Талиянең иренең кырыгы гына узган иде. Беркөнне алар ишеген бер чибәр генә ханым шакыды. – Хәерле көн! – дип елмайды ул кызыл иреннәре белән. – Сез бит Рәис Галиевичның тол хатыны?
– Әйе, – диде Талия аптырабрак. Кемгә кирәк булыр ул? – Ә сез кем буласыз?
– Минме?.. – Кунак хатын серле генә елмайды. – Мин – Лилия. Мәрхүм ирегез мине кайчандыр Лилечка дип йөртә иде. Сезгә гозерем бар иде, өйгә чакырасызмы соң?
– Әйе-әйе, әлбәттә, – дип ишекне киңрәк ачты Талия. Үзе елмайса да, йөрәге никтер шомланып куйды.
– Сез, димәк, Талия Котдусовна. Күптән сезне күрәсем килгән иде. Нинди була микән ул ире артында гына яшәгән, бер көн дә эшләп карамаган гомерлек хуҗабикә хатын, дип уйлый идем. Сез менә шундый икән...
– Күреп торасыз: ике мөгезле дә, койрыклы да түгелмен, – диде Талия, кунакның чәнечкеле сүзләрен уенга борырга тырышып. – Ә сез, аңлавымча, иремнең элеккеге сөяркәсе, шулаймы?
Кунак хуҗабикә хатыннан мондый ук кыюлык көтмәгән иде. Бераз югалып та калды кебек.
– Ә сез аны ничек аңладыгыз? – дип, горур кыяфәт чыгарырга тырышты ул.
– Ишек ачуга үзегез әйттегез бит. Оныттыгызмы? Ирем очраган бер хатынга «Лилечка» дип эндәшеп йөрмәгәндер, шәт...
– Ләкин мин аның сөяркәсе генә түгел, аның кызының әнисе дә...
– Кызыгыз? Рәиснең кызы бармы? – Талия кунак каршындагы кәнәфәгә барып утырды. – Бик сәер килеп чыга бит әле бу...
– Монда бер сәерлек тә юк. Ир белән хатын бер-берсен ярата икән, ул яратышудан бала туарга мөмкинлеген сезгә аңлатып торасы юктыр, мөгаен. Һәр ирнең читтә баласы булырга мөмкин, уйлап карасаң, – дип, кунак хатын мыскыллы гына елмаеп куйды.
– Әйе, әйе, дөрес әйтәсез, һәр ирнеке булырга мөмкин, әмма Рәиснеке генә түгел.
– Ник сез карьера уңышына ирешкән, күп акча эшләгән ирегезнең гомер буе әүлия булып йөрүенә ышанып яшәмәгәнсездер бит? Андый ук ахмакка охшамагансыз да.
– Әүлия үк булмагандыр, анысы миңа билгесез. Бер генә нәрсә әйтә алам: өенә кайтмый йөргәне булмады. Хәер, нигә әле мин сезнең алда хисап тотам?
– Ярый, анысы минем эш тә түгел. Әмма шунысы хак: аның кызын мин тәрбияләп үстерәм.
– Бу мөмкин түгел, – диде Талия катгый тавыш белән. – Рәистә нәселен дәвам итү сәләте юк иде. Без күп тапкырлар тикшерендек. Балабыз булмау сәбәбе бары анда гына иде. Бу сүзләрне медицина кәгазьләре дә раслый ала.
– Кәгазь раслыйдыр, – дип көлде генә кунак хатын. – Кәгазь барысын да күтәрә. Рәис тә моннан 20 ел элек миңа шулай дип әйткән иде, ышанмады. Ул чакта ачуланышкан да идек. Ул ачуланышу безнең араларны салкынайтты һәм аерылыштык. Аның кызын мин ялгызым тәрбияләп үстердем. Әмма ул бит песи баласы түгел. Кызым тамырларын, әтисен белергә хаклы. Аның әтисенең мирасына да хакы бар.
Талия эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, елмаеп куйды.
– Хәзер ничек расларга уйлыйсыз инде? – диде ул хәйләкәр генә.
– Аны ДНК анализы бик тиз раслар, борчылмагыз. Безгә бары биоматериал гына кирәк. ДНК нәтиҗәсе кызымның ирегезнең бердәнбер мирасчысы булуын күрсәтер. Сезнең балагыз булмагач, кызым бердәнбер баласы бит инде.
– Ә ник кызыгыз килмәде соң? 20 яшь икән бит инде. Инде барысын да аңлап, үзе дә йөрерлек.
– Мин башта сезнең белән үзем генә сөйләшергә булдым. Нигә әле алдан аны борчырга? Ул әле атасының кем икәнен белми дә. Сөйләмәдем әле.
– Кызык... Балагызга сөйләмичә генә барыбер эш йөртеп булмаячак.
– Ник эш йөртү? Мин гаделлек эзләп йөрим: ирегезнең мөлкәтенең яртысы кызымныкы булырга тиеш. Раслау булгач, судка бирәчәкбез. Минем сезгә шул хакта гына хәбәр итәсем килгән иде.
– Ярар соң, – диде Талия елмаюын дәвам итеп. – Бу бит әле минем өчен бик яхшы булып чыга. Сез һәм сезнең кызыгыз – минем коткаручым.
– Аңламадым?
–– Бернәрсә дә белмисез шул сез. Ә мин менә сезне яныма Ходай үзе җибәрде дип сөенәм. Кызыгызны иремнең баласы итеп шәхсән бүген үк танырга әзер.
– Нишләп әле сез моңа шатланасыз? – Кунак хатын каушап калгандай булды.
– Эш шунда, – дип, сер сөйләгәндәй бик тыныч һәм әкрен генә сөйли башлады Талия. – Рәис кинәт кенә йөрәк өянәгеннән үлеп киткәч, мин аның финанс документларын актардым. Финанс директоры булып эшләгәндә, ул төзелеш компаниясе аша бик күп шикле эшләр башкарган һәм миллионнарча бурычка баткан булган. Миңа сиздерми генә ул акчаларны түләп барган. Рәис үлеп киткәч, коллекторлар мине тинтерәтә башлады. Көне-төне ишек төбемнән китмәделәр. Бурычын түләр өчен бер фатирыбызны саттым, монысы да банкта залогта. Хәзер пенсиямнән күпмедер алып калалар. Шуңа шатлануымның сәбәбен аңлыйсыз инде: бергәләп түләр идек тә, миңа җиңелрәк булыр иде. Үземне уйлап сөенәм инде. Миңа бит яшәргә кирәк.
– Туктагыз, нәрсә сөйлисез сез? Нинди бурычлар? – Кунак хатынның күзләре шар булган иде.
– Менә шулай. Бурыч бик зур суммада. Икәүләп түли башласак, бәлки, сез пенсиягә чыкканчы түләп бетерә алырбыз. Әйдәгез, мин сезгә Рәиснең киемнәрен бирәм, тизрәк ул биоматериалны табыгыз да тизрәк ДНК анализы ясатыгызчы. Үтенәм сездән! Әлегә адресыгызны һәм телефон номерыгызны бирегезче, коллектор хезмәтенә тапшыра торам. Сездән дә таләп итсеннәр.
– Ни өчен бездән?
– Бәй, үзегез әйтәсез бит «кызым – бердәнбер мирасчы» дип. Ә мин иремнең мирасыннан кызыгыз файдасына баш тартырга да риза.
– Юк, юк! – Кунак хатын корт чаккандай кәнәфидән сикереп үк торды. – Мин ялгышканмын икән. Әле сез сөйләгәндә исемә төште. Рәис белән очрашканда башка бер кеше белән дә очрашкан идем. Кызым – аның баласы. Ничек инде кысыр ирдән бала табып булсын? Аннан соң ирегезне мин берничә тапкыр гына күрдем. Очраклы гына очрашу иде ул. Вот мин җүләр, шуны аңламаганмын. Онытыгыз мине дә, бу очрашуны да. Сау булыгыз!
Кунак хатын тиз-тиз генә аяк киемен киде дә ишектән атылып ук чыгып китте. Талия канәгать елмаеп куйды. Яхшыга гына хуҗа табыла шул ул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк