Әрекмәнгә әллә ни хөрмәт юк бездә, кирәксез бер чүп үләне дип кенә карыйбыз. Ә бит аны рус женьшене дип юкка гына әйтмиләр. Хәзер әрекмән яфракларының иң сусыл, иң файдалы мәле.
Әрекмәнне рус женьшене дип юкка гына әйтмиләр. Хәзер әрекмән яфракларының иң сусыл, иң файдалы мәле.
Әрекмәннең шешләрне туктата алу үзлеген борынгылар бик яхшы белгән.
Әрекмән суты белән организмдагы кисталарны, аналыктагы шешләрне дәвалаганнар.
Әрекмән суты бөердәге һәм үт куыгындагы ташларны, комнарны чыгарырга ярдәм итә.
Аның яфракларын ябып, буыннарның сызлавын киметәләр.
Әрекмән тамыры төнәтмәсе кандагы шикәрне киметеп, диабет белән авыручыларның хәлен җиңеләйтә.
Ашказаны авыртуын да әрекмән суты белән басарга мөмкин.
Чәч коелса, баш кавыкланса, әрекмән тамыры мае булыша.
Буыннарыгыз сызласа, әрекмән яфракларын кышка туңдырып куегыз. Моның өчен һәр яфракны берәм-берәм бөтереп, целлофан капка тыгарга кирәк. Кирәк булган саен, берсен алып җебетәсең генә. Туңдырылган әрекмән үзенең бөтен үзлекләрен дә саклый.
Май-июнь айларында әрекмән яфраклары һәм сабакларының сутын әзерлиләр. Яхшылап юылган яфракларны берничә сәгатькә салкын суга салып тоткач, саркытып, иттарткычтан чыгарырга һәм марля аша сөзәргә кирәк. Бозылмасын өчен, сыгылган 500 г сутны 100 г бал белән яки 100 г аракы белән катнаштырып, суыткычта саклыйлар. Боз катыра торган пакетка салып, туңдырырга да мөмкин. Ашар алдыннан 1 аш кашыгы күләмендә көнгә 3 тапкыр эчәләр.
Диабетны җиңеләйтер өчен әрекмәннең тамырларын төнәтеп эчәләр. 10 г вакланган коры тамырга бүлмә температурасындагы 1 стакан су салына һәм 150–20 минут кайнатыла. Аннары 30 минут төнәткәч, сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә кулланалар. Кипкән тамырны термоста да төнәтергә була.
Әрекмән тамырларын көз көне әзерлиләр, яз көне алар әле җитәрлек үсеп өлгермәгән була. Дару өчен бер еллык әрекмән тамыры гына кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк