Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайнанам васыяте

Утыз елдан артык яшәдем кайнана белән. Төчеләнеп, әни белән кыз кебек яшәдек дип әйтә алмыйм. Әмма кара-каршы басып ачуланышканыбыз булмады. Безнең арада күзгә күренмәс ниндидер чик торды. Бу чикне кайнанам үзе куйды. Ул якты дөньядан киткәч кенә мин кайнанамның нинди булганын аңладым.

Айдар белән ярты еллап йөргәч, ул мине әнисе белән таныштырырга алып барды. Дулкынланып кына түгел, куркып бардым. Ә аларның фатирына килеп кергәч, аякларым ук калтырый башлады. Бөтен җирдә пөхтәлек, өстәлдә ап-ак эскәтерт, күз явын алырлык тарелкалар. Сервировкаланган табынны беренче тапкыр шунда күргәнмендер инде. Минем ише авыл баласына кая инде ул елларда пычак-чәнечке белән ашау... Өстенә затлы күлмәк кигән Асия апаның карашы бик җитди иде. Бердәнбер улының игътибарын ничек яулап алганым белән кызыксынгандыр ул. Бәлки: «Моның нәрсәсенә карады икән?» – дип гаҗәпләнгәндер.


Матур гына сөйләшеп чәй эчтек. Асия апа минем белән генә түгел, әти-әниләрем белән дә кызыксынды. Бу сораштыру никадәр дәвам итәр иде икән, «Әни, булды инде», – дип, Айдар мине үз бүлмәсенә әйдәкли башлады.
– Улым, мин синең кем белән бәйләнгәнеңне белергә тиеш. Ул бик лаеклы кыз булырга тиеш, – диде.
Ул сүзләрдән әллә нишләп киттем. Әмма берни әйтмәдем. Айдарны ярата идем. Айдарның да холкы җиңел түгел: кызып китүчән, кирелеге дә бар. Әмма бу минем яратуны бер тамчыга да киметмәде.


Бер айдан соң Айдар миңа тәкъдим ясады.
– Ә әниең ризамы соң?
Әйе диясе урынга мин әнә шундый сорау бирдем.
– Риза, риза, – дип көлде Айдар. – Сине ошаткан.
Өйләнешкәч, кайнанам белән бергә яшәдек. Зур фатирлары булган аркада, читкә чыгарып җибәрергә теләмәде ул улын. Өйрәнгән урынында Айдарга да рәхәт иде бугай. Мин генә борчылдым, әмма Айдар хакына түздем, эндәшмәдем.


Кайнанам беренче көннән үк мине өйрәтә башлады. Аш-суга гына түгел, хәтта кер үтүкләргә дә. Көннән-көн кайнанамның улына бик нык бәйләнгәнен аңладым. Хәер, кайнанам мине генә түгел, улын да өйрәтергә яратты. Айдар исә барысын да тыныч кына кабул итте. Бу инде күптән салынган гадәт, һәм минем аны җимерергә көчем дә, хокукым да юк иде. Ул икебезне дә тәрбияләде шулай. Бары бер генә аерма иде – кайнана улын бик ярата, бар җылысын аңа бирә, ә миңа шул җылының кыйпылчыгын да бирергә теләмәде. Ул үзен һәрвакыт укытучы һәм көндәш итеп тоя иде бугай.


Башта миңа ул игътибарсызлык күрсәтергә тырышкан кебек тоелды. Мине «үз» итмәвен күрсәтүе дип уйладым ул чакта. Кызыбыз тугач, кайнанам миңа бик ярдәм итте. Юк, ул мине әни булуым белән дә котламады, онык алып кайтканга да рәхмәт әйтмәде. Теле белән кайгыртуын ишетмәдем, әмма гамәле белән тойдым мин аны.
Көндезләрен баланы урамга үзе алып чыгып китә иде:
– «Төне буе елады бу бала, йокы күрмәдең, бераз йоклап ал», – дип, коры гына әйтә дә чыгып китә иде.
Әни һәрвакыт үзе ашарга пешерде. Минем үземә генә аш-су тирәсендә кайнашырга ярамый иде. Юк, «ярамый» дигән сүзне ишетмәдем, әмма кухняда ялгызымны гына калдырмады. Һәрвакыт киңәш бирде.


Без шулай да үз оябызны кордык. Кече кызыбыз аллергияле бала булды. Аңа махсус балалар бакчасына йөрергә кирәк иде. Ул бездән еракта. Айдарга бик иртә торып, бала белән иртән үк чыгып китәргә кирәк булды. Кайнанам безгә фатир алырга үзе тәкъдим итте. Алай гына түгел, без яшисе фатирны үзе сайлады, ремонт ясатты. Хәтта мебельләрен дә үзе сайлады. Ике кечкенә бала белән мәш килгән чак иде, моның өчен мин аңа чын-чынлап рәхмәтле генә булдым.


Аерым яши башлагач та, кайнанам атнага ике-өч тапкыр килеп китәргә гадәтләнде. Килгән саен ничектер барысын да күрә һәм үзенең киңәшләрен биреп китә иде:
– Галия, нигә Айдарга зәңгәр күлмәк алдың, ул бит зәңгәр төсне яратмый. Яңа яшькелт килешә...
– Бу шулпаңны озаграк кайнатасы булган. Озак кайнаса, итнең тәме нык чыга...
– Кызларга балалар бакчасына барганда кесәләренә кулъяулык тыгып җибәрмисең бугай. Алар маңканы җиңнәренә сөртергә өйрәнәчәк. Бу бик начар гадәт. Кыз баланы кечкенәдән кулъяулык йөртергә өйрәт...
Ул гел менә шулай мине өйрәтеп яшәде. Юк, тотып әрләгәне булмады. Әмма үзен мине өйрәтергә туган кеше итеп хис итә иде бугай. Минем каршыда Айдарны ачуланганын күргәнем булмады. Улы аның өчен идеал, дип уйлап яшәдем.
Менә шулай утыз ел вакыт узды…


Беркөнне кайнанам без көтмәгәндә үлеп китте. Ул соңгы елларда кан басымы белән интегә иде. Бик еш кына ашыгыч ярдәм машиналары чакырттык, әмма әни безгә күчеп килүдән баш тартты:
– «Үз өемдә – үз көем», – диде.
Кайнана үлгәч, нидер югалттым кебек тоелды. Һәм бу югалту күңелгә авыр таш булып ятты.
Бер көнне ирем нотариус канцеляриясеннән конверт алып кайтып миңа тоттырды.
– Сиңа калдырган, – диде ирем.
– Миңа? Нәрсә соң бу?
– Мирас, – диде Айдар. – Әни сиңа дип язып калдырган.


Аптырап киттем. Кулларым калтырый башлады. Конвертны ачып, документны укып чыктым. Әни шәһәр үзәгендә фатирын миңа бүләк итеп калдырган.
«Нигә миңа?» – иң беренче уем шул булды. Бу хәл башыма сыймады.
Документ янында кечкенә генә язу да бар иде:
«Галия! Улымны шартларсыз гына яратуың өчен рәхмәт. Аның холкы авыр икәнен беләм, әмма аны ташламаячагыңа күңелемнән инанып тынычлап китәм. Бәхетле яшәгез!»


Мин бу кечкенә хатны әллә биш, әллә ун кат укып чыктым. Күземнән ирексездән яшь акты. Ә мин гомерем буе кайнанам мине идеал улына тиң санамый дип уйлап яшәдем. Ә ул әнә, аны хәтта авыр холыклы дип язган. Ә нигә миңа шундый мөнәсәбәттә булган соң ул? Бу соравыма җавап таба алмадым.
Минем янга Айдар килеп утырды.
– Йөзең борчулы. Югыйсә, борчулы булырга тиеш түгел бит, – диде ул.
Мин аңа хатны суздым.
– Әнидән мондый сүзләр көтмәгән идем.
Айдар хатны укып чыгуга көлеп җибәрде:
– Бу минем әни инде. Һәрвакыттагыча үз ролендә.
– Мин берни аңламыйм, Айдар…


– Аңламыйсыңдыр шул. Әни бит ул хисләрен ачып сала торган кеше түгел. Әйе, әни сине башта бик сынады. Яраткан улын алдамыйлармы, хыянәт итмәсләрме дип уйлагандыр. Баштагы мәлләрдә гел безнең мөнәсәбәтләрне сораштырып торды. Ә аннан соң ул гел сине яклады. Әмма моны бервакытта да синең яныңда эшләмәде.
Сиңа ачуланганымны күрсә, җай туры китереп, икебез генә калгач, мине бастырып сүкте:
– «Сине Галия генә түзә ала. Кылтаеп, аны югалта күрмә», – дип әйтә иде гел...
Яратты ул сине.
– Ә нигә син бу хакта миңа әйтмәдең?
– Нәрсә дип әйтим? Сиңа кычкырганым өчен әни мине эт итеп сүгә, дип әйтимме? Бу синең күз алдыңда минем җиңелү иде. Минем җиңелүче буласым килмәде...
– Әни мине көндәше итеп күрә дип яшәдем... Шуңа һәрвакыт сыный дип уйладым...
– Ул сине якын кешесе итеп сынагандыр. Әни өчен син бик кадерле булгансың. Ул мине генә түгел, сине дә яратты. Әмма моны белдерергә, рәхмәтен әйтергә аңа горурлыгы комачау иткәндер. Әни бик горур иде, беләсең. Холкым авыр, әни дөрес әйтә. Моны үзем дә аңлыйм. Әмма бел: мин сине бик яратам, югалтасым килми. Әни үләр вакыты җиткәч тә: «Бу холкыңны үзгәртсәң генә, миннән соң да бәхетле яшәрсең. Тормышыңны җайлап торырга мин булмам, барысы да үзеңнең кулыңда. Галияне генә сакла! Ул синең бәхетең өчен туган бала. Инде хәзер син аны бәхетле итеп яшә», – диде.
Вәгъдә бирәм: сине бәхетле итеп яшәргә тырышам. Бу бит әнинең миңа әйтеп калдырган васыяте...Айдар белән кочаклашып озак сөйләшеп утырдык. Күңелемнән кайнанама рәхмәтле идем. Ул бит безне үзеннән соң тормышта яшәргә әзерләп калдырган...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар