(Повестьтан өзек)
Мин кайтканда Гөлсем өйдә иде. Ишек төбенә чыгып, елмаеп каршы алды. Гаҗәпләнеп:
– Син нишләп эштә түгел? – дип сорадым.
– Сине өйдә каршылыйсым килде. Син шат түгелмени? – Гөлсемне танырлык түгел, аның болай балкып-канатланып йөргәнен күптән күргән юк иде. Күңелен күтәрерлек нинди сәбәп бар икән? Мин кайтканга гына шулай очынамы?
– Шатын шат та... – дигән булдым. Тик бу шатлык йөземдә чагылдымы икән? Юктыр, мөгаен. – Ничек эштән кала алдың диюем...
– Эш качмас, бер көнгә минсез дә түзәрләр. Сиңа буш йортка кайтып керү күңеллеме әллә? – диде Гөлсем.
Мин елмайган булдым. Ә үзем: «Менә бүген ялгызыма да бик күңелле булыр иде», – дип уйлап куйдым. Гөлсемнең өйдә булуы кәефемне генә төшерде.
– Ашыйсыңдыр бит?
– Әлбәттә! Синең тәмле ашларны сагынып кайттым, – дип икейөзлеләндем мин.
Ашыйсым да, эчәсем дә килми, Дания иртән мул итеп сыйлап озаткан иде. Шундый дәртле, тәмле төннән соң тизрәк урынга тәгәрисем, онытылып йоклыйсым гына килә.
– Чәй кайнады, кил, – дип чакырды Гөлсем.
– Хәзер, юынып кына алыйм да.
Юынырга кергәч, төнге гөнаһларның эзе калмадымы дип, башны бора-бора, битемне, муенны җентекләп тикшердем. Даниядә иртән генә душ керсәм дә, төче хушбуй исләре тәнемә, чәчемә сеңгән сыман тоелды. Әйтерсең сөяркәм үзе дә миңа ияреп кайткан, күзгә күренмәс томан булып тәнемә сарылган. Тәнемнән дә, җанымнан да аны тиз генә сыпырып төшерә алмам инде хәзер.
Гөлсем аны-моны сизмәде, йөгерә-йөгерә табын корды, үзе сөйләнде:
– Мин сине шимбәдән бирле көтәм инде. Ял көне процедуралар юк бит. Әллә ничә тапкыр шалтыраттым, телефоның әллә сүндерелгән иде, әллә сигнал бармый, гел «не доступен» булды. Кичә Шамил абый килгән иде. Каз ите алып килгән, шуның белән бәлеш салдым. Төнгә чаклы сине көттек. Нигә ял көннәрендә дә каласы иттең син?
– Иптәшләр яхшы иде... Саунада саубуллашу киче оештырдык...
Гөлсем миңа төбәлеп, сынап карап торды. Ышанмады бугай. Ул аны-моны әйткәнче, мин үз «кортларымны» чыгарырга ашыктым:
– Шамил белән төне буе нишләп беттегез? Минем өйдә юклыкны белеп килгәнме? Әллә үзең чакырдыңмы?
– Ни сөйлисең инде, нишләп чакырыйм ди? Кызын Казан врачларына күрсәтергә алып килгән. Бер килгәч, безне дә күреп чыгасы иткән.
– Гостиницада урын беткәнме? Ник безгә килгән? Мин өйдә булмаганны белә торып, монда кунып яткан? Мин ни уйларга тиеш?
– Берни уйларга тиеш түгел! Шамил абый да, Нәфисә дә – безнең дусларыбыз! Без сине кайтырсың дип уйладык. Күпме шалтыраттым, телефоның сүндерелгән иде.
– Саунага телефон белән кермиләр.
Гөлсем тагын да төпченә башлаганчы, мин һаман үземнекен тукылдадым:
– Димәк, Шамил бездә кунды... Кайда йоклады инде ул?
– Залда, диванда. Без кызлар белән йокы бүлмәсендә.
– Кызлар йоклагач, шыпырт кына Шамил кочагына кереп чумдыңмы?
Гөлсем күзләрен зур ачып миңа карады, хәрәкәтсез калды. Нечкә кашлары җыерылды, кулындагы чынаяк дерелди башлады.
– Ни сөйлисең, Гафур?! Нинди корт чакты сине? Нигә безнең хакта шулай ямьсез уйлыйсың? Күрмәгән, белмәгән килеш бер гаепсез кешене пычрату – гөнаһ! Миннән оялмасаң, Ходайдан оялыр идең.
– Шулаймыни? Шамил белән бер генә кич кундың, инде чире йоктымыни? Ходай, имеш... Гөнаһ, имеш. Төне буе Коръән укыдык димәкче буласыңмы әллә? Каян килгән фәрештәләр! Ышанмыйм мин сиңа!
– Гафур... Синең киемнәреңә ят хушбуй исе сеңгән... Мин бит берни әйтмим, чөнки үз күзем белән күрмәдем. Ә күңелдә шик бар. Өйдә мин ялгыз түгел, кызым белән идем. Шамил дә кызы белә килде, ялгызы түгел. Ул синең кайтуыңны көтте. Ул сине, мине якын итеп килгән. Буш кул белән түгел, күчтәнәчләр төяп. Каз, бал, йомырка... Әти-әнине, Рәшитне догадан калдырмагыз, диде.
– Рәшит?! Гомер буе Рәшит! Ә мин кем синең өчен? Мин кем?
– Гафур, мин сине гомер буе хөрмәт итеп яшәдем.
– Миңа хөрмәт түгел, мәхәббәт кирәк. Аермасын аңлыйсыңмы? Җир белән күк арасы. Укытучыны хөрмәт итәләр, ә яраткан кешене назлыйлар, иркәлиләр. Ә син гомер буе бүрәнә булдың. Минем куенда да Рәшитне сагындың!
Гөлсем тораташ катып калды, йөзенә кызыл таплар кунды. Калтыранган кулларын кая куярга белмәгәндәй угалап торды. Аннары, яшенә буылып, кухнядан чыгып китте.
Үзем дә аңладым: каты бәрелдем. Ләкин артыннан гафу үтенергә чапмадым. Гаеп тану, баш ию ирләр эше түгел. Ярар, бер елар да басылыр. Аның каравы икенче юлы уйлап эш итәр, мин юкта бусагадан чит ирне кертмәс.
Санаторийдан, чит хатын белән типтереп, яшьлек ярым, тәүге мәхәббәтем янына кайткан мизгелдә шулайрак фикер йөрттем. Әле кайчан гына Гөлсем минем өчен иң кадерле, иң сөйкемле, иң гүзәл зат иде. Аның алдына тезләнеп: «Кадерлем! Мин сине дөньяга туганнан бирле яратам. Һәм дөнья беткәнче яратачакмын!» – дигән исәр гашыйк, чынлап та, мин идемме соң ул?!
Бүген моңа ышануы да авыр...
* * *
Илдән еракта үз кешең туганыңа, якын дустыңа әйләнә. Каратут йөзле, кысык күзле Рәшитне башта үзбәк малае дип уйлаган идем. Аның татар егете икәнен белгәч, карендәшемне тапкандай сөенеп, күңел ишекләрен киереп ачтым. Икәү генә калганда, гел татарча сөйләштек. Үз телеңдә аралашу җан рәхәте икәнен туган җирдән, милләтең биштәреннән аерылгач кына аңлыйсың икән. Шулай да Рәшит миңа ягылырга ашыкмады. Аның гел уйга батып, үз эченә йомылып йөрүенең сәбәбе соңрак ачылды.
Бәхетнең ни икәнен һәркем белә, бәхетле кешеләрнең холкы да, язмышы да охшаштыр, мөгаен. Ә менә бәхетсезлекнең әллә ничә төсе-төсмере бар. Рәшитнең хәсрәте адәм күтәрә алмаслык иде. Ике ел эчендә ул, иң якын, иң газиз кешеләрен югалтып, дөньяда япа-ялгыз калган. Башта абыйсы солдат хезмәтенә китеп бара. Хәрби киемдә йөрүенә ярты ел да үтми, аны Кавказдагы утлы казанга илтеп тыгалар. Ата-ана ут йотып улларыннан хәбәр көтә, тик айлар буена хәбәрнең ни яхшысы, ни яманы булмый. Суга төшкәндәй юкка чыга егет. «Безнең солдатларны әсирлектә тоталар, акчага алыштыралар икән» дигән сүзләр йөри башлагач, Рәшитнең әтисе, улын эзләп, ерак юлга чыга. Аның кебек газиз балаларын эзләп чыгып киткән бер төркем халыкны юлда зур хәвеф көтә, алар утырган автобус минага эләгеп шартлый. Бу кадәр кайгыны ана кеше инде күтәрә алмый, йөрәк белән егыла. Гөрләп торган гаиләдән бер Рәшит кала. Ул бу вакытта Казанда укуда була. Башына берьюлы ишелеп төшкән кайгылардан аңгы-миңге хәлдә йөри-йөри дә, имтиханнарын тапшыра алмыйча, укуын ташлый. Студент билетыннан мәхрүм калу белән, военкоматка килеп эләгә. Анда аның күңел халәте белән кызыксынып тормыйлар, хәсрәтле егет язмышын хәрбиләр кулына тапшыралар. Айт-двага чабар өчен әллә ни акыл кирәкми, командирларның боерыгын минуты-секунды белән үтәү генә зарур. Рәшит бусын булдыра иде. Әйтерсең яшәвенең бөтен максаты шул армия хезмәте инде. Янган йөрәген өзлексез күнегүләр, авыр эш белән басарга тырышкандыр инде. Хәер, җан ярасын тән газабы белән төзәтү мөмкинме соң?!
Бәхетенә, аның күңел юатучысы бар, берәүдән атна саен хат килә. Дөньясын онытып, кат-кат укый аны Рәшит, шул хатны йөзенә куя, юатучысының кул җылысы сеңгән юлларны үбә.
Гөлсемне ул кибеттә күргән.
– Күзенә бер генә төбәлеп карадым, бөтен тәнем тетрәп куйды. Ни алырга кергәнемне дә онытып, карадым да каттым шулай. Шул мизгелдә әллә нәрсә булды, ут-кояшка кагылган сыман тойдым үземне. Бу кыз минеке, дидем. Ул да мине бер күрүдә хәтердә калдырган. Очраша башладык. Мине армиягә ул озатып калды. Исән-сау әйләнеп кайтсам, өйләнешәбез. Бер шигем юк, ул көтәчәк. Шундый кыз ул.
Шулай ди Рәшит. Бик хисчән, йомшак күңелле, хыялый егет ул.
Ә миңа хат язучы гүзәл яр юк. Армиягә киткәнче беркемгә ияләшергә өлгермәдем. Кызлар озаткаладым анысы, кулларыннан да, билләреннән дә тоттым. Тик берсе дә күңел түренә үтә алмады. Көтәр ярым юклыгын белгәч, Рәшит, әйдә, мин сине Гөлсемнең дус кызы белән таныштырыйм, диде. Мин ризалаштым, ярар, дидем. Күп тә үтмәде, Казан мөһерләре белән Нәфисә исемле кыздан җылы гына хатлар килә башлады. Юк-бар гына язышсак та, ул хатлар бертөрле көннәремә ямь өстәгәндәй булды. Нәфисә Сөембикә манарасы янына басып төшкән рәсемен дә җибәрде, ерактан бик чибәр күренә, якыннан ничектер тагын... Хатларының эчтәлегенә карасаң, акыллы кызга охшаган. Болар Гөлсем белән бергә эшлиләр, икәү бер бүлмәле фатирга кергәннәр. Бервакыт дусты белән бергә төшкән рәсеме килеп төште. Алдым да шаккаттым, бер мәлгә зиһенсез калдым хәтта. Шулай булырга мөмкинме, кеше ышанырлык хәлме бу? Мин тизрәк Рәшит янына йөгердем. «Синең Гөлсемең шулмы?» – дим. «Әйе, – ди. – Чибәр бит?!»
Минме белмим?!
Шул кызый бит көннәремнең кояшын, йөрәгемне үзе белән алып китте. Шул кызый аркасында бит башка беркемгә ни күз, ни күңел төшмәде. Һәм менә шул Гөлсем тугры дустым Рәшитнең сөйгән яры икән! Алар гомергә бергә булырга җыена...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк