Бер ел узды инде, ә мин теге ут сүнгән кичне сагынып яшим. Ышанмассың, ир башым белән утырып еладым бер көнне. Аш бүлмәсендә басып торам, бугазга төер тыгылды, үзеннән- үзе калтырата башлады. Кеше белсә оят.
Бер белмәгән чит кеше белән аралашуның үзенең бер тәме бар шул аның. Ачылып китәсең. Бу кеше серләреңне танышларыңа, якыннарыңа сөйләмәвенә ихлас ышаныпмы, тирәнгә яшеренгән хисләрең, борчуларың белән уртаклашасың кайвакыт. Ул синең тормышыңны белмәгәч, вакыйгаларны да үзара бәйләп, нидер фаразларга, үзе уйлап чыгарган уйдырмаларга бирелергә өлгерми. Сабыр гына тыңлый, аңлый һәм ничек әйтсәң, шулай кабул итә кебек. Асылда ничектер, анысы билгесез. Ләкин чит кешеләр белән аралашуның менә шундый рәхәт бер ягы бар. Шуңа күрә таксистлар да еш кына пассажиры белән иркенләп сөйләшә торгандыр.
Минем дә такси машинасына кереп утыргач, шофер белән арадагы упкын аша ниндидер күпер туа да куя. Гел димим. Кайбер машинадан тиз генә төшеп каласы килгән очраклар да була. Тиешле адреска барып җитмичә котыласы килә кайбер кешедән. Ләкин, бәхетемә, андый кешеләр бик сирәк очрый. Күпчелек 15–20 минутлык юл арасында ярты гомерен, күңел серләрен, сөенечләрен, борчуларын сөйләп ташларга мөмкин. Чит кешеләр белән туган мәзәк әңгәмәләр, гаҗәп фикерләр, җанны актарып алган гыйбрәтле тарихлар коллекциясе зур миндә.
Сүз җебе дә юктан гына ялганып китә бит аның. Тик торганда таксист көзге аша төбәлеп: «Узган ел бездә ут сүнгән иде», – дип сөйли башлады бу юлы. Мин телефон актарган җирдән башымны күтәреп тыңлыйм. Карашыннан тоям, бу кеше үзе өчен бик мөһим әйбер хакында сөйләргә җыена.
– Без Вознесениеда яшибез, йортыбыз ике катлы. Балалар, кияү-киленнәр, үзем дә хатын белән ноутбук, телефоннарга табынган. Ни хәл итәсең... Дөньясы шул. Бөтен эш, бөтен тормыш шул гаджетлар эчендә. Теге көнне ут сүнгәч бөтен гаилә аш бүлмәсенә җыелды. Шәмнәр кабыздык. Тормышыбызда булган кызык-кызык хәлләр искә төшә башлады. Һәркемнең сөйлисе килә. Балалар белән бер-беребезне уздырып хатирәләр белән уртаклаша башладык. Аннары табышмаклар, мәзәкләр әйтешергә керештек. Маңгайга кәгазь ябыштырып, анда язылган сүзне аңлата торган уен бар бит әле. Шуны уйнадык. Безгә бу кич утыру шундый ошады. Ут биргәч тә ике-өч көн шулай җыелып алдык әле. Ә аннары тагын бөтен гаилә элекке тормышына кайтты. Бөтен кеше өйдә, исән-сау, ләкин аш бүлмәсендә җан өшеткеч тынлык. Ашарга төшсәләр дә зомби кебек телефон белән утыралар. Бер ел узды инде, ә мин теге ут сүнгән кичне сагынып яшим. Ышанмассың, ир башым белән утырып еладым бер көнне. Аш бүлмәсендә басып торам, бугазга төер тыгылды, үзеннән- үзе калтырата башлады. Кеше белсә оят.
Әлеге сөйләшүнең нәрсәдән башланганын да, бу абзыйның ачылып китеп бу әйберләрне үземә ник сөйләгәнен дә әйтә алмыйм. Ул минем кемлегемне дә, кайда эшләвемне дә белми. Бары тик әтиләргә хас кайгыртучанлык белән: «Эссе. Төш вакытында урамга чыкмаска тырыш. Кояш сукмасын. Үзеңне сакла», – дип калды. Минем дә тамакка төер утырды. Минем дә бу телефоннарны, ноутбукларны читкә куеп, онытып торасы килә. Шундый ягымлы әтинең иркә кызы буласы килә икән...
Ә сез туганнар, дуслар белән җыелышып еш кич утырасызмы?! Әллә гомергә бер, шушы гаиләдәге кебек ут сүнгәч кенәме? Ә бит кайбер утлар һич көтмәгәндә, уйламаганда гомергә, бөтенләйгә сүнә. Шуны да онытмаска кирәктер бәлки. Бүген туган мөмкинлек иртәгә кабатланмаска мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк