Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялгышлык бәһасе

Тыныч тормыш кайчак тынны кыса башлый. Бер урында таптанып яшисең кебек. Зөлфиядә дә шулай булды. Әмма бу тыныч тормышның никадәр кадерле булуын ул соңрак, берни үзгәртә алмагач кына аңлады.

– Матурым!

Зөлфия ноутбук экраныннан карашын иренә күчерде. Пальто төймәләрен каптыра-каптыра, ишек төбендә Рәсим басып тора. Ул хәзер тагын бер кат кайчан кайтачагы, нигә тоткарланачагы турында хисап тота. Гадәте шулай. Бергә яшәү дәверендә ул иренең бөтен гадәтләрен өйрәнеп бетергән иде инде.
– Бүген соңрак кайтам, яме. Ел ахыры бит. Финанс хисаплары буенча җыелышны кичкә куйдылар.
– Хәтерлим, матурым. Уңышлар сиңа, – Зөлфия елмайды.

Рәсим дә елмайды. Бу елмаюда ышаныч та, ниндидер бер рәхәт тынычлык бар иде. Ишек ябылды. Өйдә тынлык урнашты. Ике бүлмәле фатир, тиздән түләнеп бетәчәк ипотека, иренең уңышлы карьерасы – Зөлфиянең тормышы идеаль иде. Ә баланы алар бераз соңрак табарга килештеләр. «Үзебез өчен генә яшәп торыйк әле», – диделәр. Бар да яхшы кебек, әмма соңгы вакытта бу тотрыклылык Зөлфияне буа башлады. Тормышы рельслардан барган поезд кебек иде: тукталышлар күптән билгеле, тизлек тә бер үк. Ике арада булган көчле дәрт тә сүнгән, аның урынын хөрмәт алган кебек.

Икенче көнне Зөлфиягә элек бергә укыган группадаш кызы шалтыратты. Институтны тәмамлауга ун ел уңаеннан җыелышырга булганнар.
– Артур да кайта, – диде группадашы. – Ул бит институтны тәмамлауга чит илгә киткән иде. Хәтерлисеңме?
Хәтерлисеңме? Хәтерли, әлбәттә. Артур бит ул! Беренче мәхәббәт. Беренче курсның җылы, җәйге кичләре.

Университет коридорларында качып кына үбешүләр. Зөлфия өчен Артур идеаль егет иде. Алар институтны тәмамлауга өйләнешәчәкбез дип хыялландылар. Әмма укыган чакта ук зур компаниягә эшкә урнашкан Артурга чит илгә стажировкага юллама бирделәр. Егет озак уйлап тормады, тәкъдимне кабул итте.


– Бу бит перспектива. Гомергә бер генә була торган шанс, – диде ул кызга кат-кат аңлатып. – Ике ел тиз узачак ул. Кайтуга өйләнешәбез, яме.

Кыз аны аэропортта озатып калды. Әмма ул инде бергә булмаячакларын аңлаган иде. Артур башта әле шалтыратты, хатлар салды, әмма алар тора-бара сирәгәйде һәм бөтенләй килми башлады. Төннәрен күз яшьләренә буылып елаганда, башка бер ир-атка да гашыйк булмаячакмын, дип, үз-үзенә вәгъдә бирде. Ул түгел, аны ныграк яраткан кешегә кияүгә чыгачак иде ул. Рәсим нәкъ шундый кеше иде. Зөлфияне бәхетле итәр өчен барысын да эшләргә әзер иде егет. Кыз егеттә терәк күрде һәм аның тәкъдимен кабул итте.

Ресторанга элекке төркемдәшләре белән очрашуга барганда, ниндидер бер эчке дулкынлану бар иде, әмма һич тә үзенә хыялга бирелергә, вәсвәсәләнергә ирек бирмәде. «Үткән – беткән», – дип әйтә иде аның әбисе. Үткән – беткән...
Шау-гөр килделәр элекке төркемдәшләр: кочаклашулар, сөйләшүләр, көлешүләр. Хатын-кызлар арасында сүз балаларга күчте. Барысы диярлек балалары белән декрет ялында утыра икән. Зөлфия хәтта бераз уңайсызланып куйды. Читкәрәк китеп иренә шалтыратып алды. Ул инде өйдә иде.


– Син бөтенләй үзгәрмәгәнсең. Шундый ук чибәр Зөлфия.

Арттан килгән тавышка борылып караса, каршында Артур басып тора. Ул соңга калып килгән дә, барысы белән күрешеп алып, Зөлфия каршына килеп баскан. Артур да үзгәрмәгән иде. Чәчләренә бераз чал гына куна башлаган. Күзләре дә элекке кебек янып тора.
– Син дә үзгәрмәгәнсең...

Алар өстәл янына барып утырдылар да сөйләшә башладылар. Бер-берсенең тормышы белән кызыксындылар. Моннан ике ел элек Артур аерылышкан.
– Чын хисләр булмады ул, сине оныта алмадым бугай, – диде Артур, Зөлфиянең күзләренә карап.
– Берничек тә ярдәм итә алмыйм, мин кияүдә һәм бик бәхетле яшим, – диде Зөлфия.
– Ә мин менә бәхетне эштән таптым. Көне-төне эштә, – дип көлеп җибәрде Артур.

Аннан ул аны биергә чакырды. Артур белән якынлыктан хәтта башы әйләнеп китте Зөлфиянең. Һәр күзәнәге белән аның кулларын тойды. Рәсим белән булган тыныч тормышы Артурның кулы тудырган хисләр янында төссезләнеп калды бугай. Әмма Зөлфия үзен тиз кулга алды. «Болай ярамый, Зөлфия, үткән – беткән. Үткәндә ул сине ташлап киткәнен онытма», – диде ул үзенә. Шулай да Артурга телефон номерын «бирмим» дип әйтә алмады. «Дусларча гына», – дип юатты Зөлфия.

Кайткач та озак йоклый алмый ятса да, иртәгәсен бу хисләрдән «айнып» уянган иде. Әмма ике көннән телефонына Артурдан хәбәр килде. Ул аны кафега каһвә эчәргә чакырган иде. «Юк, Зөлфия, син бармыйсың», – дисә дә, кичен эштән соң өйгә түгел, кафега таба атлады…

Атналар узды... Артур белән кафеда утырулар да, Зөлфиянең иренә ялганлавы да ешая башлады: «эштә яңа проект», «киңәшмә», «хисап ахыры»... Артур аны тыңлый белә иде. Рәсим кичләрен финанс базары турында сөйләсә яки тыныч кына телевизор караса, Артур Зөлфиянең һәр сүзен игътибар белән тыңлады, аның күзләре тулы кызыксыну иде. Һәм алар финанс базары турында түгел, бөек хисләр, караган кинолар, укыган китаплар, барган сәяхәтләре турында сөйләделәр.

– Миңа синең янәшәңдә шундый рәхәт. Нәкъ институтта укыган чактагы кебек. Без шул рәхәт чакка кайткан кебек, – диде бер кичне Артур, Зөлфияне машинасына кадәр озата килгәндә һәм аны кочаклап үпте. Зөлфия каршы килмәде. Бу үбешүдә сигез еллык гаилә тормышында җитмәгән кайнарлык, дәрт бар иде. Шул мизгелдән Зөлфия ике дөньяда яши башлады.

Өйдә ул – үрнәк хатын. Рәсимгә иртәнге аш әзерли, кичен киемнәрен үтүкли, финанс базары турында сөйләшә, ә күңеле белән ул Артур янында. Рәсим дә хатынының үзгәргәнен сизми калмады.
– Зөлфия, син соңгы вакытта бик тыныч. Үзеңә ябылдың дип әйтимме соң? Арыдыңмы әллә? Ял алып берәр кая барып кайтырбыз, бәлки. Күптән сәяхәткә чыккан юк, – диде ир, Зөлфиягә кайгыртучан карашын төбәп.

– Әле эштән китә алмыйм, соңрак, яме, – диде Зөлфия. Үзе дә сизмәстән Рәсимнән күзләрен яшерде.
Зөлфия үзен хыянәтче итеп хис итсә дә, Артур биргән хисләрдән баш тарта алмый иде, алар аңа һава кебек кирәк иде. Ул үзен яшьлеккә кайткандай, студент кыздай хис итте.
Барысы да һич көтмәгәндә билгеле булды.

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ialgyslyk-bahasy)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар