– Бу нәрсә? – Телефон өчен кунакханә.
Ахыры. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/tozatu-koloniiase
– Бу нәрсә?
– Телефон өчен кунакханә.
– Аңламадым.
– Телефоның иртәнге аштан соң төшке ашка кадәр монда ял итәр. Аннары бер сәгатькә очрашу. Аннары янә кичкә кадәр тартмада ятачак.
– Бабай, син чынлапмы?
– Мин шаяртмыйм, улым.
– Ә миңа элемтәдә булырга кирәк, бабай.
– Кем белән? Президент беләнме? Әниең безнең номерны белә. Кирәк булса, шалтыратыр. Әнә Мияубикә бөтенләй телефонсыз яши һәм зарланмый, – дип көлде Назыйм абзый.
Сәлим бәхәсләшеп карады әле, әмма нәтиҗәсе булмады. Бабай учын сузды.
– Бир әле монда шул пыяла дустыңны. Курыкма. Төшке ашка урамга чыгарып уйнатырбыз.
Шулай итеп яңа тормыш башланды. Башта Сәлим телефонсыз үләм дип уйлады, аңа һаман нидер җитмәде.
Бабасы аңа перчатка белән лейка тоттырды. Алар төшке ашка кадәр бакчада эшләде. Бабасы Сәлимгә кыяр өзеп бирде. Аны юмыйча да ашарга була икән бит! Назыйм абзый оныгына аяк киемен салып, яланаяк йөрергә кушты. Башта куркып кына җиргә баскан Сәлимгә бу бик ошады. Аяк астындагы җир җылы, дымлы һәм рәхәт иде.
Дөрес, кичен черкиләр азаплады.
– Болар, улым, җирле салым инспекциясе. Рәхәт табигатьтә булганың өчен каның белән түлисең, – дип көлде бабасы.
Икенче көнне алар койма төзәттеләр. Сәлим тактаны тотып торды, бабай кадак какты. Аннары бабасы аңа пычкы тоттырып, такта башы кисәргә өйрәтте. Кызык икән бит! Әле җитмәсә, бабасы кызыклы-кызыклы вакыйгалар сөйләп көлдерде.
Төшке аш вакытларында Сәлимгә чынлап та теге калай тартмадан телефонын тоттырды бабасы. Башта ул аңа ач кеше кебек ябышты. Нидер күрми калган кебек тоела иде аңа. Сарай түбәсенә утырып тизрәк социаль челтәрләрне актарды. Ләкин акрынлап бер нәрсәгә игътибар итте: ул булмаган арада дөньяда берни дә булмый икән. Шул ук мемнар, шул ук кыска видеолар... Болар Сәлимгә хәтта кызык булмый башлады. Әнә бабасы: «Иске сарайны сүтеп, яңаны төзибез», – диде. Менә бу кызык, ичмасам! Сәлим моңа кадәр: «Мин кулым белән берни эшли белмим, миннән эш чыкмый», – дип уйлый иде. Белә икән бит! Моңа кадәр аңа кадак кагарга кушмаганнар гына.
Сарай ясаганчы, бабасы аны авылларыннан ерак түгел урнашкан күлгә алып барды. Сәлим башта: «Мондый пычрак күлләрдә йөзәргә ярамый, диңгездә генә чиста», – дип караган иде. Бабасының: «Авылдан пычрак әйбер булмый ул. Әйдә, йөзәбез!» – диюе шикләрне юды да төшерде. Сәлим башта аяк астындагы ләмнән җирәнеп, сак кына керде. Аннары чумды. Рәхәт иде!
Беренче атна ахырына Сәлим төшке аш вакытында телефонын алмый да башлады. Аны түтәлләр һәм төзелеп бетмәгән сарай көтә иде. Анда эшләгәннән соң, су керергә барачаклар. Ә кичләрен бабасы белән балык тотарга йөри башладылар. Сәлимгә балык тоту шундый ошады, ул бабасына иртән торып балыкка йөрергә тәкъдим итте. «Тора алсаң», – дип көлгән иде бабасы. Икенче көнне Назыйм абзый оныгының «Бабай!» дип эндәшүенә күзләрен ачты.
Сәлим өчен быелгы җәйнең тагын бер ачышы – кулларны юмыйча да көлдән корымлы бәрәңге алып ашап була икән бит. Авызны пешерә-пешерә көлдә пешкән бәрәңге ашау бик ошады инде Сәлимгә. Шәһәрдәге «картошка фри» бер кырыйда торсын.
Бабай белән онык шундый нык дуслаштылар, көне буе бер минутка да Назыйм абзый яныннан китмәде Сәлим. Аңа бабасы янында кызык иде, бабасы аны гел көлдерде.
– Бабай, – дип сорады беркөнне күңелендә күптән йөрткән соравын Сәлим, – ә син нигә телефонны яратмыйсың?
– Мин аны хөрмәт итәм. Ләкин кешенең аның эчендә яшәвен, ә җәйнең аның яныннан сизелмичә үтеп китүен яратмыйм.
– Ә анда дуслар булса?
– Дуслар дисең инде алайса... – дип уйга калды Назыйм абзый. – Әйдә, киләсе елга дусларыңны да алып кайт. Эш табармын мин сезгә.
– О, бабай, бу шәп булачак! – дип хыялый елмайды Сәлим.
– Әйдә, улым, дусларыңны да шаккатырыйк әле. Авылда яңа мода диярсең – чәчеңне алыйк. Андый прическа синдә генә булачак.
Сәлим чәчләрен сыпырып алды:
– Әйдә, бабай, чәчемне ал алайса!
Сәлимнең әти-әнисе бер ай көтә алмады, өченче атна ахырынында кайтып җитте. Әнисе машинадан чыкты да Сәлимне күреп катып калды. Кояшта кара чутыр булып янган, чәчсез, тезләре сыдырылып беткән, бабасының иске кепкасын кигән бәхетле елмаюлы Сәлим басып тора иде.
– Улым?
– Әни, сәлам! Мин кадак кагарга, такта кисәргә, хәтта утын ярырга өйрәндем. Бабай минем белән горурлана, «Кеше булдың инде», – ди.
Кызы Назыйм абзыйга карады.
– Кызым, онык молодец. Аңа бераз гына игътибар җитмәгән булган, – дип елмайды Назыйм абзый.
Әниләрен аптырашта калдырып, Сәлим бабасы белән әбисе янында тагын ике атнага калдыруларын сорады. Бабасы әле аңа: «Тагын серләр ачармын», – диде, ә әбисенең казан күмәче шундый тәмле, әнисе андыйны пешерә белми дә.
Телефонны Сәлим ташламады үзе. Ул бөтен нәрсәне фото-видеога төшерә башлады: тавыкларны, мәчене, күлне, балта тоткан бабасын, мич буенда кайнашкан әбисен. Ел буе социаль челтәрләре өчен контент булачак бу! Дуслары көнләшеп үләчәк. Ә киләсе елга ул дусларын да бабасы белән әбисе янына алып кайтачак.
Авылдан киткәндә, Сәлим шундый озын, рәхәт җәй үткәргәнен аңлап алды, һәм ул җәй шундый төрле иде. Киләсе елга ул тагын кайтачак. Бабасы белән әбисе генә каршы алсын. Авылда тормыш бик күңелле икән бит телефон калай банкада булганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк