Логотип
Сәламәтлек

Җәй көне дә туңасызмы? Моның 7 сәбәбе бар...

Башкаларның кызудан башлары әйләнгәндә сезнең гел җылы юрганга төренеп ятасы йә калынрак итеп киенәсегез киләме? Димәк, сезнең организм стресс кичерә. Нәрсәгә игътибар итәргә? Сәбәбе нидә булырга мөмкин?

 

Башкаларның кызудан башлары әйләнгәндә сезнең гел җылы юрганга төренеп ятасы йә калынрак итеп киенәсегез киләме? Димәк, сезнең организм стресс кичерә. Нәрсәгә игътибар итәргә? Сәбәбе нидә булырга мөмкин?
1. Туйганчы ашамау. Көне буе ничек туклануыгызга игътибар итегез. Аягүрә ашап ияләнгән булсагыз, бер чокыр чәй белән генә чикләнсәгез, туңуыгызның сәбәбе ап-ачык. Ашау организмга энергия бирә, шул исәптән, үз-үзен җылытыр өчен дә.
2. Исерткеч эчемлекләр. Алар җылылык алмашына йогынты ясый. Башта җылынган кебек була, әмма кире йогынтысы да озак көттерми. Спирт ярдәмендә кан тамырлары киңәя (бу вакытта сезгә җылы була), ә аннары кискен рәвештә тарая, кан агышы акрыная. Шулчак туңа башлыйсыз.
3. Авырый башлыйсыз. Гриппның кайбер төрләре, вируслы инфекцияләр, хәтта ангина туңудан башлана. Авырудан туңасызмы, юкмы икәнен билгеләү кыен түгел. Бер тәүлек узганнан соң да эчке туңу узмаса, температура күтәрелмәсә, тамак  авыртмаса, борынга томау төшмәсә, димәк, сәбәбе авыру түгел. 
4. Стресс. Ул нерв системасын какшата, нәтиҗәдә, бөтен организм авырлык кичерә. Эш графигыгызны карагыз: бертуктаусыз эш режимында эшләсәгез, көнгә йөз төрле мәсьәлә чишсәгез һәм шуның өстенә туңсагыз, мәҗбүри рәвештә ял итмичә котыла алмассыз. 
5. Йокы туймау. Яхшылап йокы күрмәгән организм җылыны аз бүлеп чыгара. Алмашыну процесслары, кан алмашу акрыная – тәнегез эконом режимга күчә. Көнегезне һәм төнегезне йокы туярлык итеп планлаштырыгыз. 
6. Физик активлык җитмәү. Шулай ук туңар өчен бер сәбәп. Кыска гына разминка да ярдәм итәргә мөмкин. Кан алмашу тизләшер, мускуллар тонуска килер, тәнегез җылыныр. Моны эштә дә эшләргә була бит.
7. Витаминнар җитмәү. Организмга А витамины җитмәү сәбәпле туңасыздыр бәлки. Ул матдәләр алмашы өчен, йөрәк-кан системасы, нерв системасы сәламәтлеге өчен кирәк. С витамины да иммунитетны ныгытырга ярдәм итә, стрессны кулда тота. 

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар