Идеаль фигуралы булырга күпләребез хыяллана. Өстәвенә мода индустриясе дә хатын-кызның сылулыгына югары таләпләр куя. Ә менә тырышып-тырышып та билең нечкәрмәсә, киресенчә, юанайса?! Бәлки, монда сәбәп бөтенләй дә артык май тукымасында түгел, ә мускуллардадыр? Республика клиник хастаханәсенең микрохирургия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең пластик хирургия курсы җитәкчесе, профессор Андрей БОГОВ белән күпләрнең колагына ят диагноз – корсакның туры мускуллары диастазы турында сөйләшәбез.