Галия Әхмәтова
-
2 апрель 2022 - 16:20Заяга узган гомерГаилә тормышы минем өчен түгел! Мин – ирекле кош. Кая телим шунда барып кунам. Бер танышм гомере буе әнә шулай дип яшәде. Әмма бер шалтырату тормышын астын-өскә китерде.
-
12 гыйнвар 2022 - 12:01КапкындаБаллы тормыштан башы әйләнгән егет бер еллап рәхәт чигә. Җәннәттә яшим дип уйлый. Аның кызлар белән аралашырга теләге дә, вакыты да, көче дә калмый.
-
5 гыйнвар 2022 - 15:01Яңа ел төне сере– Сәлам! Тагын бер ел үтеп китте. Очрашу төне җитте... Телефон экранында көтелгән һәм таныш сүзләрне күрүгә Ләйлә елмаеп куйды. Онытмаган! Быел да үзе беренче яза... Яңа ел төнен каршы алганда нәкъ төнге өчтә... Менә инде унынчы ел шулай...
-
27 декабрь 2021 - 13:20Гафу итәрме ул?– Ә сез бәхетле ир түгелме? – дип сорадым. Таксист соравымны ишетмәгәндәй күзен юлдан алмады. Бераздан: – Бәхетен аңламаган бәхетсез ир мин, – диде.
-
30 ноябрь 2021 - 13:27Ятлар ярыТөне буе карлы яңгыр яуды. Авыр тамчылар тәрәзәгә сылашты. Камилә яңгыр тавышына уянды. Ирен уятмаска тырышып, әкрен генә урыныннан торды да, тәрәзәдән барып карады. Кышка кереп баралар. Күңелсез вакыт. Әмма җанда тынычлык булгач, урамдагы моңсулык сизелми дә. Өйдә рәхәт! Ниһаять, рәхәт. Ул борылып иренә карады. Ирем! Хәзер ул бу сүзне горурланып әйтә. Ул сүздә күпме наз барлыгын аны очраткач кына аңлады ул.
-
19 ноябрь 2021 - 10:59Дуслыкның чиге бармы?Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
-
18 октябрь 2021 - 11:44Гүргә керәсе серЙоклап яткан иренә озак карап ятты Фаягөл. Күпме генә тырышса да, һич йоклап китә алмады. Югыйсә улы йоклаганда рәхәтләнеп йоклыйсы бит. Бәхетле тормышларына инде бер ел була. Бер ел алар бала сөя, шул йомгак тирәсендә дөньялары әйләнә. Исенә төшкән саен, онытырга кирәк дип, үз-үзенә әйтә Фаягөл. Онытырга, башка уйламаска, үзе белән гүргә кереп китәсе сер ул. Әмма онытылды дигәч, тагын искә төшә шул...
-
28 сентябрь 2021 - 13:52Югалту– Бер бәхетсез, гел бәхетсездер инде ул, – диде танышым балаларны көтеп сөйләшеп утырганда. Бик матур гына киенгән, йөзгә-биткә чибәр бу ханымнан шундый сүз ишетү сәер дә тоелды. Ә аның сабырлык касәсе тулган, ахры, түгелде дә түгелде. Моны язарга алынуым болай эшләмәгез, ярамый дип әйтәсе килүем дә, әнә нинди җансыз кешеләр бар дип тагын бер кат уфтанасы килүдән дә түгел. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләрнең берсе бу...
-
4 август 2021 - 14:04Гаилә тынычлыгын бозган ППХәзер бик күп хатын-кызлар ПП белән җенләнә, ягъни дөрес туклану белән. Алар яшелчәләргә өстенлек бирә, ит ашамый, сыер сөте урынына солы суыннан ясалган сөт эчә. Нәтиҗәдә: талдан нәзек буй-сын, озакка сузылган яшьлек. Ләкин моннан ирләр җәфа чигә икән. Хәтта аерылышуга кадәр барып җиткәннәр. Танышым сөйләгән зарны тыңлагыз әле.
-
13 март 2021 - 10:34Нәрсә җитми бу хатын-кызларга?! (бер ир авызыннан)Барысын да тигез күрергә тырыштым. Һәм нәрсә алдым? Ялгызым утырып калдым.
-
25 февраль 2021 - 14:47Шатлыклы җиңелүМин оттырдым. Шундый көндәшемә оттыруыма, күңелемнән шатландым гына бугай. Яраткан ирем чыгып киткәч, хәтта еламадым да...
-
16 гыйнвар 2021 - 12:13Тиң ярым һәрвакыт янымда булганӘмма мин моны аңламаганмын гына. Үкенәм... Бик үкенәм...
-
8 гыйнвар 2021 - 17:08Ирем ярым түгел...Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
1 сентябрь 2020 - 11:34Ялгыш очрашуИнде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?