Логотип
Сәламәтлек

Балалар неврологына 3 сорау

Сорауларга республика балалар клиник хастаханәсенең неврологы Лилия ФАТЫЙХОВА җавап бирә.

Сорауларга республика балалар клиник хастаханәсенең неврологы Лилия ФАТЫЙХОВА җавап бирә.

Кызыбызга 4 яшь. Күптән түгел тотлыга башлады. «Т» авазына башланган сүзләрне әйтә алмый, читенсенә, бакчада сөйләшергә ояла. Невролог бу проблема белән булыша аламы?
Балаларның тотлыгуы нерв системасының аруыннан, какшавыннан барлыкка килә. Аларның нерв системасы әле өлгереп җитмәгән. Кайберләре стресска тиз бирешә. Бу – индивидуаль күренеш. Төрле тиклар барлыкка килә. Барысы белән дә невролог эшли. Барлык анамнезны җыйгач, ул дәвалау билгели.

Улыбыз 2 нче сыйныфта укый, яшьтәшләреннән нык калыша. Ноотроп препаратлар куллана башласак, алар баш мие эшчәнлеген, хәтерне, фикерләүне яхшыртуда ярдәм итәрме?
Бала мәктәптә тиз арыса, башкалардан калыша башласа, неврологка, психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Хәзер остеопат, нейропсихолог кебек яңа белгечләр дә бар. Боларның барысы белән дә эшләргә кирәк, чөнки артта калу сәбәпләре һәр балада төрлечә була. Кирәк дип тапсалар, белгечләр ноотроп препаратлар да, витаминнар да билгеләргә мөмкин. Балагыз физик яктан да үз яшьтәшләреннән калышса, еш авырса, хроник авырулары булса, болар да укудагы уңышларына йогынты ясамый калмый.

Балага өч ай тулгач неврологка күрендек. Бала тапканда гипоксия булган, диде. Карап торышка алай дип әйтерлек сәбәп тә юк кебек, үз яшенә күрә алга китеше нормага туры килә. Табиб профилактика өчен дарулар язып бирде. Йөклелек чорым да тыныч узды, бала вакытында туды, Апгар шкаласы буенча 8-9 балл бирелде. Дәвалау нигә кирәк соң?
Әни өчен бар да яхшы тоелса да, невролог гипоксия йогынтысын күргән дигән сүз бу. Невролог тайпылышлар күрә икән, димәк, игътибар белән анамнез җыйганнан соң, аның шикләре туган. Терапия шуңа билгеләнә. Кайбер препаратлар профилактика өчен, зуррак яшьтә, мәктәптә укыганда, яшүсмерлек чорында проблемалар чыкмасын өчен билгеләнә. Шулай ук ЛФК, массаж да ярдәм итәргә мөмкин.

Балабыз алты айда ук өйдәге җиһазларга тотынып баса башлады. Бик иртә кебек. Умыртка баганасына зыян килмәс микән? Баланы бу омтылышыннан чикләргә кирәкме?
Баланың иртә баса башлавы бигүк яхшы түгел. Аның мускуллары әле ныгып җитмәгән, басып тору өчен өлгермәгән, ләкин баланы чикләп тә булмый. Аның хәрәкәтләнәсе, үзен сыныйсы килә. Невролог, ЛФК табибы яки инструктор төрле хәрәкәтләр тәкъдим итсә, яхшы булачак. Бала үрмәләсен өчен, әни кеше үзе дә төрле мавыктыргыч, баланы кызыктыра торган уеннар уйласа яхшы. Арка мускуллары ныгысын өчен кирәк бу.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар