Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зәмирә Рәҗәпова: «Табибка тамчы да үпкәләмәдем»

Дөньяга бала туу – зур могҗиза. Һәм аның белән бәйле бер вакыйга да онытылмый.

Танылган алып баручы, сценарист, режиссер һәм җырчы Зәмирә Рәҗәпова- Куприянова  үзенең өченче тапкыр әни булган чакларын – кызы Камиләне көткән вакытларын искә төшерә.

– Безнең өй салган ел бу. Йорт инде түбә астына керде, эчке эшләргә тотыныр чак җитте. Бүлмәләрне бүләбез: монда – кухня, монда – безнең йокы  бүлмәсе, монда – юыну бүлмәсе, монда... Барысын да санап чыктык. Бер бүлмә артык калды. Мин: «Монысы кунак бүлмәсе булсын», – дим, Макс исә: «Бу – минем кабинет булыр», – ди. 

Уртак бер фикергә килә алмадык. 

Һәм нәкъ шул көннәрдә мин тест ясадым. Ике зәңгәр сызык! 

Каядыр барырга җыена идек. Макс мине инде машинада көтеп утыра. Өйдән чабып диярлек чыктым да, сулышыма кабып:
– Макс, мин теге бүлмәдә нәрсә булачагын беләм! – дим.
– Тагын нәрсә уйлап чыгардың инде? – ди.
– Анда бала бүлмәсе булачак! – дим.
Һәм тестны чыгарып күрсәттем. 
И-и, шатланды инде. 
– Чынмы икән бу? – ди. 

Әле ул чакта туачак сабыйның кыз бала булачагын белмибез. 

Минем өчен ике малайдан соң кыз тууы бигрәк тә зур бәхет булды. 
Бүгенгедәй исемдә: УЗИга бардым. Табиб мине карый-карый өстәл артында утырган шәфкать туташына ниндидер саннар, терминнар саный: фәлән әйбер – 37 сантиметр, фәлән әйбер – нормада, пол – женский...
– Туктагыз, туктагыз, тагын беркат кабатлагыз әле! Кыз дисезме? 
– Әйе, кыз. 

Һәм ул тавыш да үзгәртмичә тагын алга таба санап китте – шактый коры табиб туры килде миңа.
– Ике малайдан соң көткән кыз бит бу!  Белсәгез иде ничек көткәнемне! – дим. 
– Мин сезне аңлыйм, – диде дә, тагын каравын дәвам итте ул. 

Юк, аңа тамчы да үпкәләмәдем. Аларга синең улың туса ни дә, кызың туса  ни – мондый яңалыкны көнгә ничә тапкыр җиткерәләрдер. Синең генә тормышыңда иң зур вакыйга: бер улыңа – 15, икенчесенә 5 яшь булганда,  кызың туа диләр.

Шөкер, Камиләбез инде үсеп килә. Тагын бер артист үсә, диләр күпләр аның турында. Чынлыкта, артист бездә – Данил. Ул җырлый да, музыка да яза, аранжировка да ясый... Бик иҗади кеше! Камилә исә күбрәк аны кабатлый. Аяз да, Данил да аның өчен авторитетлар – ул алар кебек булырга тырыша.  Хәтта алар белән  ярыша, гел беренче буласы килә.  

еркөнне ялдан кайтып төштек тә, аэропорттан чыгабыз. Камилә арттарак Аяз абыйсы белән калды. Ә мин Данилны кочаклап алданрак чыгып киттем. Берзаман ишетәм: бөтен аэропортны яңгыратып Камилә елый. Куркып киттем хәтта.
– Нәрсә булды? – дим борылып.
Аяз:
– Нәрсә булсын, син Данилны кочаклап чыгып киттең бит. Әни мине яратмый, дип елый, – ди. 
Кайчан узар бу ярату өчен ярыш, белмим. Вакытлычадыр дип уйлыйм. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар