Ләйсән картлар йортында табиб булып эшли иде. Ялдан әби-бабайларын сагынып чыкты. Инде балага әйләнеп барган өлкәннәрнең рәхмәтле карашы, мәрхәмәте җанына рәхәтлек бирә кебек иде. Күптән йөрәгендә уелып калган яра да онытылып тора. Шуңа күрә дә эшен ярата ул. Шул көнне директор аңа яңа әби килгәнен хәбәр итте. Ләйсән шул әби белән танышырга китте. Бүлмә ишеген ачып керүгә үк аны танып алды. Әби дә Ләйсәнне күргәч, карашын аска төшерде...
Шул көнне директор аңа яңа әби килгәнен хәбәр итте. Ләйсән шул әби белән танышырга китте. Бүлмә ишеген ачып керүгә үк аны танып алды. Әби дә Ләйсәнне күргәч, карашын аска төшерде… Ләйсәннең яшьлек еллары исенә төште, яралы йөрәге сулкылдап куйды.
Унбиш ел элек Ләйсән әле медицина институтында укый иде. Соңгы курсларда төркемдәше Илнар белән дуслыклары мәхәббәткә әверелде. Өстәвенә, практикага икесен дә бер үк хастаханәгә җибәрделәр. Институтны тәмамлагач та килешү буенча шунда эшләп калырга тиешләр иде. Ләйсән – авыл кызы, Илнар – шәһәр малае. Егетнең сүзләреннән кыз аның әтисе юл фаҗигасендә үлгәнен, әнисе белән икәү генә яшәүләрен белде.
Диплом алганнан соң Илнар Ләйсәнгә тәкъдим ясады. Кыз ризалашты, ләкин күңелендә шик-шөбһә бар иде. Чөнки Илнарның әнисе Рәйсә апа белән танышкан чакта ук, аңа ошамавын сизгән иде. «Әни минем бай кызга өйләнүемне тели», – дип Илнарның бер ычкындырганы да булган иде. Бай дусларының кызлары белән таныштырып караганын да көлеп сөйләгәне булды. Әмма Илнарның Ләйсәнгә булган мәхәббәте көннән-көн арта гына барды.
Рәйсә апа яшьләрнең өйләнешүенә каршы килмәде, әмма булачак киленен дә кочак җәеп каршы алмады. Туйдан соң яшьләр кайнананың фатирында яши башлады. Ләйсәнгә бу ошамаса да, Илнар әнисен ялгыз калдырырга теләмәде.
Аларның көннәре хастаханәдә үтте: бергә эшкә бардылар, бергә кайттылар. Төнге кизүгә калырга да авыр түгел иде Ләйсәнгә. Илнар кочагында йоклау рәхәт булса да, кайнанасы янәшәсендә аңа кыен иде. Ишек ачып өйгә керүгә үк, ул Рәйсә апаның күз карашыннан арына алмады. Сабырлыгы беткәч, Ләйсән Илнарга сөйләде, күчеп китәргә тәкъдим итте. Әмма ире аны ишетергә дә теләмәде: «Игътибар итмә әнигә, холкы шундый инде аның», – дип кенә әйтте.
Өйләнешүләренә ике ел узды, әмма Ләйсән йөккә узмады. Өстәвенә, кайнанасы утка май салып: «Кайчан миңа онык алып кайтасыз инде?» – дип сораша башлады. Тикшеренүләрдән соң Ләйсәннең балага уза алмавы ачыкланды. Илнар моны әнисенә әйткәч, Рәйсә апа килененә карата бөтенләй салкынайды. Хәтта: «Улым, сиңа бала таба торган хатын кирәк», – дип әйтүдән дә тартынмады.
Шул җәйдә Илнар белән Ләйсән диңгезгә ялга җыенганнар иде. Юллама алыр алдыннан авылдан шалтыраттылар: Ләйсәннең әнисе хастаханәгә эләккән. Хатын шунда ук әнисе янына җыенды. Иренә дә авылга бергә кайтырга тәкъдим итте. Илнар риза булган кебек иде, әмма көтмәгәндә кайнанасы«авырып» китте. Мондый «чирләр» белән улын гел үзенә бәйләп тотуын Ләйсән күптән сизә иде. Бу юлы да көлемсерәп кенә куйды да, авылга берүзе кайтып китте.
Ә Рәйсә апа килене чыгып китүгә үк сикереп торып, пирог пешерде. Исәбе дустының кызы Алисәне кунакка чакыру иде. Чибәр, ирдән аерылган хатын. Кич буе Илнарга аны мактап утырды. Илнар түзде-түзде дә, «иртә белән йөгерергә чыгам, иртә ятарга кирәк»,, дип, бүлмәсенә кереп китте. Ә икенче көн иртәсендә йөгерергә чыкканда Алисәне очратты...
Бер айдан Ләйсән шәһәргә кайтты. Илнарның үзгәрүен шунда ук сизде. Тик сәбәбен аңламады. Кичен исә Рәйсә апа барысын да әйтеп салды:
– Син киттең дә иреңне оныттың. Ир-атны озакка ялгыз калдырырга ярамый. Ул инде башка хатын белән чуала башлады. «Мин сиңа бала табып бирәм», – дигән, – диде.
Дөресме? Ләйсән иренә бары тик бер генә сорау бирде. Илнар эндәшмәде. икенче көнне, ире белән кайнанасы эшкә киткәч, әйберләрен җыйды да чыгып китте. Аңа шалтыратучы да, эзләп килүче дә булмады.
Ялдан соң Ләйсән элекке эшенә бармады. Гариза язып китте. Аерылышырга да гариза бирде. Иренең хыянәтен бик авыр кичерде. Шәһәрнең икенче башыннан арендага кечкенә фатир алды. Ике атна елап кына ятты. Әмма яшәргә кирәк иде. Күз яшьләрен сөртеп, эш эзли башлады.
Картлар йортына табиб кирәк дигән белдерүне күргәч, нәкъ менә шунда китте. Юк, табибка эш җитәрлек, башка урынга да урнашырга була иде. Әмма Ләйсән өлкәннәр белән эшләргә теләде. Дөньяны күп күргән, ачысын-төчесен татыган әби-бабайлар янында җылылык табарга теләде. Һәм ул җылыкны тапты. Һәр өлкән аны үз кызы кебек күрә башлады. Ялгыз яшәвен белгәч, әледән-әле киңәшләрен бирделәр.
Ләйсән ипотекага фатир сатып алды. Аны түләр өчен өстәмә керем эзләде һәм массаж курсларын тәмамлады. Клиентлар аның шифалы кулларын бик яратты. Шалтыратып язылучылар да тиз артты. Ләйсән массаж ясап кына да көн итәсен аңлады, әмма эшеннән баш тарта алмады – анда аны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Үзен шулай яратканнарны калдырасы килмәде.
Шулай алты ел узып китте. Чираттагы ялы алдыннан бер әби аңа күңелендә йөрткән сүзләрен әйтеп куйды:
— Синең ялгыз икәнеңне беләм, балам. Минем хатамны кабатлама. Җанга яткан кешене табу җиңел түгел. Ялгыз калма, үзең өчен бала тап син, йә булмаса тәрбиягә ал. Бер нарасыйны бәхетле итсәң, әҗере дә, савабы да бик күп булачак.
Ләйсән елмаеп рәхмәт әйтте, әмма әбинең сүзләре күңелендә калды. Ял буе шул хакта уйланып йөрде. Әмма ялгыз бала үстерү җиңел түгел иде. Әнисе инсульттан соң мантып китә алмады, бакыйлыкка күчте. Эше дә өйдән ерак, баланы карый алырмы? Бу сораулар аның җанын бимазалады.
– Менә шушы инде безнең фәрештәбез, иң мәрхәмәтле табибыбыз, – дип, бүлмәдәшләре Рәйсә апаны табиб белән таныштырырга ашыкты.
Ләйсән, һичнәрсә булмагандай, хәлләрен сорашып чыкты да, үз юлы белән китте.
Шулай да кичкә таба, эш сәгате тәмамланыр алдыннан, Рәйсә апа аның кабинет ишеген шакыды.
– Керергә мөмкинме? – диде ул гаепле тавыш белән.
– Әйдәгез, керегез, – диде Ләйсән. Ул көне буе шушы сөйләшүгә әзерләнгән иде.
Рәйсә апа ике кулын җәеп, үкенеч тулы күзләре белән карады:
– Менә хәзер мин монда. Язмыш бик тиз урынына утырта икән ул. Ул чакта сиңа бик авыр булгандыр ,миңа рәнҗегәнсеңдер. Гафу ит мине...
– Мин сезгә рәнҗемәдем, – диде Ләйсән тыныч кына. – Алдагысын беребез дә белми. Сезнең исән-сау булуыгыз – иң мөһиме.
Рәйсә апа урындыкка утырды да сүзен дәвам итте:
– Мин күпме үкендем инде, кызым. Ул чакта Илнарны бай, шәһәр кызына лаек күрдем. Үзем аны Алисә белән таныштырдым. Бергә булсагыз, бәхетле яшәр идегез, бәлки... Ә мин сезнең араны боздым.
Рәйсә авыр сулап алды:
– Илнар Алисәнең фатирына күченде. Ә ул синең кебек сабыр түгел иде, миңа тиз генә «үз урынымны» күрсәтте. Аларга барыр алдыннан алдан хәбәр итәргә мәҗбүр булдым. Улым да тиз арада аның итәк астына керде. Озакламый алар чит илгә күченде. Башта ике елга бер кайтып йөри иделәр, хәзер инде бөтенләй күренмиләр. Минем оныгым бар, әмма ул безнеңчә сөйләшә дә белми... Менә шулай ялгызым калдым. Авырып хастаханәгә эләктем. Сезгә тәрбия кирәк, ялгыз яши алмассыз дигәч, менә үзем теләп картлар йортына килдем. Тагын кая барыйм?.. Туганнарыма артык йөк буласым килми, алар үзләре дә инде өлкәннәр. Гомеремнең ахырын картлар йортында уздырырмын дип бер дә уйламаган идем. Үкенәм, бик үкенәм. Ләйсәнне рәнҗеттем бит, дим үземә... Гафу ит мине, кызым…
Ләйсән, башын иеп тыңлап торды да, тыныч кына әйтте:
– Мин сезгә рәнҗемим. Язмыш шулай язган…
Шуннан соң алар ешрак сөйләшә башлады. Бер елдан соң Ләйсән элекке кайнанасын үз янына алды. Рәйсә апа аңа бик рәхмәтле иде.
– Син минем өчен килен түгел, кызым инде, – дияргә яратты.
Беркөнне Ләйсән тәрбиягә бала алырга җыенуын сөйләде. Бу хәбәрне ишеткәч, Рәйсә апа сөенеченнән елап җибәрде:
– Ниһаять оныклы булам! – диде ул, Ләйсәннең кулларын кысып.
Шул көннән соң алар бер-берсенә терәк булды. Рәйсә апа элекке үкенечләрен күңеленнән чыгарып, бары тик бүгенгесен кадерләргә өйрәнде. Ләйсәнне кызым дип кенә йөртте, һәр көнне аңа хәер-догасын кылды.
Ләйсән исә күптән күңелендә йөрткән теләген тормышка ашыру өчен тырышты. Документларын җыеп бетерде, комиссия аша узды. Ниһаять көткән көне дә җитте – тәрбиягә кечкенә кыз бала бирделәр.
Кызчыкка Зөһрә дип исем куштылар. Рәйсә апа сөенеченнән елый-елый оныгын кочаклады:
– Менә бит, Ходай үкенечләремне оныттырырлык бүләк килде, – диде ул.
Өй тулы бәхет, көлү авазлары яңгырап торды. Ләйсән күп еллар кичергән ялгызлык хисен дә, яраларын да акрынлап онытты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк