Логотип
Проза

«Төзәтү колониясе»

Сәлим машинадан шундый йөз белән чыкты – әйтерсең аны әбисе белән бабасы янына каникулга алып кайтмадылар, ә катгый режимлы төзәтү колониясенә тапшыралар.

–  Улым кайттыңмы, төзәлергә кайттыңмы? – дип күз кысты аңа бабасы.

Сәлимгә 13 яшь. Озын, ябык, бөкрәебрәк йөри, чәче күзләренә төшкән, колагында –  наушниклар, кулында – телефон. Телефон аның өчен гади әйбер генә түгел, ә шушы дөньяга ачылган тәрәзәсе. Ул аны хәтта кулыннан да төшерми.

Кызы белән киявенең Сәлимнең дөньядан ваз кичеп яшәвеннән зарлануыннан туйган Назыйм абзый, һәрвакыттагыча, берәгәйле итеп бер генә әйтте:

– Каникулга бер айга кайтарыгыз. Кеше ясап бирермен.

Кызы белән кияве көлделәр генә.

– Бабай, хәзер балаларны без түгел, интернет тәрбияли, – диде кияве.

– Сез ялкау булгач, интернет тәрбияли инде. Һәрберегезнең кулында телефон. Ул телефон баланы түгел, сезнең үзегезне тәрбияли, –  диде бабай.

Оныгы янында гөр-гөр килеп Оркыя апа йөрде. Оныгы кайтуына ул инде төрлесеннән пешереп куйган иде: тавык шулпасы да, ак күмәч тә, казан калачы да... Оныкның гына ашауда кайгысы юк, ул телефонын күтәреп, һаман элемтә эзләп йөри иде.

–  Алып кайттыгызмы шәһәр аксөяген? – диде бабай көлемсерәп.

Сәлим колагыннан наушнигын алып: «Исәнме, бабай, исәнме, әби», –  диде дә кабат телефонына чумды.

– Бу шулай телефонга гына карап яши инде сезнең, әйме?

–  Әти, башлама инде кайтмас борын, – диде кызы бераз үпкәләп.

–  Мин әле башламадым, кызым, мин әле карап кына торам. Улым, эзләмә дә, – диде Назыйм абзый оныгына. – Безнең авылда интернет юк, шөкер. Телевизор күрсәтсә дә яхшы әле. Әниеңнәр белән дә телефоннан сөйләшер өчен ындыр артына чыгып басабыз, – дип, бабай оныгын тагын да «тынычландырды».

– Ничек? Бөтенләй интернет юкмы? Узган ел бер таякчык булса да тота иде бит, – диде Сәлим, бөтенләй өметсезлеккә бирелеп.

–  Улым, ике таякчык та юк, бер таякчык та юк, – дип көлде Назыйм абзый.

– Әти, Сәлимне бер айга алып кайттык. Әмма аның белән сөйләштек: аңа күңелсез була башласа, кайтып алырбыз, яме? Балага психологик яра ясап булмый бит инде. Ул үзен кирәксез итеп тоя башлар тагын.

– Ярар, ярар, үзегезнең шәһәр фәлсәфәгезне авылда сөйләп тавык көлдермәгез әле. Нинди психологик яра тагын? Безнең заманда яра велосипедтан егылып төшеп, тездә була торган иде.

– Әти, зинһар. Без аның велосипедын алып кайттык. Әмма бик чапмасын инде, егылып имгәнә күрмәсен.

Назыйм абзый башын гына кагып куйды. Малай кеше ярасыз булмый инде ул. Әмма башында мондый чәч көлтәсе дә булмый.

– Улым, бу башыңны әниеңнәр китү белән кырабыз, яме? Башың суласын бераз.

– Әти, берүк тия күрмә! – дип борчыла ук башлады кызы. – Хәзер шундый озын чәчләр үсмерләр арасында модада икән. Тагын ай ярымнан мәктәпкә барасы бар.

– Сездә инде гел модалар, яралар... Артык акылланып беттегез шул телефоннарыгыз аркасында.

–  Карт, син Сәлимне кайтмас борын куркытма әле. Тимәс, тимәс чәченә. Күрше балаларыннан белешермен әле, интернеты да булыр, – дип сөйләнә башлаган карчыгын Назыйм абзый бик тиз бүлдерде:

–  Юкны сөйләмә, карчык. Интернет юк авылда. Җәйне күреп китәр, ичмасам.

Кияве белән кызы улларына бик жәлләп карый башлаганнар иде, Назыйм абзыйның сүзе кыска булды:

– Бер айга бала – минеке. Кайтып акыл өйрәтеп йөрмәгез дә. Улым белән дуслашырбыз әле менә.

Кияве белән кызы чәйләп алдылар да юлга кузгалдылар. Киткәнче әле Сәлимне ун кат кочакладылар, сүз тыңларга, яхшы ашарга һәм бабай белән бәхәсләшмәскә куштылар. Әтисе исә улының иңеннән кагып:

–  Экраннан ял итәрсең, Сәлим. Считай, син детокста, – диде.

– Бер атнадан кайтып алыгыз. Детокс озак булмый ул, – дип мыгырданды Сәлим һәм әтисе белән әнисенең бу гамәлен хыянәтләр исемлегенә язып куйды. Исләренә төшерер әле менә.

Көннең беренче яртысында ул элеккечә яшәргә тырышты. Ишегалды баскычында утырып элемтә эзләде. Телефонын азатлык факелы кебек, башы өстенә күтәреп ишегалды буйлап йөренде. Сарай өстенә үк менде. Анда беразга гына ике таякчык барлыкка килде килүен. «Мин тәмугта», – дип язып өлгерде ул дустына. Әмма җавап көтеп ала алмады. Сәлим ялгызлыктан елап җибәрә язды.

Назыйм абзый галим шикелле оныгын күзәтеп йөрде.

–  Улым, карале, – диде ул ниһаять. – Телефонны артык җылытып җибәрмә. Үзеңнән күбрәк эшли бит бу.

– Мин ял итәм.

– Нәрсәдән?

–  әктәптән.

– Иртәгәдән дәвалауны башлыйбыз.

– Нинди дәвалауны?

– Телефон авыруыннан…

Икенче көнне сәгать җиде тулып киткәндә, Назыйм абзый оныгын йокысыннан уятты.

– Улым, торабыз!

Сәлим күзен тырнап диярлек ачты.

– Бабай, иртә бит әле.

– Төнлә йокларга кирәк, төне буе телефоныңда уйнап яттың. Менә хәзер тора алмыйсың.

Ун минуттан соң Сәлим аш бүлмәсендә иде инде. Әбисе аңа яңа гына пешкән йомырка, май ягылган икмәк, кара яндырып ясалган чәй әзерләгән иде.

– Бабаң бигрәк иртә уятты әйеме, улым. Ачуланырмын әле. Иртәгә йокларсың, уятмас, улым, – дип сөйли башлаган иде, картының усал карашын сизеп алып, тынып калды. –  Аша, улым, аша, – диде ул.

Кулындагы телефонын Сәлим өстәлгә куйды. Бабай аңа карап алды да печеньедан калган иске калай тартманы алып өстәлгә куйды.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар