Кеше сәламәтлегенә зур зыян сала торган миңнәр, тиредәге таплар кебек, яман булмаган шешләргә бүген табиблар аеруча игътибар итәргә чакыра. Моның ни өчен шулай булуын табиб-онколог, хирург Ренат ХАҖИӘХМӘТОВ белән ачыклыйбыз.
«Миңле кеше – бәхетле кеше», диләр безнең халыкта. Имеш, миңнәре никадәр күбрәк булса, шулкадәр бәхетлерәк була кеше. «Сипкелле кеше – сөйкемле кеше» дигәнен дә искә төшерик. Ләкин шул бәхет белән сөйкемлелек арасында кеше сәламәтлегенә зур зыян сала торган миңнәр, тиредәге таплар кебек, яман булмаган шешләргә бүген табиблар аеруча игътибар итәргә чакыра. Моның ни өчен шулай булуын «Онкопрофи» медицина клиникасы табиб-онкологы, хирург Ренат ХАҖИӘХМӘТОВ белән ачыклыйбыз.
Ренат Илдарович, онкологик авырулар арасында тәндәге яман шеш еш очрыймы?
– 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тиредәге яман шеш авырулары беренче урынга чыкты. Рейтингта «Топ-1» булу бу очракта бер дә сөенерлек нәтиҗә түгел. Шунысы гаҗәп тә: тиредәге үзгәрешләрне кеше үзе дә күрә ала, шикләнеп, табибка мөрәҗәгать итә ала югыйсә. Эчке органнардагы яман шешне табуы күпкә катлаулырак, күптөрле тикшеренүләр таләп итә. Ә монда үзгәрешләр күз алдында диярлек. Шулай да безнең дошман бик хәйләкәр – гади миңнәр, тән тиресендәге таплар кебек күренергә мөмкин ул.
Куркыныч тудыра торган миңнәргә кайсылары керә?
– Тиредәге күптөрле миңнәрне невуслар дип атыйбыз. Алар яссы, тире белән тигез, тиредән бераз күпереп торучы, чәчәк кәбестә кебек, тән төсеннән аерылып торырга, берьюлы берничә төсле, күк зәңгәр, кара булырга мөмкин. Меланомалар пигментсыз да була. Андыйларын сәламәт тирдән аеруы да бик авыр. Бу хәтта табибка да кыенлык тудырырга мөмкин. Тәҗрибәле табиб-онколог кына төрле зурайткыч пыялалар, дерматоскоп ярдәмендә аларны танып ала.
Димәк, кешенең үзеннән дә бик күп әйбер тора. Үз тәнеңдә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Кайсы очракта кичекмәстән табибка күренергә?
– Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тәнендә пигмент таплар, яңа невуслар чыккан йә элеккегеләре үзгәргән очракта һәр кешегә елга бер тапкыр онколог-дерматологка күренеп торырга киңәш итә. Әйе, сүз яңа невуслар турында гына бармый. Моңа кадәр бер дә борчымаган миңегез үзен сиздерә башласа, аның зурлыгы, төсе, структурасы үзгәрсә, бу инде табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән сүз. Еш кына җәй айларында кояш астында озак вакыт уздырганнан соң яисә ял итеп кайтканнан соң тәндәге яңа невусларга игътибар итә пациентлар. Шулай ук элек бер дә борчымаган миң киемгә эләгә башласа, еш җәрәхәтләнсә дә табибка күренергә кирәк. Бюстгальтер эчендә калып, уңайсызлык тудыра торган миңнәренә дә игътибарлы булырга тиеш хатын-кызлар. Мәсәлән, эчке кием эчендә калган миңнәр кырылып, кайвакыт ялкынсынып тора башлый, сыекча да бүленеп чыгарга мөмкин. Бу шулай ук табибка күренер өчен бер сигнал. Мондый очракта операция кирәк, чөнки даими зарарланып, әрнеп тору нәтиҗәсендә яман булмаган шеш яман шеш стадиясенә күчә.
Миңнәрнең барысын да күреп булмый бит. Аларны ничек карап бетерергә?
– Әйе, кайвакыт пациент бер миңенә зарланып килә, җентекләп карау нәтиҗәсендә бөтенләй башка миңдә яман шеш табабыз. Гәүдәнең арткы ягына, күз күреме җитмәгән урыннарда да качып калырга мөмкин алар. Шуңа күрә квалификацияле табиб-онколог кына сезне карап, барлык миңнәрегезне тикшереп чыга ала. Олыгайган саен, тиредәге яман шешнең кайбер формалары барлыкка килү куркынычы арта. Шуңа күрә олы яшьтәге әти-әниләрегезгә дә игътибарлы булырга кирәк. Физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, алар үз тәннәрен тулысынча күреп бетерә алмый, моңа тиренең табигый сырлары да комачаулый. Аларны да кайгыртырга онытмагыз. Безнең клиникада булган пациентлар бу яктан белемле инде – алар үзләрен генә түгел, әти-әниләрен, туганнарын да карап, шикле урыннарына игътибар итә ала. Ләкин бары тик табиб-онколог тәнне тулысынча яхшылап караганнан соң гына төгәл диагноз куя ала.
Тән тиресендә үзгәрешләр күргән кеше, беренче чиратта, дерматологка мөрәҗәгать итә. Онколог-дерматологка соңрак, юллама белән генә мөрәҗәгать итәргә күнегелгән...
– Онколог-дерматолог – тиредәге яман булмаган һәм яман шешләр белән көн саен даими рәвештә эшләүче белгеч. Ул онкологияне таный, тәндәге куркыныч янаган бер генә шешне дә күрми калмый. Онколог-дерматологка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек булмаган очракта дерматологка гына да барырга була, әлбәттә. Шикле очракларда ул инде белгечкә җибәрәчәк. Ләкин вакытны сузмыйча, туры дерматологонкологка бару күпкә нәтиҗәлерәк.
Кайберәүләр тәндәге миңнәрне алдырыр өчен косметологка да мөрәҗәгать итә бит. Бу үз сәламәтлегеңә бөтенләй битарафлык билгесе түгелме?
– Кызганыч, бездә хокук-норматив яктан җаваплылык даирәсе чит илдәге кебек төгәл бүленмәгән. Пациентлар, бигрәк тә яшьләр, тәндәге пигментларны бетерү, сөялләрне алдыру өчен косметологка бара. Гистологик тикшеренү, операция өчен махсус материаллар турында сүз дә бармый мондый очракта. Берникадәр вакыттан соң, операция ясаткан урында рецидив барлыкка килеп, ул пациентлар безгә мөрәҗәгать итә. Җөй өстеннән пигмент тап үсә башлагач, куркуга калалар. Еш кына ул пигмент тагын да тизрәк үсә әле. Без яңадан операция ясыйбыз, гистологиягә җибәрәбез. Алдан ук ахыры ничек буласын уйлап, квалификацияле белгеч белән киңәшләшү зарур.
Ренат Илдарович, квалификацияле тикшерү ничек уздырылырга тиеш?
– Барысы да табибка килүдән башлана. Беренче чиратта табиб-онколог пациентның бөтен тәнен җентекләп карап чыга. Бездә бу – алтын стандарт. Пациент зарланган миңне генә тикшермибез без. Мәсәлән, уң кулындагы тапны күрсәтергә килсә дә, бөтенләй башка урынында куркыныч янаган берәр невус табылырга мөмкин. Игътибар итәрлек невуслар булса, табиб дәва билгели. Ул динамикада күзәтү генә дә булырга мөмкин. Якын арада планлы операция билгеләгән очраклар да бар. Бер йә берничә шешне берьюлы алырга да туры килергә мөмкин.
Операция нинди шартларда узарга тиеш?
– Анализ биргәннән соң, пациентны билгеләнгән көнгә операциягә чакыралар. Беренче кабул итүдән башлап, җөйдәге җепләрне алуга кадәрге тулы цикл буенча дәвалау каралган. Операция биш минут эчендә өлешчә (местный) наркоз астында уза, пациент бернинди авырту да сизми. Ярага косметик җөй салына. Операциядән соң җөй калмасын өчен дә кирәкле дәваны киңәш итәбез. Пациент шул ук көнне өенә кайтып китә, эшенә йөри. 10–14 көннән соң табиб яңадан карап, гистология нәтиҗәләре белән таныштырып, озатабыз.
Операция нинди ысуллар белән ясала?
– Лазерлы, радиодулкынлы җайланмалар бар, сыек азот ярдәмендә криодиструкция методы да кулланабыз, скальпель ярдәмендә классик ысул белән дә ясыйбыз. Кайсы ысулны куллану отышлырак буласын табиб билгели.
Профилактик чараларга килсәк, аянычлы нәтиҗәдән сакланыр өчен нишләргә киңәш итәсез?
– Татарстанда онкология белән ел саен күбрәк кеше авырый. 2021 елгы нәтиҗәләр буенча яман шеш диагнозы белән һәр 38 нче кеше очраша. Профилактик чаралар күрмәсәк, мең кешенең һәр ун-унбише берничә елдан онколог-дерматологка киләчәк. Ул вакытта инде яман шеш дигән диагноз белән... Тиредә яман шешне кисәтү өчен бик гади әйберләр таләп ителә: иренмичә табибка барырга гына кирәк. Үз сәламәтлегегезгә аңлы рәвештә игътибарлы булыгыз!
Фото Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк