Логотип
Сәламәтлек

Балалар стоматологына өч сорау

Газлы сулар һәм соклар баланың тешенә йогынты ясыймы? Балаларга электр теш щеткасын кулланырга ярыймы?

Сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсе балалар стоматологы
Римма Сафина җавап бирә.


Газлы сулар һәм соклар баланың тешенә йогынты ясыймы?
Әйе, чөнки аларның составында эмальгә тискәре йогынты ясый, кариес китереп чыгара торган берничә матдә бар. Беренчедән, чамадан тыш күп шикәр. Тештәге элементлар шикәр белән никадәр озаграк контактта булса, шулкадәр зыянлырак. Авыз куышлыгындагы бактерияләр дә шикәр белән туклана. Нәтиҗәдә, тешләргә зыян салучы кислота барлыкка килә. Икенчедән, газлы су һәм сокларның күпчелегендә болай да кислоталар бар: лимон, ортофосфор кислоталары һәм башкалар. Аларның һәммәсе эмальне боза. Нәтиҗәдә, кариес барлыкка килә.

Бала еш кына эчтән яңагын тешли. Аннары шул урында стоматит башлана. Дәвалап кына бетерәбез, тагын шул ук хәл кабатлана. Ничек котылырга бу уңайсызлыктан?
Төгәл сәбәбен ачыкларга кирәк: тешләме дөрес түгелме, өске яисә аскы теш дугалары киңәйгәнме, буккаль яки лингваль тешләм формасымы? Шуны ачык-лаганнан соң белгечкә барып, бу кимчелекләрне төзәтергә була.

Балаларга электр теш щеткасын кулланырга ярыймы?
Электр теш щеткаларын 3 яшьтән кулланырга мөмкин. Ләкин баланың тешен сез бары тик үзегез чистартырга тиеш! Чөнки 7-8 яшькә кадәр балаларга үзләренә электр щеткасы куллану тыела. Моны баланың теш эмале йомшаклыгы белән аңлатырга була. Ә төрле якка әйләнеп, пульс биреп торучы щетка файда урынына зыян гына китерергә мөмкин.
Медосмотр вакытында улыбызның тешләме дөрес түгел, диделәр. Минеке дә дөрес түгел ул, шул килеш яшим, зыяны юк кебек. Төзәтмәсәк, нәрсә булыр икән?
Ортодонтка консультациягә барып, әлеге патологиянең төрен билгеләргә киңәш итәм. Тешләм дөрес булмау аркасында өзлегү барлыкка килергә мөмкин: чигә-түбән казналык системасы дисфункциясе (бу казналыкның девиация-сенә, колаклардагы тавышка, авызны ачкан йә япкан чакта эләгеп калуына, бруксизм, еш баш авыртуга китерә) башлануы бар, тиз арада эмаль зарарлана, пародонтоз барлыкка килә, сөйләшүдә үзгәрешләр сизелә, сулау һәм йоту кыенлаша.


Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Зөһрә Гыйбадуллина ярдәме белән әзерләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар