Логотип
Күңелеңә җыйма

«Мине картлар йортына илтегез...»

Булат бабай өчен һәр иртә газаптан башлана. Күптән уянса да, улы белән килене эшкә киткәнче тормый ул, «уралып йөрмим» дип уйлый. Бүлмә ишеген әкрен генә ачып: «Әти, без киттек», – дип, килене көн саен эндәшә, өстәл тутырып ашарга әзерләп калдыра. Әмма менә инде бер елдан артык Булат бабай үзен «артык кашыкка» санап, күңел интегүләре белән яши.

Карчыгы вафат булгач, бик газапланып яшәде Булат карт. Әмма үз йортында, үз почмагында булгач, үзенчә иде әле. Ә хәзер туган нигезеннән аерылуны ул тагын да авыррак кичерде. Кеше почмагы кеше почмагы инде ул, үз балаңныкы булса да. Әле бит тыныч кына яшәп ята иде. Булат карт бакчасын бик ярата иде. Гомере буе агроном булып эшләгән кеше бит ул, бакчасында ниләр генә үстермәде. Көзләрен мул уңыш җыеп ала. Ярдәм итәргә кайткан улына төяп җибәргәннән соң да хәтсез кала әле. Базарга чыгып сатарга гадәтләнеп китте. Акча өчен дә түгел, әрәм булып калмасын дип кенә. Аннан соң шунда үзе кебек картлар белән рәхәтләнеп аралашып кайта. Шунысын ярата иде. Район үзәгенә көн саен автобус йөреп тора, барып-кайтуның бер авырлыгы да юк.

Ә беркөнне автобустан төшүгә үз йортлары тирәсеннән кара багана төтен чыгуын күргәч, йөрәге дерт итеп китте. Догаларын укый-укый, адымнарын тизләтте. Утка ялманып алынган өен күргәч, карт шундук аңын җуеп егылды, җаны да шул утта янып дөрләгәндәй булды. Ул бит шул йортның һәр тактасын үз куллары белән юнып салган, хатыны белән балаларын шул нигезгә алып кайтканнар иде. Аның өчен дөньяда шушы кечкенә йорттан да газизрәк нәрсә юк иде бит. Һәм ул кадерле әйбер көл булып күккә очты...

Булат карт хастаханәдә аңына килде. Инсульт – йөри алмас хәлгә калган. Йортсыз да, сәламәтлексез дә калган картка барысына да күнәргә, иң зур җәза – шәһәргә улы янына күченергә туры килде. Аның өчен махсус бүлмә әзерләсәләр дә, килене белән улы гына түгел, оныгы да аның өчен өзелеп торса да, Булат карт хәтта елмая да алмады. «Соңгы көннәремдә кеше кулына калдырма», дип, Аллаһыдан күпме сорады ул. Ишетмәде микән, аның теләкләре барып җитмәде микән. «Ни өчен, нинди гөнаһларым өчен?» – дип газапланды ул.

Үзен артык йөк итеп хис итү физик авыртудан да авыррак икән. Булат карт көннәр буе тәрәзәгә карап ятты. Тәрәзә каршындагы өрәңге ботаклары җилдә селкенеп, пыялага кагалар – гүя ятим калган авылдагы нигезе әнә шулай тәрәз буена килеп елый, бабайны чакыра. Табиблар: «Әле озак аягына баса алмас», – дигәннәр иде. Әмма картның карары нык булды: кеше кулына калганчы, үлүең хәерле. Аллаһы аның гомерен алмады, димәк, аңа аякка басарга кирәк. Көне буе табиблар күрсәткән гимнастиканы ясарга тырышты, бер минут тик ятарга теләмәде.

Ике айда ул инде аягына баскан иде. Аягында булып, үз көнен үзе күрә башлагач та җаны тынычланмады. Подъезд төбенә чыгып утырырга, өй тирәләрендә йөреп кайтырга гадәтләнде. «Әти, бездән башка бик чыгып йөрмә, кабатлана күрмәсен авыруың», – дип, балалары һаман борчылып торсалар да, аларны тыңламады. Җаның түзеп, ничек көне буе дүрт стена арасында ятмак кирәк?

Подъезд төбендә утырганда үзе кебек авылдан балаларына күченеп килгән бер әби белән сөйләшеп китте. Болай да янган җанына әби гел ут салып торды: «Авылда үз патшалыгың, ичмасам, ә монда яшьләрнең аяк астына уралган чүп кенә. Без аларга кирәкмени инде? Кайчан үләрләр дип уйлап йөриләрдер инде. Карт кешенең кадере юк инде аның...» Бу сүзләр картның йөрәгенә энә булып кадалды. «Минем балалар бик әйбәт, бик кадерләп карыйлар», – дип, балаларын яклый башлый ул. «Чын йөрәктәнмени инде ул, кыланалар гына инде. Үзара сөйләшми калмыйлардыр инде. Минем кияү, әнә әби син гел зарланасың, дип, авызымны ябып куярга ярата. Югыйсә зарланмыйм да, сөйлим генә инде. Карау түгел, тыңлап утырасылары да килми инде...»
Бу әбинең сүзләре дә тәэсир итте, ахрысы, авылын бик сагынды Булат карт. Төннәрен йоклый алмыйча, туган авылының туфрагын, тирес исен, таң алдыннан искән салкынча җилгә кадәр сагынып ятты. Елаган вакытлары да булды. Шәһәрнең тимер-бетон стеналары аның җанын кыса, ул үзен тереләй күмелгән кебек хис итә иде.
Әле кыш үтмәгән иде, ныклы карарга килде ул: картлар йортына күчәргә кирәк. Анда үз ишләрең, ичмасам. Әле, бәлки, бакчалы картлар йорты да булыр. Шунда берәр түтәл ясап булса да юаныр. Нигә әле балаларга салынып ятарга? Алар да үзләренчә генә яши алмый. Берничә көн уйлап йөргәннән соң ниятен улына җиткерде:
– Алмаз улым, – диде ул бер көнне, элеккечә ныклы тавыш белән. – Мине картлар йортына урнаштырыгыз. Сезгә дә, миңа да җиңелрәк булыр. Авылдагы ихатаны сатыгыз, шул акча җитәр әле мине картлар йортына урнаштырырга.

Улы белән килене моны ишетеп ашаган җирләреннән сүзсез туктап калдылар. Беренче булып аңына килене килде:
– Әти, нәрсә сөйлисең? Үпкәләдеңме әллә берәр нәрсәгә?
– Юк, юк, килен, рәхмәттән башка бер сүзем юк. Бик әйбәт карыйсыз. Җан көеге буласым килми.
– Әткәй, кем әле сиңа җан көеге дип әйтә? – улының тавышы хәтта ачулы иде. – Булмастай белән башыңны катырма. Җылы урының бар, Ландыш барысын да карап, әзерләп кенә тора. Тагын ни җитми сиңа?
– Рәхмәт кенә, балалар. Минем сезгә бер үпкәм дә юк. Рәхмәт кенә. Әмма ничек күрәләтә таш стена арасында сезгә йөк булып ятыйм инде? Нигеземне, бакчамны сагынам. Өй төзи алмыйм инде, әмма бакчасы булган картлар йорты табып, шунда урнаштырыгыз мине.
– Әткәй, җүләр уйлар уйлама да. Гомерең буе бил бөктең инде. Ял ит рәхәтләнеп. Без сине беркая да җибәрмибез дә, урнаштырмыйбыз да.
Улы өстәл яныннан ук торып китте. Бу сөйләшү шуның белән туктады. Әмма килене белән улы кичләрен үзара пыш-пыш кына килеп сөйләшә башладылар. «Балалар миннән туйдылар», дигән нәтиҗәгә килде карт. Ялларда да өйдә тормыйлар, каядыр йөри башладылар. «Минем янда торасылары да килми, карт кеше белән кызыкмыни инде ул», – дип уфтанды карт. Үзен тагын да артыграк итеп тоя башлады.
Картлар йорты турында ул тагын берничә тапкыр әйтеп карады, әмма улы аңа усал итеп кенә җавап кайтарды. «Әллә үзем эзләргә тотыныйм микән?» – дип, киосктан газеталар да алгалады. Белдерүләрдә юк микән дип эзләнде. Әмма аны беркайда да көтмиләр иде. Шулай итеп озын җәйләр узды. Булат карт күзгә күренеп картая ук башлады.

– Балалар, зинһар өчен, илтегез мине картлар йортына, җанымны бимазаламагыз, – дип, беркөнне ул елап ук җибәрде.
– Ну, әти, чистый җанны ашадың, икенче атнага илтербез алайса, – дип, улы бүлмәсенә үк кереп китте.

Булат карт әллә нишләп китте. «Бик тиз генә хәл иттеләр дә куйдылар. Менә бит, нык туйдырганмын икән шул, дөрес уйлаганмын», дип уйлады ул. Ул картлар йортының бакчасы гына булса ярый инде дип теләде. Улыннан да, килененнән дә бу хакта сорарга базмады.

Икенче атна ялын Булат карт үлем хөкемен көткән кебек көтте нигәдер. Югыйсә үзе теләде бит, үзе сорады. Ә хәзер менә күңелендә хәтта ниндидер бер үпкә шытып килә сыман. Иртәгә китәсе дигән көнне дә ул төне буена күз йоммыйча, караңгылыкка карап ятты. Теге шыта башлаган үпкәне ничек тә туктатырга тырышты. «Үпкәләми генә кит, яшьләргә ирек бир, үз бәхетләрен корсыннар», – дип үгетләде ул күңелен. Яшьләрнең үзе белән картлар йорты турында сөйләшмәвенә хәтере калды.

Яшьләр торганчы ук Булат карт сумкаларын җыеп куйган иде инде. Өйдәге тынлык шулкадәр авыр иде ки, иртәнге ашны ашаганда хәтта кашыкның тәлинкәгә тигән тавышы да йөрәккә чәнчеп куйды.
– Соңга калмыйк, – диде улы коры гына.
Булат карт сумкасын кулына алды. Менә гомеренең ахырында бер төенчекле юлчыга әйләнде дә калды ул. «Балалар, рәхмәт сезгә, миңа үпкәләп, гаеп итеп калмагыз. Мин сездән риза-бәхил», – диде бабай. Аның күз яшьләре ага иде.
– Әти, әле барасы юл бар. Соңрак хушлашырбыз, яме? Мин дә сезнең белән барам, – диде килене.
– Әти, әзерме? – дип сорады Алмаз. Аның тавышында ниндидер кырыслык, хәтта каушау бар иде. Әтисеннән күзен яшереп, идәнгә карап торган килеш.
– Әзер, улым. Барыйк инде, – диде карт, җанын учка кысып.
Машинага утырып шәһәр урамнары аша юлга чыктылар. Машина эчендәге тынлыкны бары тик мотор гөжләве генә бүлә. Булат карт тәрәзәгә капланды. Аның өчен бу юл – соңгы юл кебек иде. Ул үзенең яраткан авылын, бакчасын, янгыннан соң калган кара күмерләрне күз алдына китерде. «Нишләп кенә шул янгында үзем дә калмадым икән? Картлар йортында чит кешеләр арасында үлем көтеп ятудан да куркынычрак нәрсә бармы икән бу дөньяда?» – дип уйлады ул. Битеннән күз яшьләре тәгәрәп төште, карт аны яшереп кенә җиңе белән сөртеп алды.
Алмаз рульгә нык ябышкан, кул буыннары агарынган. Ландыш та тәрәзәгә карый, аның да иреннәре кысылган. Булат карт бу тынлыкны: «Аталарын читкә илтеп ташлау җиңел түгелдер», – дип аңлатты үз-үзенә. Тик кире чигенергә юл юк иде.
Машина шәһәр читенә чыккач, юл таныш якларга борылды. Булат карт сискәнеп киткәндәй куйды. «Картлар йорты авылга якын микән әллә? дип уйлап куйды. Бәлки, авылдашлар да очрар әле. Башын күпме генә ватса да, картлар йортына киткән авылдашын «тапмады». Бәхетлеләр! Барысы да үз нигезләрендә бәхетле гомер көзләрен уздыра...

Юл тагын да танышрак була барды. Менә – зират янындагы имәннәр, менә – чишмә буе. Булат картның йөрәге еш-еш тибә башлады. Туктаусыз күзеннән яшьләр акты. «Сагынудан гына саташамдыр, – дип уйлады ул. – Нинди авыл юлы булсын инде бу?»
Машина Булат картның янган нигез каршысына килеп туктады. Алмаз машинадан атылып чыгып, капканы ачты.
– Әти, килеп җиттек! Чык! – диде ул, тавышы дулкынланудан калтырап.
Булат бабай машинадан чыга алмый интекте. Аның каршында – янган көл өеме урынында – буралган, зәңгәр тәрәзә кашагалары булган йорт тора иде. Ишегалдында такталар, бүрәнәләр аунап ята.
– Бу... бу нәрсә, улым? – дип сорады карт. Аның тавышы бик әкрен, калтырап кына чыкты.
– Бу синең «картлар йортың», әти! – дип, Алмаз атасын кочаклап алды. – Синең авылдан башка яши алмавыңны белдек. Шуңа күрә ихатаны сатмадык, ә хәлдән килгәнчә кечкенә генә өй салдык. Сиңа сюрприз ясыйсыбыз килде. Бөтен төзү эшләрен тәмамлагач кына алып кайтмакчы идек тә, җанга тидең бит. Бергәләп төзеп бетерәбез инде хәзер.
– Улыкаем! – дип, карт улын кочаклап ук алды.
Ландыш та кайнатасын кочаклап алды:
– Әти, гафу ит инде безне, борчуга салдык сине, тик без сине беркая җибәрергә уйламадык та. Синең ихатаңны торгызу башта ук уебызда бар иде. Алмаз туган-үскән нигезен ничек ташласын инде...
– Рәхмәт, балакайларым. Мине куандырган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне куандырсын.
Булат карт бала кебек елый иде. Яңа өй бусагасын атлап кергәндә, ул үзен яңадан тугандай хис итте. Шул ук вакытта балаларыннан оялды: начар уйлады бит алар турында. Чәй эчкәндә барысын да сөйләп, кат-кат гафу үтенде. Карт бу минутларда бик бәхетле иде. Картлыкның иң зур фаҗигасе – кирәксез булуыңны тою булса, иң зур бәхете – балаларыңның җан сагышыңны ишетүе икән...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укып бетергәнче йөрәгем үз урынында түгел иде. Аллага шөкер автор матур төгәлләде хикәяне.

    Хәзер укыйлар