Бары тик эчемне бушатасым килә. Гәрчә тарихым гади булса да, проблемалар да юк кебек күренсә дә, мин үземне ниндидер бер чыга алмастай бина эчендә калгандай хис итәм.
Тугыз ел элек – студент чагымда ук кияүгә чыктым. Безнең парда, нигездә, ирем яратты. Мине саклады, яклады, минем өчен хәл итте дисәм дә була, ә мин моны берсүзсез кабул иттем. Ә дөресен әйткәндә, сине яратканда нигә карышып маташырга дип уйладым. Без бер факультетта укыдык. Уртак дуслар, кызыксынулар, бәйрәмнәр... Ул бик акыллы, гыйлемле кеше. Мин аның менә шул гыйлемлеген яраттым да бугай инде. Шулай килеп чыкты инде, планлаштырмаган булсак та (укып бетергәнче балабыз булмаячак дип сөйләшкән дә идек югыйсә), өйләнешеп ун ай узуга, кызыбыз туды. Моңа икебез дә мораль яктан да, матди яктан да бөтенләй әзер түгел идек. Ул чакта әбиемнең өч бүлмәле фатирының бер бүлмәсендә яши идек. Үзең генә булганда кайтасың, ятасың да тагын чыгып китәсең. Бала тугач, тормыш тәртибе тамырдан үзгәрде.
Бала тапканнан соң каты чирләдем. Күкрәгем шеште, югары температура, хәлсезлек... Ирем беренче көннәрдә минем белән утырды, ә аннары аның әтисе килеп: «Бала янында утыру – ирләр эше түгел», – диде. Ирем моңа шундук колак салды. Әле хәлләнеп җитмәсәм дә, ул безне калдырып чыгып китә башлады. «Имтиханнарга әзерләнергә кирәк», – дип әйтә иде. Мин һәрвакыт елак бала белән берүзем калдым. Юк, әби бар иде ярдәм итәргә. Ә мин янымда иремнең дә булуын теләдем. Бала бит икебезнеке дә. Иремнең әледән-әле «яратам» дип әйтүен ишетәсем, тоясым килә иде.
Ә аның яратуы бик сәер иде. Ул бары тик сүздә һәм назда гына чагылды. Әби авырып киткәч, яшәргә минем әниләргә күчтек. Анда ике ел яшәгәч, аның әниләрендә яши башладык. Ул һәрвакыт дуслары янына китәргә тырышты. Аны аңлап була: шау-шу, кечкенә кызыбыз, бертөрле көндәлек тормыш, акчасызлык... Әмма мин дә бит шундый ук хәлдә яшим. Ярый ла ул, җилләнеп, онытылып кайта иде, ә мин көне буе өйдә бала белән. Кәефләнеп кайткач, ирлек бурычын үтәүне таләп итә иде. Ике яраткан кеше арасында булырга тиешле бу рәхәт мизгел тиздән минем өчен авыр йөккә әверелде.
Миндә депрессия башланды. Дусларым белән аралашудан туктадым. Алдымда торган бердәнбер максат: кызымны үстерү һәм тизрәк акча эшли башлау иде. Инглиз телен ныклап өйрәнә башладым. Бөтен буш вакытымны укуга багышладым. Ә ирем моны һич аңламады, ул һәрвакыт минем никадәр сабый, көчсез булуымны аңлатырга тырышты. Мине яратуын, гомумән, миннән башка яши алмавын, минем дә аннан башка тормышым булмаячагын кат-кат әйтеп тора иде. Аңа бу дөньяда мин генә кирәк идем, хәтта бала да кирәк түгел иде.
Аның наз сорап бәйләнүләре газапка әйләнде. Өйдә булса, янымнан да китми. Мин башта боларның барысына да түздем, әмма яратышуларны күралмас җиргә җиткәч, баш тарта башладым. Ә ул мине салкынлыкта гаепләде, «сиңа дәваланырга кирәк», дип әйтә иде. Мин инде фригид булуыма үзем дә ышандым. Чын-чынлап ул чакта дөньядагы бар ир-атның ирлек көчләре бетүен теләдем.
Кызымны балалар бакчасына урнаштыргач, мәктәпкә укытырга бардым. Ул чакта мин бик ябык, үзем дә укучы бала кебек кенә күренгән хатын идем. Мәктәпкә практикага килгән бер студент белән аралашып киттек. Безнең арада ниндидер бер ялкын кабынды кебек. Ул шундый игътибарлы иде, һаман мине кайгыртты. Мондый кайгыртучанлыкны иремнән инде күптән күрмәгән хатын-кыз буларак, башымны югалта яздым. Әмма чикне узмаска көч таптым. Без бик якын дус булып калдык, һәм Ренат миңа депрессиядән чыгарга ярдәм итте. Тормышымның шул чорында психологик яктан терәгем булды дисәм дә алдашмам. Ирем берни дә сизмичә, дуслары белән аралашып йөрде, компьютер уеннарында уйнавын дәвам итте. Ә Ренатка мин гомерем буе рәхмәтле булып калдым.
Мин үз гаилә тормышымны сөйрәдем. Мәктәптән китеп, бер компаниягә тәрҗемәче булып урнаштым, әйбәт хезмәт хакы алып эшли башладым. Ирем дә керемле эштә иде, әмма аннан бәйсез буласым килмәде. Ул һәрвакыт нәрсә белән булса да канәгать түгел иде. Аның өчен мин начар хуҗабикә, җүнсез ана идем. Бары тик сексуаль ихтыяҗы туганда гына мине алиһә урынына күрә иде. Вакытлыча.
Ирем белән без берничә тапкыр аерылыштык, ләкин ул һәрвакыт мине кушылырга күндерде. «Сине генә яратам. Миңа башка беркем кирәкми», – дип, тәгәрәп елаган чаклары да булды. Үзем дә аңлата алмыйм, аңа каршы торырга чын-чынлап көчем җитми иде. Аның белән сүзгә килгәндә, ачуланышканда коточкыч хәлсезлектә калам, үтереп йокым килә башлый. Аггаг соң битарафлыкка дучар булам: тынычлыкта гына калдырсын иде мине дип телим. Кызыбыз да әтисенә ияләшә алмады. Дөресрәге, ул аның тормышының алыштыргысыз өлешенә әверелмәде. Гәрчә кызыбызга 8 яшь тулса да.
Әби вафат булгач, шәһәр үзәгендәге фатиры миңа калды. Эшем яхшы. Мин инде генераль директорның ярдәмчесенә әйләндем. Ирем генә карьера ясый алмады. Мораль яктан да үсмәде. Миңа аның белән күңелсез иде. Интим мөнәсәбәтләребез дә юк дәрәҗәсендә калды, чөнки иремнең кайнар теләге сүрелеп, юкка чыкты. Берзаман ирем өйдә юк чак минем өчен рәхәтрәк булганын аңладым. Ул чакларда җиңел сулап яшәгәнемне аңладым.
Аерылышырга гариза бирдем. Ирем гаризамны кире алырга күпме генә күндерергә тырышса да, бирешмәдем. Аерылышкач, өстемнән тау төшкән кебек булды. Әмма тирә-юньдәгеләр мине «кайгырта» башлады: «Син ялгыз яшәүнең никадәр кыен икәнен беләсеңме?», «Ирсез хатынның абруе юк инде аның», дигән фикерләрне еш ишетә торгач, курку хисе барлыкка килде. Шунда ук ирем дә пәйда булды. Яңадан вәгъдәләр... Бәхетле киләчәгебез турында хыяллар... Үземнең йомшаклыгымны аңласам да, барыбер алдандым.
Без яңадан бергә яши башладык. Ләкин бер айдан барысы да яңадан кабатланды, тик бер аерма белән – миңа инде хәзер барыбер иде. Ул кычкырырга, ачуланырга, нидер ачыкларга тырышырга мөмкин, ә мин бу вакытта бөтенләй башка нәрсә турында уйлап утырам. Мондый битарафлыктан үземә дә куркыныч булып китә. Җитмәсә, эчтә дә ниндидер бер курку барлыкка килә, чөнки: «Син көчсез, үзең берни эшли алмаячаксың, ә мин сине бик яратам, сине беркем дә болай яратмаячак. Миннән башка син югалачаксың» дигән сүзләре еш кабатлана торгач, алар минем аңыма сеңгән иде...
Тагын бер елдан кабат китәргә талпынып карадым. Мине яраткан кеше белән түгел, ә шәхес буларак хөрмәт иткән кеше белән яшисем килә. Нормаль гаилә тормышы белән яшисем, балалар табасым килә, ләкин теге курку һаман да минем белән. Психологка йөрергә киңәш иттеләр. Иремә сиздермичә генә белгечкә йөри башладым. Һәм үземдә үзгәрешләр сизә башладым кебек. Ялгызлыктан куркуны җиңәргә көч табармын төсле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк