Логотип
Күңелеңә җыйма

«Улымны югалттым, кызымны таптым...»

Хәбирә һәрвакыт улы белән горурланды. Ул көзге каршында басып торган Ризванга ярату күзләре белән карады. Әллә япа-ялгызы үстергәнгә шулай нык яратамы соң улын?! Ире малайга биш яшь булганда ук аларны ташлап китте. «Мин яхшыракка лаек», – диде ул, бай хатынга чыгып киткәндә. Хәбирә, күз яшьләрен эченә йотып, улы өчен яшәргә, аны тәрбияләргә көч тапты.

 

Бар назын Ризванга биреп, ана улын артык иркәләп үстерде бугай. Хәбирә моны улы үсә башлагач аңлады. Никадәр генә әтисе кебек булмасын дип тырышса да, улы да бай тормышка кызыкты. Ә иң мөһиме: ул аны эшләп түгел, ә читтән табу турында хыялланды. «Бай кызга өйләнәм дә, рәхәтләнеп яшим», – дигән сүзләрне улыннан ишеткәндә, Хәбирәнең йөрәге кысылып куя иде. «Улым, бәхетне акчага сатып алып булмый. Аны үз акылың, үз тырышлыгың белән табарга кирәк. Яхшы укы, эш тап, гаилә кор. Ә җиңел килгән байлыкка кызыкма», – дип кат-кат әйтсә дә, улы ишетмәде дә бугай.

Шулай да өйләнер вакыты җиткәч, Хәбирә җиңел сулап куйды. Ризван алып кайткан Зәринәне беренче күрүдән үк яратты: акыллы, сабыр, байлык белән бозылмаганы күренеп тора. Сөйләшә торгач аңлады: кыз урта хәлле гаиләдән. Күңелгә иң һуш килгәне: кыз Ризванны бик ярата иде. Хәбирә күрде: Зәринә улының күзләренә генә карап тора. «Яраткан хатын ирен тәрбияләми калмас, – дип уйлады ул. – Ризван да күкләрдә очып йөргән җиреннән җиргә төшеп, аягында нык басып яши башлар».

Әмма туйны кичектерергә туры килде. Зәринәнең әнисен яман чир алып китте. Әтисенең дә йөрәге түзмәде – ул да озак тормады. Ярты ел эчендә Зәринә тома ятим калды. Хәбирә бу вакытта бик ярдәм итте кызга. Ул аны үз кызыдай кабул итте. Хәтта әнисенең игътибары гел үзенә генә булуына күнеккән улы бераз көнләште дә бугай. Зәринә рәхмәтле иде мондый кайгыртуга. Хәбирәдән рөхсәт сорап, ул аны «әни» дип йөртә башлады.

Институтны тәмамлап, диплом алуга яшьләр өйләнеште. Бик бәхетле иде бу көнне Хәбирә. Яшьләр Хәбирә белән бергә яшәргә булдылар. Фатир арендалау бик чыгымлы, ә Зәринәнең әти-әнисеннән калган фатир башка шәһәрдә иде. Туйдан соң ук Зәринә эшкә урнашып кайтты. Укыганда практика узган компаниясе аны ике куллап кабул итте. Ризван гына озак эш таба алмады. Моңа барыннан да бигрәк Хәбирә борчылды.

– Улым, эшкә керергә кирәк. Син бит гаилә башлыгы, – дип әйтә килде Хәбирә.
– Табып булмый бит әле, – диде Ризван. Тавышында үкенү дә, борчылу да сизелмәде. Хәбирәне бу тагын да ныграк борчыды.
Көннәрдән бер көнне улы кош тоткандай шатланып кайтты. «Мин эш таптым», – диде ул. Хәбирә улын кочаклап ук алды. Әмма бу шатлык озакка бармады. Ул эштән кайтканда аңа ияреп хушбуй исләре дә сеңеп кайта башлады. Ана күңеле нидер сизде, тик һаман улыннан сорарга батырчылык итмәде. Ә Зәринә берни сизмәде – ярату аның күзләрен каплаган иде.

Соңрак улы үзенең җитәкчесе белән чуалуын сизде ана.
– Улым, әтиең хатасын кабатлый күрмә, – дип, җайлап кына әйтергә тырышты.
Әмма улы сүз бирмәде:
– Әни, мин әти түгел! Нигә аның җибәргән хатасын мин дә кабатларга тиеш дип уйлыйсың? Мин башка! Ә сиңа ул уйлардан арыныр өчен психологка йөрергә вакыт, – диде ул дорфа гына.
Бер көнне Зәринә сөенечле хәбәр җиткерде: бала көтәләр икән. Хәбирә бу яңалыкны ишетүгә шатлыгыннан елап җибәрде. Ә Ризванның йөзе караңгыланды. Ана күңеле сызланып куйды.

Бер көнне яшьләр кибеткә чыгып киттеләр дә кире кайтмадылар. Хәбирә шалтыратса да, телефоннар җавап бирмәде. Йөрәге нидер сизенде, өзгәләнде. Һава торышы бозылганлыктан, чыгуларын теләмәгән дә иде, тик «тормышларына кысылып утыра» дип уйларлар дип, бер сүз әйтмәде... Бераздан Зәринәнең телефоныннан шалтыраттылар. Табиб иде ул. Яшьләр юл һәлакәтенә очраган. Ризван җиңелчә генә җәрәхәтләнгән, ә менә Зәринә авыр хәлдә...

Хәбирә хастаханәгә чапты. Зәринә аңына килүгә:
– Ризван кайда? – дип сорады.
– Барысы да яхшы, кызым. Ул өйдә. Бераз авыртынса да, куркыныч түгел, – диде Хәбирә елмаерга тырышып.

Әмма Ризван хатыны янына килмәде. Хәбирә үгетләп тә, ачуланып та карады – бармады.
– Мин дә ул авариядә булдым. Мин дә авыртынам. Ник син мине жәлләмисең соң?! – дип ачуланды гына ул әнисенә.

Икенче көнне чемоданын җыеп чыгып китте.
– Мин башканы яратам. Бу акчаны Зәринәгә тапшырырсың. Ул үз тормышын корсын, – диде Ризван салкын гына.

Хәбирә улына шаккатып карап торды. «Син дә әтиең юлыннан китәсеңме?» – диде ул.
– Әни, ярату дигән хис тә бар бит әле. Мин яраткан кешемне очраттым. Әти дә, күрәсең, шулай иткәндер. Ә син аның бәхетен кичерә алмадың, үзең дә бәхетле була алмадың...
– Чыгып кит! – Хәбирә улына гомерендә беренче тапкыр кычкырды. – Хәзер үк күземнән югал!
Улы чыгып китте. Ишек ябылгач, Хәбирә түзә алмыйча кычкырып елап җибәрде. Бер яктан Зәринәне жәлләсә, икенче яктан үзен дә жәлләде. Карап үстергән балаңнан авыр сүзләр ишетү бик кыен икән ул... «Мин хәзер Зәринәгә кирәк. Ул – минем кызым», – дип, үзен кулга алды.

Хәбирә Зәринәне ялгыз калдырмады. Аны тәрбияләп аякка бастырыр өчен эшеннән ял алды. Аякларына берничә кат операция кирәк булды. Ирен дә, баласын да югалткан ятим яшь хатынга бары тик ярату белән генә ярдәм итәргә мөмкин иде. Хәбирә аңа бар җылысын бирде.
– Әни, син булмасаң, мин үлгән булыр идем, – дип кабатлый иде Зәринә.
Зәринә янына яшь егет Ренат килә башлады. Бергә укыган булганнар, хәзер бер үк компаниядә эшлиләр икән. Хастаханәдән өйгә алып кайтырга да Ренат булышты.
– Мин сезгә кайтырга тиеш түгелдер инде, – дигәч, Хәбирә каты гына җавап бирде: – Син минем кызым. Мин сине беркайчан да ташламам.

Тернәкләнү озак дәвам итте. Ренат һаман килеп йөрде. Хәбирә барысын да күрде. Аның карашы наз белән тулы иде.
– Син Зәринәне яратасыңмы? – дип турыдан-туры сорады беркөн.
– Әйе... Институттан ук ошый иде. Әмма ул Ризванны сайлагач, якын бармадым, – диде егет кызарынып.
– Хәзер Ризван юк инде. Мин каршы түгел. Тик бер шарт: кызымны рәнҗетмә генә, – диде Хәбирә елмаеп.

Зәринә өчен шат иде ул. Ниһаять, юлында лаеклы пар очрады. Тик менә улы гына... Башка тормыш, башка юлны сайлап, соңыннан үкенмәсме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар