– Гамбәр, син нәрсәгә елмаясың? Миңа елыйсым килә, ә син елмаясың, – диде Рәфидә иренә. – Менә син кызык икән, мин нәрсә өчен еларга тиеш соң әле монда? Ә ни өчен мин еларга тиеш икән, кызык? – Соң, Гамбәр, аңламыйсыңмы, аңларга теләмисеңме хәлебезне? – Юк, аңламыйм. Мин шатлыктан башканы күрмим монда, – диде ир.
Рәфидә чираттагы тапкыр авыр сулап куйды. Икенче көн инде ул тоташ уфтануда. Җитмәсә, иренең фикере дөньясын тагын да әйләндереп куйды.
– Гамбәр, мин сиңа тагын бер кат аңлатам, – диде ул сабыр гына. – Кичә синең хатының гинекологта булды. Һәм табиб авырлы икәнне әйтте. Мин инде биш атна авырлы...
– Шәп бит инде, – дип Гамбәр хатынын кочаклап ук алды. – Мин моны инде синнән кичәдән бирле йөзенче тапкыр ишетәм. Төнлә дә торып сөйләргә әзер идең бугай. Беренче тапкыр әйтүеңдә үк аңлаган идем инде. Мин синең уфтануыңны гына аңламыйм. Йокламадың да, ахры.– Йокларсың, бар. Бу бит инде юләрлек, Гамбәр, хәтта оятсызлык дип әйтергә була.
– Мин монда бернинди оятсызлык та күрмим. Законлы ирең бар. Ул синең янәшәңдә. Ул синең бу баланы табуыңны тели. Бик тели.
– Син акылыңдамы соң, Гамбәр? Безгә ничә яшь икәнен онытып җибәрәсең бугай. Паспортны алып килергәме? Үзеңнән озын, баһадир гәүдәле улыңны янәшәңә китереп утыртыргамы?
– Мин беләм үземә тиздән 50 туласын. Дөресрәге, тиздән түгел әле, өч елдан соң гына. Соң синең алма кебек чагың, әнисе. 45 яшь тә юк бит әле сиңа...
– 45 булмаса? 42! 42, Гамбәр! Мин бит бала табу йортында егерме яшьлек кызлар арасында динозавр булачакмын. “Әби бала тапты”, – дип бөтен бүлек мине карарга йөриячәк, зоопарктагы маймылны күрергә йөргән кебек.
– Ничего подобного! Беренчедән, хәзер кызлар егерме яшьтә бала тапмый. Әнә, беренче тапкыр әни булучылар уртача 30 яшьтә, дип язалар. Син 30 яшьлекләрдән кимме? Әле алардан яшьрәк күренәсең. Син минем өчен, гомумән, һәрвакыт яшь булып калачаксың.
– Барысына да син гаепле, – диде Рәфидә, иренә сыенып.
– Әлбәттә, мин, кояшым минем. Ә кем булсын тагын? – диде Гамбәр, хатынын бар назы белән үбеп алып.
– Ә Гомәргә ничек әйтәбез? “Бәбине ләкләк китерде”, дибезме? Әллә “кәбестә арасыннан таптык” дип әйтәбезме? Гомәр ни әйтер бит әле...
Гамбәр шаркылдап көлеп җибәрде:
– Кәбестә турында сөйләргә соңга калдык инде без аңа. Аңа инде 22 яшь. Гомәрнең үз тормышы, әнисе. Ул инде безнең белән яшәми, әле озакламас, үзе дә әти булырга теләк белдерер.
– Улың белән бергәләп бала үстерергә телисеңме?
– Ә нигә әле теләмәскә! Бергә тәгәрәшеп үсәрләр абый белән племянник, – дип көлүен дәвам итте Гамбәр. – Әйдә, озакка сузмыйк. Шалтыратыйк Гомәргә. Кереп чыксын вакыт табып.
– Син чынлапмы хәзер?
– Әйе, мин шаяртмыйм, әнисе, – диде Гамбәр җитди тонга күчеп. – Аллаһы Тәгалә тиккә генә бирмәгән безгә ул баланы. Алып кайтыйк. Яшьлектә Гомәрнең үскәнен сизми дә калдык. Аны без үстермәдек тә инде, алмашлап ике әбисе карады. Ә без укыдык, тормышны көйләдек. Бәләкәй бала тәмен беләсе килә. Без ул баланы бик тәмләп үстерәчәкбез. Моның өчен саулыгыбыз да, көчебез дә, назыбыз да җитәрлек, Рәфидә. Алып кайтыйк.
– Бер картлыкта, бер яшьлектә, дипме... Әмма тигезлектә бергә үстерсәк кенә.
Уллары Гомәрның бу яңалыкка әллә ни исеме китмәде кебек.
– Ну сез булдырасыз! Мин сораганда алып кайтмадыгыз, хәзер үзегезгә генә күңелсез була башлагач уйладыгызмы? – дип көлде ул.
Бу яңалыкка Гамбәр белән Рәфидәнең әниләре – ике кодагый шаккатты һәм моны һич тә кабул итәргә теләмәде. Сүз берләшеп, бер ялда икәүләп килеп тә керделәр. Икесе дә 70 яшькә барган бу апалар әле бирешергә теләмиләр иде. Тормыш энергияләре ташып тора.
– Мин сезнең гаилә нормаль түгел дип белә идем, ләкин болай ук дип уйламаган идем. Сез нәрсә, шаштыгызмы әллә? – дип, телефоннан сөйли башлаган сүзен дәвам итте Гамбәрнең әнисе. – Сез нәрсә уйлыйсыз?!
– Әйе, кызым, кодагыйны хуплыйм. Бу яшьтә бала табалармыни инде?! – дип кушылды Рәфидәнең әнисе. – Соң син бала тапканга 22 ел үтте бит инде. Баланы тотарга да оныткансыңдыр. Ул бик зур җаваплылык. Гомер буе утка салып яшәдең инде безне. 19 яшеңдә кияүгә чыгам дип кайтып әйткәннән бирле... Оныттыңмы, Гомәрне авырдан тапканыңны? Кодагый белән алмашлап килеп караштык бит. Утыра да алмый идең…
– Аны оныткан инде алар, кодагый, – дип сүзен бүлдерде Гамбәрнең әнисе. – Ул чакта үзләре дә бала иде. Ул вакытта җиңел үстергәннәрдер. Яшьлек бит ул! Бала белән бергә үстеләр бит алар.
– Соң, соң... – дип кодагыен куәтләде Рәфидәнең әнисе. – Кырыктан узгач инде... Кешеләр бу яшьтә санаторийга юллама алырга хыяллана, ә болар – бала табарга! Бу юләрлек түгелме соң?! Картая башлагач бала табу – мәшәкать бит инде ул. Төнлә йоклыйсы урында бала күтәреп йөрергә җыенасызмы, ике карт тиле... Үзегезнең дә тынычлыгыгызны бетерәчәксез, безнекен дә алачаксыз...
Гамбәр белән Рәфидә әниләрен елмаеп тыңлап тордылар.
– Әни, әби, күпме әрләсәгез дә әрләгез, әмма без тәвәккәлләдек инде. Тугыз айдан онык сөяргә килерсез, яме. Ну ярдәм дә итәрсез инде бераз, – дип көлеп җибәрде Гамбәр.
– Тәвәккәллек түгел бу, ә авантюра, кияү, юләрлек бу, – диде Рәфидәнең әнисе. – Безнең саулык бүген бар, иртәгә юк. Безгә ышанып бала табасы түгел.
– Юк-юк, кодагый, нинди булышу боларга. Безнең инде үзебезне карарга кирәк. Үзебез бала без хәзер!
– Ярар, әниләр, борчылмагыз, сезне борчымаска тырышырбыз, – дип елмайды Рәфидә. – Догаларыгыздан ташламасагыз, туачак оныгыгызга бәхет һәм саулык сорасагыз, безгә шул җитә.
Ике әни биреште. Инде алар әрләми, ә балаларын жәлли башлады. Ахырда бергәләп чөкердәшеп чәй эчтеләр. Әбиләр инде киткәндә туачак балага исем тәкъдим итә башлаганнар иде...
Ул көн тиз килеп җитте. Гамбәр бәбидән котылган хатынын һәм озын керфекле бәхет төргәген өйгә алып кайтты. Иртә таңнан ук килгән ике кодагый ярыша-ярыша өстәл әзерләде. Аларның оныкларына дип алып килгән төргәк-төргәк пеленкаларын күргәч, Рәфидә аптырап та китте.
– Хәзер бит инде баланы пеленкага төреп үстермиләр, – диде ул.
– Нәрсә беләсез соң, яшьләр! Пеленкага төргән баланың аяклары матур була. Әле менә “подгузник кигертәбез” диген. Риза-бәхил түгел шуңарга. Кодагый белән сөйләштек: чиратлап килеп йөрербез, – дип тезеп китте Гамбәрнең әнисе. Ике кодагый бәхет төргәге тирәсендә кайнашты да кайнашты.
Гамбәр белән Рәфидә бер-берсенә карап елмайды:
– Кара, әниләрне “юләрлек” ничек яшәртеп җибәрде, – дип көлде Гамбәр.
Ул арада ишектә кыңгырау тавышы ишетелде.
– Кая минем сеңелкәш? Нигә әле ул мине йөгереп чыгып каршы алмый? – алгы бүлмәдә Гомәрнең тавышы ишетелде.
– Улым, кычкырма, йокысыннан куркып уяныр, – дип йөгереп чыкты әбиләр. Гомәр янында таныш түгел кыз күреп бераз кыенсынып куйдылар. – Кунак та бар икән бит. Әйдә, уз, балам...
– Әти, әни... – диде Гомәр бераз каушый төшеп. – Мин сезне Ания белән таныштырырга телим.
Оялып кына басып торган кызны Рәфидә беренче булып кочаклап алды:
– Әйдә, Ания, түрдән уз. Болар – безнең яраткан әниләр. Алар әйткәнчә, безнең “нормаль булмаган гаилә”гә рәхим ит, – дип елмайды.
Алар җыйнаулашып бәби янына кереп китте.
– Кодагый, болар озак тормас, туй дия башлар. Әле йөгерәселәр алда икән, – диде Гамбәрнең әнисе. Дулкынланудан аның бит очлары кызарып чыккан иде.
– Исән булыйк, булышырбыз…
Өй шаулап торды ул көнне: әбиләр гөр-гөр килә, яшьләр көлешә, яңа туган Сылу да тавыш биреп куя.
Рәфидә бик бәхетле иде. Әле улы Гомәргә, әле кызы Сылуга, әле иренә карады.
– Нәрсә, әнисе, бу яңа тормышны кайдан башларбыз икән дип уйлап торасыңмы? Борчылма. Бергә булганда бар да яхшы булыр.
– Мин шат, Гамбәр. Юләрлек булмаган, бу бәхет булган дип уйлап шатланып утырам менә. Тигезлектә генә яшик...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк