Логотип
Күңелеңә җыйма

Җылы учта – яралы йөрәк

Бу хәлләр инде күптәннән дәвам итә. Кайчан үзгәрде соң аны ире? Очрашканда ук башкаларга дорфа булуына, кызу канлылыгына игътибар итә иде Ләйлә. Ә үзенә карата бик ипле иде егете. Өйләнешеп мәхәббәтләре көнкүреш белән урала башлагач, өйдә дә аның дорфалыгын сизде. Шуңа Гамилнең ачуын китермәскә тырышты. Әмма ире бәйләнергә сәбәп кенә эзли иде бугай. Ә инде бераз эчеп тә кайтса, бөтенләй чишелеп китә. Бала тугач үзгәрер әле дигән өмет белән яшәде Ләйлә. Әмма кызлары тууы да иренең күңелен эретмәде. Бала каршында хатынына кычкыру берни тормый иде аның өчен. Ә бүген сабырлыкның соңгы тамчысы да бетте кебек. Кечкенә кызы кочагында, күзләрендә – яшь бөртеге.

Бу хәлләр инде күптәннән дәвам итә. Кайчан үзгәрде соң аның ире? Очрашканда ук башкаларга дорфа булуына, кызу канлылыгына игътибар итә иде Ләйлә. Ә үзенә карата бик ипле иде егете. Өйләнешеп мәхәббәтләре көнкүреш белән урала башлагач, өйдә дә аның дорфалыгын сизде. Шуңа Гамилнең ачуын китермәскә тырышты. Әмма ире бәйләнергә сәбәп кенә эзли иде бугай. Ә инде бераз эчеп тә кайтса, бөтенләй чишелеп китә. Бала тугач үзгәрер әле дигән өмет белән яшәде Ләйлә. Әмма кызлары тууы да иренең күңелен эретмәде. Бала каршында хатынына кычкыру берни тормый иде аның өчен. Ә бүген сабырлыкның соңгы тамчысы да бетте кебек. Кечкенә кызы кочагында, күзләрендә – яшь бөртеге.
– Әнием, әтием белән бүтән яшисем килми.... Ул усал...
Ләйлә әллә нишләп китте. Кызын тагын да ныграк кочаклады. Иреннәре дерелдәп, күз яшьләрен тыярга тырышты. Мондый хәлдә яшәргә мөмкин түгеллеген аңлый, ләкин китәргә дә батырчылыгы җитми. Баланы әтисеннән мәхрүм итәсе дә килми. Ә кечкенә кызы әнә ничек уйлый икән.
– Кызым, әтиеңнең кәефе генә юк. Ул бит сине ярата…
– Яратмый, яратмый, яратмый! Мине дә, сине дә яратмый. Яраткан кеше алай кычкырмый, сукмый. Син бит миңа кычкырмыйсың да, сукмыйсың да.
Биш кенә яшь булса да, Галия олыларча фикер йөртә икән бит иде. Менә бит йөрәккә үтә торган фикерләр әйтә. Ләйлә яңагын сыйпап куйды. Яңагы әле дә яна иде...
Ләйлә ирен һәрвакыт гафу итәргә тырышып яшәде. Эше авыр, бик арый. Ул бит безнең өчен тырыша дип уйлап, үзен ышандырырга тырыша. Янәсе, сабыр итсә, барысы да үз урынына кайтыр...
Командировкадан кичкә генә кайтырга тиеш булган ире, әбәткә үк кайтып керде. Ләйлә идән юып йөри иде. Ире кайтканчы җыештырып бетерәсе иде югыйсә. Ләйлә белә: ире идәндә чүп ятканны яратмый. Яланаяк йөрергә ярата ул. Аның аягына чүп иярергә тиеш түгел. Шуңа Ләйлә иртә-кич идән юарга гадәтләнде. Ә Гамил командировкада вакытта, идән юылмады, җитмәсә, кызы авырып китте. Ире саран гына исәнләште. Тагын кәефсез дип уйлап, бөрешеп үк куйды Ләйлә. Гамил бусагадан ук бәйләнергә тотынды.
– Мин кайтканчы өйне дә җыештыра алмадыңмы? Көннәр буе нишләп кенә яттың соң син? Пычрак идән яратмаганымны беләсең бит..
– Исәнме, кадерлем. Бала авырып китте. Төнлә температурасы күтәрелде кабат. Җүнләп йоклый да алмадык. Хәзер бетерәм эшләрне. Кулларыңны юа тор.
– Ваннада да тәртипсезлек булуына иманым камил. Эшеңнең бер рәте юк. 
– Әти! 
Бүлмәсеннән Галия йөгереп чыкты. 
– Сәлам, кызым, – диде Вадим салкын гына. Йөгереп килгән баласының аркасыннан гына какты. – Әле син һаман пижамаданмы? Юынмагансыңдыр да әле, тешләреңне дә чистартмагансыңдыр? Әниең «тәртип» сала инде синең. Бар, юын.
– Мин әйттем бит, Галия авырый, – Ләйлә кызын яклагандай, аның янына килеп басты. 
– Бу юынмаска сәбәп түгел. 
– Кызым, бар бүлмәңә. Җылы суны да бетергәннәр, су җылытырмын да чистартырбыз тешләреңне, – дип, Ләйлә тизрәк кызын бүлмәсенә кертеп җибәрергә тырышты. 
– Нигә син минем сүзне аяк астына саласың әле? Мин юынырга бара дигәч – юынырга бара. Бит юарга җылы су кирәкми. – дип, хатынын этеп җибәрде дә, Гамил Галияне кулыннан тотып ваннага таба бара башлады. 
– Гамил, бала авырта, нишлисең соң син? Юынырбыз дидем бит соңрак, – дип, Ләйлә үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде. Гамил хатыннан моны көтмәгән иде. 
– Әле син мин юкта каршы эндәшергә өйрәндеңмени, – дип, ир хатынының яңагына сугып җибәрде. Ләйлә чайкалып китте, Галия чырылдап елап җибәрде.
– Әни!
– Әйдә, юынырга, – дип, ир баласын кабат җитәкләп алган иде, телефоны шалтырады. 
Телефонын алып, өйдәгеләрне онытып, кем беләндер сөйләшә-сөйләшә балконга чыгып китте. 
Ләйлә баласын кочаклап алды да, бүлмәгә керде. Ярсыган баласын тынычландырырга тырышты. 
– Әни, әйдә юыныйк, алайса әти сиңа тагын суга, – дип елады бала. 
– Хәзер кызым, хәзер.
Ләйлә кызының башыннан сыйпап утырды да утырды. Берзаман бүлмә ишеге ачылды. 
– Мине эшкә чакыралар. Озакламам кайтырмын. Бу өйдә тәртип булсын. 
Ишек ябылган тавыш ишетелде. Ләйләнең сабырлыгы калмаган иде. Үзенә карата түзсә дә, иренең баласына карата дорфа булуына риза була алмады. Ул башка шәһәрдә яшәүче әнисенә шалтыратып, вакытлыча кайтып яшәп торырга рөхсәт сорады. Әнисе берни сорашмады, кызның тавышыннан барысын да аңлады.
Ләйлә тиз-тиз генә кирәкле әйберләрне, документларны җыйды, ноутбугын алды. Өйдән генә торып эшләгәч, җитәкчелектән сорарга кирәк түгел. Гамилгә хат язаргамы, юкмы дип уйга калды Ләйлә. «Без әниләрдә. Бераз бер-беребездән ял итик» дип язып, кәгазьне кухня өстәлендә калдырды да, вокзалга ашыкты.
– Әни, ә әти? Ул үзе генә каламы?
Таксида машина тәрәзәсенә карап барган кызы кисәк кенә шундый сорау бирде. 
– Әлегә әйе... Ә син борчыласыңмы?
– Мин әтине кызганып куйдым. Ул нишләр инде берүзе?
– Бар да яхшы булыр, бәбекәем. Курыкма, әти зур инде ул...
 Кызлары белән оныгын шатланып каршы алды әти-әнисе. Галияне сөеп туя алмадылар. Ашап алганнан соң бабасы Галияне урамга алып чыгып киткәч, әнисе җайлап кына әйтте.
– Кызым, сораштырып җаныңны авырттырмыйм. Сабыр кеше икәнеңне беләбез, бу иркәләнүдән генә түгелдер. Әтиең белән дә сөйләштек. Күпме кирәк, шуның кадәр яшәгез....
Ләйлә әнисен кочаклап алды. Аңа күз яшьләрен күрсәтәсе килмәде. 
Әти-әнисенең фатирында шундый тыныч, рәхәт иде. Баштагы мәлләрдә Ләйлә җүнләп йоклый алмады. Озак йоклап китә алмый ятты, йоклап китсә – саташты. Бераздан бу тынычсызлану басылды. Гамил генә күренмәде. Күрәсең, ул аларның китүен теләгәндер...
Ләйлә аерылышырга гаризасын бирде. Судта алар сөйләшмәделәр дә, ире хәтта аның күзләренә дә карамады. Тиз-тиз генә документларны тутырды да китеп тә барды. Кызы турында сорашмады... Алар башка очрашмады. Галия исә еш кына әтисен исенә төшерде. Ул һаман аның өчен борчыла иде: ул берүзе нишләр. «Кызым, ялгызына күңелсез булса, әти безне килеп алыр иде, димәк, аңа күңелсез түгел, борчылма», – дип, үзенчә тынычландырырга тырышты баласын. Башка сүз таба алмады...
Ләйлә әтисе-әнисе яшәгән шәһәрдә калды. Аңа әти-әнисенә уңайсызлык тудырасы килмәде, күпме генә бергә яшәргә үгетләсәләр дә, күрше йорттан гына фатир арендалады. Үз көе, үз почмагы, үз тормышы кирәк иде аңа. Галияне балалар бакчасына урнаштырдылар. Ул яңа дуслар тапты. Әбисе белән бабасы оныкларын иркәләп кенә торды. Оныкларын бакчадан алып кайтуны алар үз өсләренә алды. Аның белән мәш килергә рәхәт иде аларга. Бала күңеле кичергән борчуларны онытты. Яңа дөньясында ул бик бәхетле иде...
Ләйләгә дә рәхәт. Ул, ниһаять, курыкмыйча, рәхәт сулыш алып яши башлады. Иртән – тәмле иртәнге аш,  кичен – балалар бакчасындагы хәлләрне сөйләшә-сөйләшә ашыйлар, аннан китап укыйлар йә кочаклашып утырып мультфильм карыйлар. 
Ләйлә эшкә урнашырга карар кылды. Бухгалтерия эшләрен өйдән генә дә алып бара ала. Моңа кадәр шулай эшләде дә. Әмма аның күңеле аралашу сорый иде. Коллективта кешеләр арасында эшлисе килде. Әтисе танышлары аша төзелеш компаниясенә хисапчы итеп урнаштырды. Ләйләнең барысын да төгәл, җиренә җиткереп эшләвен тиз күреп алдылар, озак та үтми аңа баш хисапчы урынбасары урынын тәкъдим иттеләр. Ләйләнең дөньясы түгәрәк иде. 
Бу хәлләрдән бер ел үткән иде. Ләйләнең компанияләренә яңа белгеч килде. Салих күрше шәһәрдән күчеп килгән. Тәртипле, ягымлы, үзен итагатьле тота. Ләйлә аның карашында үзенә карата игътибар сизде, әмма яралы йөрәк әле ачылырга теләмәде. Бер кич эштә тоткарланырга туры килде, үч иткәндәй, әти-әнисе дә ул көнне дачаларына киткән иде. Ләйлә энә өстендә утыргандай утырды. Тәрбиячегә шалтыратып, бераз тоткарланасын әйтсә дә, кызы өчен борчылды. Һаман-һаман дивардагы сәгатенә күз төшерде. Эшен бетергәч тиз-тиз җыенып лифтка юнәлде. Лифт янында Салих та басып тора иде. Лифт килми дә килми, борчылган хатын лифт төймәсенә кат-кат баскалады. 
– Соңга каласыңмы әллә, – дип елмайды Салих.
– Әйе. Балалар бакчасына. Әле автобус та килми торса, кызым каравылчы янында калачак.
– Соң әйдә мин сине илтеп куям.
Ләйлә каршы килә алмады. 
– Әни, ник соңга калдың? Барысы да китте инде! – дип каршы алды аны Галия.
– Гафу ит, кызым, эштә соңга калырга туры килде.
Бакчадан чыкканнарын Салих көтеп тора иде. Югыйсә Ләйлә рәхмәтен әйтеп саубуллашкан иде дә...
– Ә мин сезне көтеп торырга булдым. Ашыгыр җирем юк, бу ике матур кызны өйләренә илтеп куйыйм әле дип уйладым, – диде ул.
– Әни, бу кем? – диде кызы Салихка гаҗәпләнеп карап.
– Коллегам, кызым. Сине алырга тизрәк килеп җитәргә ул ярдәм итте бүген.
– Исәнме, мин Салих булам, – диде ир, елмаеп.
Галия аңа карап алды да, бер сүз дәшмичә: «Әни, син бүген иртән әнә тегендәге мәйданчыкта уйнарга вәгъдә иткән идең», – дип әнисен тартты. 
– Салих, рәхмәт. Тәкъдимеңә дә рәхмәт. Без ерак тормыйбыз. Ә өйгә кайтканчы чынлап та Галиягә уен мәйданында уйнарга, туңдырма алырга вәгъдә иткән идем. Гафу ит, яме...
– Ярый алайса, хушыгыз! – диде ул, елмаеп кул болгап.
Ә кичен Галия кисәк кенә «көндез күргән абыйны» исенә төшерде:
– Әни, көндез күргән абый шәп кебек. – Ләйлә бу сүзләрдән көлеп җибәрде.
– Ярар, кызым, син шулай дигәч, дус булырмын аның белән, – диде ул елмаеп.
Ял көнне Салих аларны паркка чакырды. Ләйләгә матур чәчәк бәйләме, Галиягә йомшак аю бүләк итте. «Рәхмәт», – диде Галия елмаймый гына. Салих исә баладан рәхмәт сүзен дә шатланып кабул итте.
Алар өчәү бергә күңелле генә вакыт үткәрде: аттракционнарда йөрделәр, күлдә үрдәкләрне ашаттылар, кафега кереп тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр. Галия исә Салихка артык ачылып китмәде, читтәрәк уйнап йөрде. Салих исә артык басым ясамады, барысына да вакыт кирәк. 
Өйләренә озатып куйгач, саубуллашып, инде китеп бара башлаган иде, Салих янына Галия йөгереп килде:
– Сез минем исемне сораган идегез. Минем исемем Галия, – диде.
– Ә мин Салих. Әйдә, дус булабыз, – дип елмаеп, Салих балага кулын сузды. 
– Әйдә, – дип, Галия Салихның олы учына кечкенә кулы белән шап итеп сукты. 
Аларны читтән карап торган Ләйлә бу вакытта бик бәхетле иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар