Логотип
Күңелеңә җыйма

Иреннән ишетмәгәнне чит ир әйтте...

Ул иреннән һәрчак мыскыллы сүзләр ишетеп яшәде. Бергә яши башлауның беренче көннәреннән үк шулай булды. Люция үпкәләсә, Марсель ул чакта: «Мин бит шаяртам», – дип көлә иде. Аннары хатын ничектер моңа игътибар да итми, шулай тиеш кебек кабул итә башлады. Марсель исә яши-яши «мин бит шаяртам» дигән аклануларын да онытты, ул инде шаяртмый да иде бугай. Ләкин көтмәгәндә барысы да үзгәрде.


–  Менә, ниһаять, әниебез дә кайтты! Әниегезнең хәтере бетеп, өйне таба алмый йөргән, ахрысы, башында бернәрсә дә тормый бит аның, әйеме, әнисе? – ишекне ачып керүгә ире  Люцияне шундый сүзләр белән каршылады.

–  Пакетларны алып куяр идең, –  диде ул, азык-төлек белән тулы авыр пакетларны идәнгә куеп. Эштән соң кибеткә керү һәрвакыт Люция өстендә иде. Югыйсә Марсель эшкә машина белән йөри, ә  Люция – автобуста. Иренең сүзләренә колак та салмас иде, әмма балалары алдында әйтүен авыр кабул итә. Балалар үсә, ишетә, шулай тиеш дип кабул итүләре мөмкин. Бу хакта сүз кузгатса: «Юморны бер дә аңламыйсың инде син», –  дип көлә ире.

Һәрвакыт шулай булды. Люция нинди генә матур кием кимәсен, чәчен ничек кенә ясатмасын, Марсель мыскыллы елмаю белән: «М-да... моның белән генә ярдәм итеп була микән инде сиңа?» –  дип көлә иде. Ә инде Люция пешергән ризык ошамаса, чын-чынлап мыскыллы сүзләр ишетергә туры килә:
–  Бернәрсәне дә рәтләп эшли белмисең! Хәтта җүнләп ашарга да пешерә белмисең. Башкаларның хатыны хатын инде, ә миңа менә нинди «бәхет» тәтеде!

Ә Люция дәшмичә күз яшьләрен йота, иренә ярый алмавы өчен үзен битәрли иде. Ләкин тоз күбрәк салынган яки артык борычлы ашлар еш пешерелә иде. Күрәсең, бу аның даими стресс кичергәннән шулай килеп чыга иде.

Әмма шунысы сәер: эшендә аны беркем дә булдыксыз дип санамый. Бүлектә аңа хөрмәт белән карыйлар, игътибарлылыгы һәм җитезлеге өчен бәялиләр. Ләкин өенә кайтып керүгә, хөрмәтле кешедән хезмәтчегә әверелә дә куя.

Марсельнең мыскыллы сүзләре, әлбәттә, тәэсир итми калмый. Люция һәр иртә көзгегә карый һәм эчтән генә ире белән килешә иде: «Әйе, матур түгелмен, инде беркайчан да булмам. Тагын биш елдан картая да башлармын...»

Начальниклары пенсиягә киткәч, алар бүлегенә Булат килде. Ул килү белән кечкенә коллектив җанланып китте. Ир-атлар яңа хезмәттәшкә куанды, ә хатын-кызлар ничектер үз-үзләрен карарга тотынды. Яңа кеше алдында «соры тычкан» булып күренәселәре килмичә, көн саен киемнәрен алыштырдылар, төзәтенделәр. Тик Люция генә бу «матурлык марафонында» катнашмады –  үзенең барлык тырышлыгы игътибарсыз калачагына ышана иде.

Һәрвакыттагыча квартал ахырында эштә «аврал» башланды. Көндез үк өенә вакытында кайтып җитә алмаячагын аңлап, балаларны бакчадан алырга кушып, Люция иренә шалтыратты.
–  Хатыным өйдә генә түгел, эштә дә уңмаган, эшен вакытында башкара алмагач, кая барыйм инде, алырмын, алырмын, –  диде ире.

Люциянең иренә үпкәләп торырга җае булмады. Трубкасын куйды да исәп-хисапларга тотынды. Ничә тапкыр исәпләсә дә, саннар чагышмый иде. Коллегалары бер-бер артлы өйләренә китте. Моңа ул сөенде генә. Тынлыкта эшләү уңайлырак. Тагын бер кат бөтен хисабын санап чыгарга булды. Тиз-тиз эшләде. Һәм Люциянең күпме вакытын алган хата табылды! Ике санны төзәтеп куеп, отчетны җибәрү – берничә минутлык эш. Люция сөенеченнән кычкырып җырлап җибәрде хәтта. Аңа шундый рәхәт иде. Әйтерсең, иңеннән авыр йөк төште дә, ул күкрәк тутырып сулыш ала башлады.

–  Матур җырлыйсың икән!
Кисәк килгән тавыштан Люция сискәнеп китте. Борылып караса, зур кабинетның икенче башында Булатны күрде.
–  Мин үзем генә дип уйлаган идем, –  диде Люция каушап. Ул кызарып ук чыкты.
–  Мин дә калган идем. Хатамны таба алмыйм менә, –  диде Булат, кабат калькуляторын кулына алып.
–  Бәлки, мин ярдәм итә алырмын?
Люция бу тәкъдимнең ничек авызыннан чыгып киткәнен сизми дә калды. Булат елмаеп башын какты.

Ярты сәгатьтән Булатның хисабындагы саннар үз урынына басты, һәм ул коткаручысына рәхмәтләр укыды. Эштән бергә чыктылар. Автобус тукталышына таба борылган хатынның җәяүләп кайтасын аңлаган Булат аны илтеп куярга тәкъдим итте. Өенә кайтып кичке аш әзерләргә кирәклеген аңлап ашыкканга күрә, ризалашты.

Шул кичтән соң Булат Люцияне еш кына өенә илтеп куя башлады. Алар юл буе сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Әйтерсең алар бер-берсен гомер буе беләләр. Эштә төшке ашны да бергә ашый башладылар. Коллективта аларның дуслыгына аптырап караучылар да булды, әмма гайбәт таратырга кыймадылар –  Люциянең никадәр тәрбияле, гаилә җанлы кеше икәнен беләләр иде чөнки. Аларның уртак кызыксынулары да охшаш булып чыкты.

Ә бервакыт Булат көтмәгәндә:
–  Беләсеңме, Люция, беренче тапкыр өйләнгәнемә үкенеп куйдым. Сине минем «икенче яртым», «җандашым» дип саныйм. Бергә яшәсәк, мөгаен, без беркайчан да талашмас идек. Мин сине ярты сүздән аңлыйм, – диде.
Люция моңсу гына елмайды:
–  Миңа да шулай тоела. Ләкин без үз ярларыбызны сайлаганбыз инде. Шул ярларыбыз белән бәхетле булып яшәргә тырышыйк.
Бу сүзләрне ул Булатка түгел, үз-үзенә әйтте бугай.
–  Килешәм. Ләкин бел –  син дөньядагы иң чибәр, иң акыллы, иң мәрхәмәтле хатын-кызларның берсе!

Бу сүзләрдән Люция үзендә нидидер көч тойды. Алар шулай дуслар булып калдылар. Тормышларын мәңгегә үзгәртәчәк чикне атлап чыгарга үзләренә рөхсәт итмәделәр. Ләкин Булатның җылы мөнәсәбәте Люция белән могҗиза ясады. Әкренләп ул үз-үзендә ышаныч тапты, ә ышаныч белән бергә матурлык та килде. Хәзер Марсельнең һөҗүмнәренә оста итеп кенә җавап бирә башлады. Ул белә иде инде – берсе дә ире әйткәнчә түгел. Ул –  иң яхшысы, иң акыллысы! Көзгедән дә хәзер аңа кызыклы, сөйкемле хатын карый иде.

Ниһаять, Марсель хатынындагы үзгәрешләрне күреп алды. Бервакыт ул хатынының тышкы кыяфәтенә төрттереп бер мәзәк әйтмәкче иде, тик авызын ачып калды. Хатыны әнә ничек үзгәрә башлаган икән бит! Чәчләрен башка төрле йөртә башлаган һәм бу аңа бик килешә. Футболка белән спорт ыштаны урынына нәзек билен сызыклап торган матур өй халаты киеп куйган. Аннары ул горур кыяфәт белән йөри башлаган хатынының йөрешенә игътибар итте.

«Хатын үзгәргән, матурланган!» дип уйлап куйды ул ирексездән. «Кайчан өлгерде ул болай үзгәрергә? Нишләп мин күрмәдем? Әллә аның берәр кешесе барлыкка килгәнме?» – дигән шикле уйлар туды күңелендә. Бу уй аны бөтенләй тетрәндерде. Ул инде хатынының аннан беркая да китмәячәгенә ышанган иде. Хәләл хатынын тартып алып китсеннәр әле! Ә ул бит хатынын ярата. Бик ярата. Бу ачыш хатынына башкача карарга мәҗбүр итте. Ул аны югалтырга теләм, һәм гаиләсенең таркалуына юл да куя алмый.

Люция Марселенең юкка-барга мыскыллы сүзләр әйтмәвен сизә башлады. Киресенчә, ире комплиментлар яудыра башлады. Хәтта беркөнне кибеттән кайтып кергәч аптырашта калдырды. Ә берсендә эштән соңга калып кайтып кергәндә иренең икенче төрле сүзләрен ишетте:
–  Безнең чибәр әниебез эштән бик арып кайтты. Кызлар, әйдәгез, әнигә ярдәм итик, яме. Әниебез бит безнең бер генә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар