Логотип
Күңелеңә җыйма

Яшьлектән килгән мәхәббәт

Ял көннәренә Ания, гадәттәгечә, әнисе янына кайтты. Ялгызы яшәгән әнисенә 80 яшь тулып китте. Ания әнисенең өен җыештырырга, керләрне юып калдырырга өлгерә. Җәй көне исә – бакчасы да бар. Инде күп еллар әнә шулай ике арада йөри ул: атна буе балаларына хезмәт итә, ял көнендә – әнисенә.

Авылга кайткан саен әнисе әйтми калмый:
– Минем янга кайтыр идең, үзеңә бераз җиңелрәк булыр иде, ял күрмисең бит...
– Минем анда эшем, кызым, оныкларым бар бит, әни, – ди авыр сулап Ания. Балалары ансыз яши алмас, аларга ярдәм итәргә кирәк, дип уйлый ул.
– Илһам кайткан әле анда, кызым, – дип әйтеп куйды әнисе сүз арасыннан гына Аниянең бер кайтуында. – Әнисе үлгәч, өйләре буш торды. Ун ел ятим булып торган өй тәрәзәләренең такталарын кубарып атты. Авылда төпләнәсем килә, ди. Сукбай тормышы ялкыта шул кешене. Йөрмәгән җире калмады бит бахырның, күңеле тынычлык эзлидер, мөгаен. Сине дә сорады әле.

Ания йөзенә бер битарафлык чыгарып тыңласа да, яшьлек хатирәләре исенә төшкәч, арыган йөзендә елмаю чаткылары барлыкка килде. Илһам... Балачак мәхәббәте иде. Ания аны үлеп яратты, ә егет аңа игътибар да итмәде. Нинди генә хәйләләр корып караса да, үзеннән өч яшькә зуррак егет аның борынына гына чиертеп китә иде. Мәктәпне тәмамлагач, Илһам шәһәргә укырга китте. Ания исә башка шәһәрне сайлады. Шуннан бирле Илһамны күргәне дә юк иде. Бары аның турында ишетеп кенә торды: институт тәмамлады, өйләнде, аерылды, тагын өйләнде, тагын аерылды һәм Себергә эшкә китте. Гаилә корып, бала мәшәкатенә чумгач, Аниянең дә балачак мәхәббәте каядыр еракта, офыклар арасында күмелеп калды.

Тормыш туктап тормый: кайчак шаулап-гөрләп, кайчак бик тыныч кына, үз көенә ага. Ания техникумны тәмамлады да хисапчы булып эшкә урнашты. Аннан соң Василны очратты. Озак та үтми кызлары Вәсилә туды. Васил малай теләде, әмма Аллаһы Тагалә аларга башка бала бирмәде. Ике көмәне төште, бер баласы үле туды Аниянең. Шушындый бәхетсезлекләрдән соң бердәнбер кызларын бик иркәләп кенә үстерделәр. Мунчала тотып идән юганы, кухняда кайнашканы булмады Вәсиләнең. Нәрсә тели – шуны алып бирделәр. Үзенең ялгышлыгын кызы үсеп җиткәч кенә аңлады Ания, әмма соң иде инде. Терәге булган ире дә өч ел элек кинәт кенә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Бик авыр кичерде иренең үлемен Ания. Кызы янында булса да, үзен бик ялгыз тоя...

Аларга Илһам кич белән килеп керде. Үзгәргән, картайган, чәчләренә чал кунган.

– Ә син һаман шундый ук чибәр, – диде ул Ания белән исәнләшкәндә.
– Ә син менә ялганларга өйрәнгәнсең. Илледән узып барганда яшьлектәге чибәрлекне картаю билгеләре алыштыра башлый инде ул...

Ания Илһам кергәндә кичке эшләрне тәмамлап, өстәл әзерләп йөри иде. Илһамны чәйгә чакырдылар. Аннан соң алар баскыч төбенә чыгып утырдылар да вакыт узганын сизмичә сөйләштеләр дә сөйләштеләр.

Илһам ике хатыны белән дә аерылышуын сөйләде. Ания ирнең хатыннарын хурламавына игътибар итте. Гадәттә, аерылгач, ир белән хатын бер-берсенә пычрак атырга да күп сорап тормый. Илһам ике хатыннан да бернәрсәсез чыгып киткән. Беренче хатыныннан кызы туган. Ул кыз хәзер гаиләсе белән чит илдә яши икән. Икенче хатыны үзе аерылып китәргә теләгән. «Ул гашыйк булды. Гашыйк булган кешегә сүз әйтеп булмый инде», – диде сабыр гына ир. Шуннан Себергә китеп эшләгән. Һәм менә пенсиягә чыккач, туган авылына кайтып төпләнергә уйлаган. «Сагындыра башлады авыл. Аннан соң минем Себердә килмешәк булып картаясым килмәде», – диде ул. Дөрес, әле картаерга уйламый икән, хыялы – төзелеш бригадасы оештыру.

– Нәрсә мин гел үзем турында гына сөйлим соң әле? Син ничек? Тормышларың ничек? Ялгыз калгансың дип ишеткән идем, – дип сораша башлады Илһам.

Бервакытта да кешегә күз яше күрсәтмәгән, зарланмаган Ания сүтелде дә китте нигәдер. Әллә ирнең кайгыртучан тоны шулай тәэсир итте, Ания аңламый да калды.
– Мин ялгыз түгел, Илһам. Гаиләм зур. Кызым, киявем, ике оныгым белән яшәп ятам. Тик шул гаиләдә мин хезмәтче генә бугай, – дип башлады Ания. – Кызым техникумны тәмамлауга кияүгә чыкты. Кияүнең фатиры юк иде, бездә яши башладылар. «Бераз акча җыябыз да ипотека алабыз», – диделәр. Әмма ул акча әлегә кадәр җыелмады бугай. Шулай бергә яшәп калдык. Фатирыбыз иркен анысы – өч бүлмәле. Яшьләр башта «үзебез өчен яшибез», диделәр. Өйгә кайчан кайтасылары килә – шунда кайттылар. Ирем белән үзара гына яшьләрнең койрыкларын сыртка салулары турында сөйләшсәк тә, үзләренә берни әйтмәдек. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты инде: өйдәге бөтен эш минем «изге бурычыма» әйләнде. Башта алар өйгә кайтып кермәделәр. Дүрт елдан соң кызым балага узды. Авырлы дип, тузан да кундырмадык аңа. Аннан Алисәбез туды. Кызымның депрессиясе башландымы, бернәрсәдә гаме булмады. Йоклады да йоклады. Ул чакларда эштән китеп бала карадым. Ирем мине жәлли иде, гел булышты. Бервакытта да сәламәтлегенә зарланмады, ә бер иртән ул уянмады. Бик авыр булды ул чакларда. Тик кайгырып, елап утырырга вакыт булмады. Кияү дә юньләп эшләми иде, акча кирәк. Эшкә чыктым. Көне буе эшлим, кайткач өй, бала мәшәкатьләре. Кызым өйдә торса да, ашарга да пешереп куймый. Оныгым үсәр, балалар бакчасына китәр дә эшкә чыгар, җиңелрәк булыр дип өметләнгән идем, тик... оныгыбызга 3 яшь тулганда, кызым икенче баласына авырга узды. Менә шулай тәгәрмәчтәге тиен кебек чаптым да чаптым. Монда әни бар. Ялларда аның янына кайтырга кирәк.
Оныгым инде мәктәпкә китте, кечесе балалар бакчасына йөри, тик кызым эшләргә теләмәде. Мин иртән кияүне һәм балаларны ашатам, оныкны мәктәпкә кертәм дә эшкә чабам. Кич белән икенче көнгә ашарга пешерәм, оныклар белән шөгыльләнәм, юам, җыештырам. Кызыма «мин яшь түгел инде, үзеңә дә өй эшләре белән шөгыльләнергә вакыт» дип әйтеп карадым. Файдасыз. Балалар белән арый икән.

Кияү дә артык көчәнеп яшәми. Тёща эшли, бар акчасын аларга тота, ашарына пешкән, кайтуына өе җыештырулы. Авылдан суган, бәрәңге килә. Әмма кайтып ярдәм иткәннәре юк. Балалар белән авылда уңайсыз, янәсе. Арыдым, бик арыдым. Үземнең гаебемне дә аңлыйм: ялкау кыз үстергәнмен. Әмма хәзер үткәнне кайтарып булмый. Шуңа кызың гаиләсе белән чит илдә дип әйтүеңә көнләшеп тә куйдым бугай. Яраткан әти һәм бабай булып яшисең. Ерактагы кояш яктырак та, җылырак та бит ул. Ә мин менә – хезмәтче әби.

– Ания, без синең белән берәр нәрсә уйлап табарбыз әле. Яшьләрне тәрбияләргә кирәк, – дип күз кысты аңа ир.

Ә якшәмбе кичен Анияне шәһәргә илтеп куярга үзе тәкъдим итте. Илһам сумкаларны фатирга кадәр кертеште. Ул киткәч, кызы сорап куйды:
– Каян таптың син бу картлачны? Син бит әбигә булышырга кайтасың түгелме соң авылга?

Вәсилә елмаеп бүлмәсенә кереп китте. Алып кайткан әйберләрне урнаштыру аның уена да кереп карамады.
Ә бер айдан... Шимбә иртәсендә аларга Илһам килеп керде. Ания сумкаларын җыеп куйган иде. Ул эндәшми генә аларны машинасына чыгара башлады. Өйдәге хәрәкәткә кызы белән кияве уянып чыкты.

– Нишлисез сез? – диделәр алар йокылары туймаган күзләрен уа-уа.
– Мин күченеп авылга кайтып китәм. Менә Илһам абыегыз белән бергә яшәргә ниятләдек, – диде Ания. Алдан нәрсә әйтергә кирәген уйлап куйса да, ул бик дулкынлана иде. Дулкынлануыннан тирләп чыкты. Бик катгый булырга тырышса да, йөрәге сикерде.
– Әни, нишлисең инде? Ә без? Ә безнең хакта уйладыңмы соң?
– Уйладым, кызым. Моңа кадәр гел сезне генә уйлап яшәдем. Булды, җитте. Сез үзегез яшәп карагыз. Хезмәтче әнисез яшәгән гаиләләр бик күп ул. Кызым, йоклап ятарга гына вакытың булмас анысы. Ярар, җайлашырсыз.
– Ашарга кем пешерәчәк, балалар ачыгып елый башлаячак, – дип ярсыды кызы.
– Әби, кем миңа ашарга пешерә хәзер? Вәсилә бит пешерә белми. Дөресрәге, синең кебек тәмле пешерми, – диде кияве, ялгыш сүз әйтмәдемме дип, хатынына карый-карый.
– Менә өйрәнерсез бергәләп. Бер кеше дә ашарга пешерү буенча институт тәмамламый.
– Әни, оныкларың синсез нишли инде? Син бит аларга кирәк, – диде кызы нәрсә әйтергә белми.
– Мин бит Себергә китмим, кунакка кайтырсыз. Бакчада ярдәм итәргә артык куллар безгә дә комачау итмәс. Юл кешенең юлда булуы хәерле. Без киттек. Сез дә торыгыз. Ботка пешереп куйдым. Суынганчы ашагыз да өй эшләренә тотыныгыз. Исән-сау яшәгез, балалар, – дип Ания чыгып китте. Балалары исә саубуллашырлык хәлдә түгел иде, аптырап калдылар.

Ә машинага чыгып утыруга, Ания елап җибәрде.

– Алдан китәчәгемне кисәтергә кирәк иде миңа... – диде ул Илһамга.
– Юк, син дөрес эшләдең, Ания. Алар сине калырга күндерәчәкләр иде. Мондый адымнарны кисәк кенә эшләргә кирәк, башкача булдыра алмас идең, – диде Илһам.

Алар шулай итеп авылда бергә яши башлады. Ания Илһамның өендә җылылык, ямь булдырды. Иренең куллары алтын иде: озакка сузмый, өйдә бар уңайлыклар булдырылды. Ания сатучы булып эшкә урнашты. Илһам үз бригадасын төзеде. Әнисе дә күршедә генә.

Ә балалары... Кызы ике атна телефонны алмады. Әмма соңыннан биреште, үзе шалтыратты. Алар кунакка кайтып йөри башладылар. Кайткан саен кызының өй эшләрен эшли башлавына сөенде ана. Үзенә дә хөрмәт артканын тойды. Ниһаять, Ания күңеле тыныч булуын аңлады...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар