Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялгышлык бәһасе (дәвамы)

Рәсим эш буенча бер ресторанга очрашуга килеп керүгә Зөлфияне күреп алды. Аның янәшәсендә бер ир утыра.

(Дәвамы. Башы: Ялгышлык бәһасе )

 Ул Зөлфиянең өстәлдә яткан кулына кагылып ала, алар бәхетле елмаеп нидер сөйләшә. Рәсим алар утырган өстәл янына килде. Адымнары ныклы иде.

– Сәлам!

 

Зөлфия Рәсимне күрүгә, өстенә кайнар су сипкәндәй булды. Ул аңына килгәнче, Артур урыныннан торып, Рәсимгә кул сузды.

– Исәнмесез. Мин Артур. Зөлфиянең группадашы. Менә очрашырга, студент чакларны искә төшерергә булдык. Әйдәгез, безнең янга.

– Рәсим булам. Сөйләшегез, комачауламыйм. Минем монда эш буенча очрашасым бар. Зөлфия, мин соңгарак калам. Өйдә сөйләшербез.

– Ярар, Рәсим, – диде Зөлфия, көч-хәл белән аңына килеп.

– Саубулыгыз, – диде Рәсим, телефоныннан кемгәдер шалтырата-шалтырата китеп барды. Рестораннан чыгып ук китте.

Зөлфия Рәсимнең һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Ул иренә низаг чыгармаганга рәхмәтле иде. Хәер, Рәсим андыйлардан түгел... Ә менә өйдә сөйләшәсе булачак, чөнки ире барысын да аңлады.

– Борчылма, бәгърем. Бу яшерен очрашуларга нокта куярга кирәк иде. Бүген үк миңа кил. Бергә яши башлыйк, – диде Артур.

Зөлфия аңа күз яшьләре аралаш елмайды.

Зөлфия кайтканда өйдә беркем дә юк иде. Бу тынлыктан ул куырылып алды. Куркыныч иде. Ул өй костюмнарын киде дә диванга барып төренеп утырды һәм Рәсимне көтә башлады. Озак та үтмәде, ир кайтты. Коры гына сәлам бирде дә юынырга кереп китте. Аннан соң Зөлфия янына килеп утырды.

– Озакмы? – диде ул тыныч кына.

– Ярты елга якын...

– Син аны яратасыңмы?

Зөлфия җавап бирә алмады. Ул үзе дә белми иде. Ул аңламый: Артур биргән хисләрне яратамы, әллә Артурның үзенме?

– Белмим, Рәсим. Мин буталып беттем...

– Алайса сайла, Зөлфия. Мин сиңа бер атна вакыт бирәм. Болай дәвам итә алмаячагын үзең дә аңлыйсыңдыр. Минем дә горурлыгым бар...

Бу атна Зөлфия өчен тәмуг булды. Ул Артур белән очрашты. Артур аңа алтын таулар вәгъдә итте: «Без бергә булачакбыз, безнең мәхәббәт сыналган, без яңадан башларбыз!» Зөлфия үткәннәрнең сихеренә ышанды. Бер атнадан соң Рәсимгә: «Мин китәм», – диде.

 

Рәсим аны туктатмады. Ялынмады да, ачуланмады да. Хәер, сүксә, кизәнсә, Зөлфиягә җиңелрәк тә булыр иде. «Әллә ул мине бер дә яратмады микән?» – дигән уй да сызып үтте.

– Бәхетле бул!

Чемоданнарын җыеп, ишек төбендә киенә башлаган Зөлфия иренә күтәрелеп карады. Ул ишек яңагына терәлеп баскан, күзләрендә – өметсезлек. Зөлфия шунда гына иренең аны яратып озатуын аңлады. Моны аңлау тагын да авыррак булды.

– Син дә үз бәхетеңне тап. Рәнҗемә миңа, Рәсим.

Дәрт тулы яңа тормыш башта бик рәхәт һәм матур иде. Артур белән рестораннар, театрларга йөрделәр. Яңа хисләр, яңа эмоцияләр. Әмма ярты елдан ук бу якты төсләр уңа башлады. Артурның бөтенләй башка кеше икәнен аңлый башлады Зөлфия. Хыялында йөрткән Артур белән ул бик нык аерыла иде. Хыялындагысы назлы, ярату тулы йөрәкле булса, тормыштагысы – үз-үзен генә яратучы, карьера артыннан куучы, эшеннән башканы күрмәүче кеше иде. Зөлфия аның өчен бары тик вакытлыча уенчык булып чыкты. Артур кәефе булганда гына сөйләште. Бик соң кайтты.

Зөлфия үпкәсен белдерә башласа:

– Син бит минем эшлекле кеше икәнемне белеп килдең. Минем өчен эшем мөһим, Зөлфия. Ишек ябылуга эш турында оныта торган ир түгел мин. Матур тормыш өчен акча кирәк, аңлыйсыңмы? Һәрвакыт игътибар сорама, минем вакытым юк, кайчак моңа хәлем дә калмый, – диде ул. Үпкәләшүләр тавыш күтәреп сөйләшүгә дә күчә башлады.

– Син дә нык үзгәрдең, Зөлфия. Очрашканда барысына риза булган, студент чактагы кебек идең. Ә хәзер зарланудан гына торасың. Мин эшемне ташлап, сине кочаклап кына утыра алмыйм, – диде Артур.

Көннәрнең берсендә исә: «Без синең белән ашыктык бугай. Мин гаилә кешесе түгел», – диде Артур. Зөлфиягә әйберләрен җыясы гына калды.

Зөлфия өчен зур җан ярасы булды бу. Ул елады да елады. Әмма Артурга ялынырга аның горурлыгы кушмады. Юк, аның Артур белән буласы да килми иде бугай. Күңелендә бары үкенеч: гаиләсен, ныклы тормышын, Рәсимне ташлады бит ул. Иллюзияләр өчен бөтен тормышын бозды.

Ярты ел узды. Зөлфия фатир арендалап ялгызы яши. Ә кичләрен ул социаль челтәрләрдә Рәсимнең аккаунтын карый. Аңа шалтыратырга, гафу үтенергә тели, әмма кыюлыгы җитми. «Шалтыратмыйм, хат язам», – дип уйлады ул бер кичтә. Рәсимнең социаль челтәренә керде. Анда яңа фото эленгән иде. Рәсим янәшәсендә мөлаем гына бер кыз. Алар сәяхәттә. «Бәхет» дип язылган фото астына. Рәсимнең күзләрендә элеккеге өметсезлек күренми, анда тынычлык һәм бәхет иде. Шулай да Зөлфия хат язарга булды: «Рәсим, гафу ит мине. Ялгыштым. Синнән башка бик авыр».

Җавап озак көттереп, бер атнадан соң гына килде: «Мин сине гафу иттем, Зөлфия. Инде күптән. Мин хәзер бәхетле. Үткәннәр белән яшәвеңне туктат. Алга гына кара. Бәхетле бул!»

Зөлфиянең яңагы буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште. Югалтты... Мәңгелеккә... Әмма зур сабак алды: кеше яшьлеген сагынып, янындагы бәхетне җилгә очыра ала. Хатирәләр белән яшәү – куркыныч алдау. Ул үткәннәр белән яшәргә мәҗбүр итеп, бүгенге көнеңне, бүгенге бәхетеңне урлый икән. Рәсим белән сигез ел буе төзегән ныклы таш диварны да бер селтәнүдә җимерде. Хәзер әнә ул усал, салкын үкенүләргә әйләнеп куенга керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар