Руслан да Яшел Үзәннең үзендә туып-үскән. Рус мәктәбендә укыганнар, татар телендә белем алу эләкмәгән аларга. Әти-әнисе авылдан булган Руслан туган телне гаиләдә өйрәнсә, Римма татар теле укытучысы Гөлчирә Гыйниятовнага рәхмәтле.
– Иң яраткан укытучым һәм иң яраткан дәресем булды, – дип, күңелендә мәктәп елларын яңарта ул. – Татар телен рус балалары белән бергә өйрәндем. Килешләрдә төрләнешне ятлатмады ул безгә, ә көндәлек тормышта кирәк була торган сүзләрне өйрәтте. Татарча курчак спектакльләре куя, татар теленнән олимпиадаларда катнаша идек. Бик кызыклы уза иде аның дәресләре.
Тимерлан белән Исмаил җәйләрне әби-бабасы янында – Айдар авылында уздыра икән. Печән чабарга, чүп утарга, татарча сөйләшергә өйрәнсеннәр дип, махсус кайтарабыз, ди әти-әниләре.
– Минем дә җәйләрем авылда уза иде. Авыл тормышын да белү кирәк ул, – дип ачыклык кертә әтиләре. – Әби-бабаларына да булышалар, тормышны да өйрәнәләр. Ипинең кайда үскәнен беләләр.
– Без балаларның эшкә генә түгел, гаиләдәге традицияләрне белеп, бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт, кайгыртуны күреп үсүләрен дә телибез. Һәм шуның өчен үзебез дә тырышабыз, – дип ялгап ала сүзне Римма. – Ике яктан әти-әниләребезнең безгә күрсәткән ярдәме чиксез. Шуңа күрә фатир алганда да, йортыбызны салганда да аларга якынрак булсын, дидек. Кайнанам белән дуслар без, кадерле кешем ул. Безгә гел булышырга тора. Беркайчан тәнкыйтьләмәс, авыр сүз әйтмәс. Кайнатам исә туры сүзле, бик эшчән чын татар ире.
Аңа һәр җирдә тәртип булсын. Ясаган түтәлләрен күрсәгез! Җеп белән сызган кебек!
Минем әле 91 яшьлек әбием дә бар. Рәйсә исемле. Яшел Үзән шәһәрендә яши. Атна саен ризыклар илтеп, өйләрен җыештырып кайтабыз. Әбием янына барганда балаларны да калдырмыйбыз. Моны махсус эшлибез. Олы кешегә ярдәм итәргә кирәген белеп, кече күңелле булып үссенәр. Без дә олыгаясы. Бу – тормыш.
Әтиләренә ияреп, Тимерлан белән Исмаил мәчеткә йөри. Коръән уку конкурсында катнашканнар.
– Бу әле орлыклары гына, – ди әниләре. Шул орлык-лардан ни дә булса үсеп чыгасына ышана ул.

...Һәркемнең үз гомер маршруты. Кемнекедер озын, кемнекедер кыскарак... Кызыклы маршрутлар да була. Римма белән Русланныкы кебек!

Теги: татар гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар