Логотип
Проза

Әни, ышанма сүзләренә!

Хикәя

Илүскә әнисе гел: «Тиздән, улым, сиңа кечкенә бер энекәш алып кайтам. Сине инде хәзердән үк зур кеше – абый итеп, бәләкәчнең яклаучысы итеп күрәм! Ул  да сиңа охшап тәртипле, матур, акыллы малай булыр. Сез гел бергә уйнарсыз, син аны җитәкләп йөрерсең...» – дип әйтә дә, улын кочаклап ала, иркәләп сөя башлый. Кайчак әнисенең күзләре яшьләнеп тә китә. Андый чакларда әтисе: «Әнисе, ул кадәр үк җебемә инде! Илүсне алып кайтканда авызың гел ерык иде бит соң!» – дип, җиңелчә шелтәләп тә ала. Аннары сүзне икенчегә борып: «Әйдә, булмаса, Илүснең энекәшенә исем уйлыйбыз. Кем нинди матур исем табар икән?» – дип, конкурс игълан итә.
Һәм китә, китә исемнәр табу буенча ярыш! 
– Илүскә якын булсын: Илдус! – дип куя әнисе.
– Илнар та бик матур! – ди әтисе.
– Безнең класста Илнар исемле тәртипсез малай бар инде. Андый исем кирәкми! – дип каршы төште Илүс. – Илһам менә әйбәт малай!..
– Әннәсе, ничек уйлыйсың? Ризамы? – дип, әтисе әнисенең түгәрәкләнеп киткән эченнән сак кына сыйпап куя.
– Юк, мин болай гына әйттем бит, – ди Илүс, исем сайлашны уенга әйләндереп.  – Тагын уйлыйк әле.

Нинди генә исемнәр яңгырамый! Илфак, Илсаф, Инсаф, Ислам, Илшат, Ихтыяр, Илдар, Илназ, Илгиз, Илгизәр, Искәндәр...
– Ильяс булсын! – ди әнисе ахырдан, билгеле бер карарга килеп. – Тирән мәгънәле исем! Аллаһ могҗизасы дигәнне аңлата ул. Яңгырашы да матур!

Илүскә дә ошый ул исем. Әнисе – дөньядагы иң кадерле кешесе шул исемне сайлады бит! Нинди булыр икән ул Ильяс атлы малай – их, тизрәк күрәсе иде аны! Абыйсы сыман конгырт күзле, коңгырт чәчле, почык борынлымы? Елакмы? Әллә гел көлеп кенә торырмы?  
Әнисе соңгы вакытта авырый шул. Йөрәк, диләр. Больницаларда да ятып чыкты инде. Әтисе белән икесе генә калган чакларда бигрәк ямансу, күңелсез була иде. Әйтерсең кояш бөтенләй сүнгән. Өйдә гел болытлы көн кебек. Әнисенең авыру диагнозы турында әтисе врач белән бөтенләй әллә нинди тел  әйләнмәс медицина терминнары белән сөйләште, ниләрдер аңлатты. «Бала тугач, сәламәтлеге әйбәтләнеп китәчәк әле», – дип сөйләнде әтисе. 

Ун яшьлек Илүсне ниндидер билгесез курку биләп алды. Әнисе әле больницада гына, ә ул инде үзен япа-ялгыз итеп тоя. Тәрәзәдән елмаеп кул болгап калыр да, шул больницадан мәңге кайтмас кебек тоела. Алай гынамы? Әнисенең чирләвенә туачак энесе генә гаепледер, ул гына бимазалыйдыр сыман. Төннәрен борчылып, әнисе өчен куркып йоклый алмый ята. Ә беркөн әтисе белән больницага баргач: «Әнием! Синсез миңа куркыныч, бигрәк тә кичләрен. Ә син курыкмыйсыңмы?» – дип сорады. «Юк, улым, курыкмыйм. Без бит икәү: Ильяс та минем белән!» – дип елмайгандай итте әнисе, үзе бертуктаусыз Илүснең башыннан сыйпады: «Үскән Илүсем бит син минем!» – дип үбеп алды... Ә күзләре яшьле иде...

Их!.. Могҗиза булып, фәрештәләр каршына чыгып, ни телисең, үтибез, дип торсалар, әнисен, шушы көнне, шушы мизгелне кабат кайтаруларын сорар иде ул! Куллары белән әнисенә чытырдап ябышыр иде дә беркая җибәрмәс иде! Чиренә дә, үлеменә дә каршы торырлык көч табар иде, барыбер җиңәр иде! Туйганчы әнисенең җылы кулларында иркәләнер, «Илүсем» дип йомшак кына әйтүләрен ишетер, аңа сыеныр иде... Юк шул инде, мәңге күрешмәслек җиргә китте әнисе. 

Бала тудыру йорты янында туктаган кара машина... Әнә әнисен кәфенлеккә төреп алып чыгалар... Әтисе елый... Кешеләр елый... Кулларында кызыл канәферләр... Алар кызыл кан булып ак карга сибелә... «Улы туганда җан биргән...», «Исеме үзе теләгәнчә Ильяс булган», «Баласы роддомда икән» дигән сүзләр тонык кына булып ишетелеп, миен көйдереп ала. Илүс, кыш салкынын да тоймыйча, көрт ерып, «Әнием!» дип үкси-үкси, шушы дәһшәтле урыннан качарга теләгәндәй әллә кая йөгерә, кемнәрдер аның артыннан чаба... 

Менә аны машинага утырталар. Юатмакчы булалар. Әнисенең авылына кайтулары икән. Җирләргә... Их!.. Ул бит моңарчы гел әнисе белән кайта иде. Әбисе белән бабасы бу ачы кайгыны ничек күтәрер инде?! Әнисе – аларның яраткан кызы иде бит! Елый-елый күзләре кызарып беткән Илүс шомлы караңгыда таныш авыл урамнарын шәйләде, каерып ачып куелган капка күзенә чалынды. Әбисе-бабасы йорты  тәрәзәләре әйтерсең әнисе күзләре булып төбәлеп карый... Илүс тагын илереп-үрсәләнеп еларга кереште....

...Әнисе үлеп өч ел узгач, Илүснең әтисе ни чарадан бичара икенче хатын алып кайтты. Аңарчы Ильясны әбиләре карады. Үги әни – хәтәр апа! Үзенең улы Әмирне шундук Илүс бүлмәсенә урнаштырды. Ильясны иркәләп, сыйпап, «Улым-улым» дип кенә тора, ә менә Илүскә гел бәйләнә, аңардан гел гаеп таба. Тавышы ук калайга бәргән кебек чыга.  «Малай, дәресеңне тиз генә кара да, баланы уйнат! Син аның абыйсы!» – ди. «Киемнәреңне рәтләп элеп куй әле! Мин хезмәтчең түгел!» – дип җибәрә. Улына тәмле алмалар, мандариннар бирә, ә кызыгып караган Илүскә: «Ильяс өлеше болары!» – дип, тәм-томны каядыр яшереп куя. Их!.. Үз әнисе булсамы!.. «Аша, балам, сиңа дип алып кайттым», – дип сыйлар иде. «Инде зур үскән бәләкәчем минем!» – дип, сөеп уятыр, иркәләп йоклатыр иде...

Ә бер көнне Ильясның туган көнен үткәрергә булдылар. Үги әнисе табын  әзерләде, әтисе туганнарның балалары да әниләре белән кунакка килде. Үзенчә «әниләр һәм бәбиләр» мәҗлесе кебек оештырылган иде. Илүстән берничә яшькә олырак Азат, Камил, Марат, Наилләр... Уенчыклар, төсле рәсемле китаплар, футбол тубы, төсле карандашлар алып килгәннәр. Ә Илүс менә бәләкәй песи баласы күтәреп кайтып керде. Ильясның авызы ерылып китте. И сөенде инде! Песи баласын күтәреп тә карый, сыйпап та ала. Үги әни генә усал итеп карады Илүскә! «Миңа эш арттырып йөрисең инде!» – дип сукранды. Түгәрәк өстәл янында чәй эчеп утырганда, үги әни Ильясны котлап сүз башлады:
– Ильяс улым, Азат абыең кебек тырыш булып үс, Илүс кебек ялкау булма! Камил абыең кебек тәртипле бул, Илүс сыман тыңлаусыз булма! Марат кебек сүз тыңлап үс, Илүс, әнә, әйткәнне дә ишетми! Наил абыең кебек чиста-пөхтә йөр, Илүс сыман урамнан пычракка батып кермә! Әмир абыең кебек тәүфыйклы бул... 

Кунак малайлар да, аларның әниләре дә, һушсыз калып, бу төртмәле сүзләрне эчкә йоттылар. Башкалар алдында баланы шулай кимсетергә ярыймы соң!Табынның яме китте. Ә шундый түбәнсетүләрдән күңеле мөлдерәмә тулган Илүс тавыш-тынсыз гына торды да икенче бүлмәгә кереп югалды. Альбомнан әнисе фотосын табып алып:  

– Әнием! Син гел Ильяс сиңа охшап тәртипле, акыллы, матур булыр дия идең. Мин шундый, әнием! Ышанма сүзләренә! – дип, мендәргә капланып елап җибәрде. Песи баласын кочаклап абыйсы артыннан кергән Ильяс Илүскә елышты.         
           

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар