Логотип
Сәламәтлек

Кычытканга мәдхия

Дагстанда кычытканны базарда сатканнарын белә идегез микән? Анда бу шифалы үләннең бер бөртеген дә әрәм итмиләр. Яфракларыннан – чуду – кычытканлы кыстыбый әзерлиләр. Сабакларын тоз белән уып, ризык буларак кулланалар. Ул җәһәттән, без бәхетлерәк – кычытканны сатып аласыбыз юк, үзебездә үсә. Тик менә кадерен генә белеп бетермибез.

Дагстанда кычытканны базарда сатканнарын белә идегез микән? Анда бу шифалы үләннең бер бөртеген дә әрәм итмиләр. Яфракларыннан – чуду – кычытканлы кыстыбый әзерлиләр. Сабакларын тоз белән уып, ризык буларак кулланалар. Ул җәһәттән, без бәхетлерәк – кычытканны сатып аласыбыз юк, үзебездә үсә. Тик менә кадерен генә белеп бетермибез.

Кычытканның кан туктату үзлеген күпләр белә. Ә менә аның гемоглобинны да күтәрүен, бәлки, белмәгәнсездер дә. Әгәр сездә азканлылык булса, кычытканны салатларга, ашларга күбрәк кушарга тырышыгыз. Кычыткан кандагы эритроцитларны да арттыра. 

Кычыткан хатын-кызлар өчен аеруча файдалы. Ул регуляр булмаган менструаль циклны көйли, кан күп киткәннән ярдәм итә. 

Яз, җәй көннәрендә ашказаны-эчәк авырулары артучан. Эч китүдән интексәгез, кара ипигә кипкән кычыткан яфрагын уып ашап карагыз әле. Шифасын күрми калмассыз. Аны элек-электән дизентериядән дару буларак кулланганнар.

Шунсы кызык, кычыткан эч китүдән генә түгел, эч катудан да яхшы чара. Эч катканда кычытканны бермә-бер күләмдә эт шомыртының кипкән яфраклары белән кайнатып эчәләр. Бу төнәтмәнең геморройдан да файдасы бар, ул сызлауны киметә. 

Яңа гына өзгән кычыткан яфрагын каплап, үлекле, шешле яраларны дәвалыйлар. Кыш көне исә бу максаттан кипкән кычыткан яфрагы порошогы кулланыла ала. 

Кычыткан – менә дигән кан чистарту чарасы. Тәнегезгә чуаннар, бетчәләр чыгып интектерсә, сезгә кычыткан булышыр. Атеросклероз кебек мәкерле чирдән дә кычытканның файдасы бәяләп бетергесез. 

Билегезне кузгатсагыз, кычытканнан себерке бәйләп, шуның белән билегезне чабып карагыз әле. Бу рәвешле шешенгән буыннарның да сызлавын киметергә мөмкин.

Чәчләрегез начар үссә, коелса, баш тиресе кавыкласа, кычыткан төнәтмәсе белән чайкатыгыз. Файдасын күреп, шаккатачаксыз. 

Уремия белән чирләүчеләргә дә шифасы бар аның. 

Кандагы шикәрне киметә алуы да билгеле. 

Бала имезүче ханымнарга да кычыткан ашарга киңәш итәләр, ул сөтне арттыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең Әңкәй кычыткан ашы пешерә иде , тәмле була иде ! Ә мин тавыкларга ашатам , җыл буена әзерәп куябызда.

    Хәзер укыйлар