Кара көзнең иң якты бизәге булган миләшкәй ул әле сердәшче генә түгел, ә шифалы дәва да. Югыйсә аны җырларда гел сердәшче итеп кенә калдыралар. Бер урында миләш агачы йөз ел үсә ала. Аның җимешләре С, Р, В2, Е витаминына бай. С витамины җимешләрендә генә түгел, хәтта яфракларында да бар.
Кара көзнең иң якты бизәге булган миләшкәй ул әле сердәшче генә түгел, ә шифалы дәва да. Югыйсә аны җырларда гел сердәшче итеп кенә калдыралар. Бер урында миләш агачы йөз ел үсә ала. Аның җимешләре С, Р, В2, Е витаминына бай. С витамины җимешләрендә генә түгел, хәтта яфракларында да бар.
Миләш җимеше составындагы иң мөһим химик элемент – пектин. Пектин организмда углеводларның чамасыз әчүен тоткарлый, ә бу исә эчәклектә газлар барлыкка килүне киметә. Әгәр дә газлардан җәфаланасыз икән, миләш сезгә ярдәмгә киләчәк.
Табиб үт куыгында проблемалар булуын әйтсә, майлы, кызган, әче-тозлы ризыклар ашаганнан соң үт куыгы авыртса, шулай ук миләш шифа бирәчәк. Аның бу үзлеге составында сорбит, сорбин кислотасы, амигдалин күп булу белән аңлатыла.
Олы кешеләрнең эчләре кибүчән. Миләшнең сорбитка бай булуы бу проблеманы хәл итәргә булыша. Сорбит – эч йомшарткыч матдә. Эч йомшарткыч сыйфатында миләшнең тәэсире өч сәгатьтән соң башлана.
Алдарак миләшнең нинди витаминнардан торганын әйтеп киттек. Аны авитаминоз, астения, азканлылык вакытында куллану организмдагы витаминнар кытлыгын тулыландырырга ярдәм итә.
Бәвел бүлеп чыгару белән бәйле чирләр, бәвел куыгы, бөерләр авыртса, бөердә ташлар булса, миләшне күбрәк кулланырга кирәк. Ул – менә дигән бәвел кудыргыч.
Борынгылар миләшне ашказаны әчелеге түбән булганда да кулланган. Бу очракта җимешләрен сытып, согын куллану отышлырак. Аны ашар алдыннан 1 чәй кашыгы эчеп куялар.
Миләшнең йөрәкне ныгыту үзлеге билгеле.
Ә менә атеросклероздан һәм баш миенең кан тамырлары склерозыннан ярдәм итә алуы бу әче җимешләрне бөтенләй бәһасез итә. Килешәсездер, әлеге проблема белән күпләр очраша хәзер.
Миләш төнәтмәсен салкын ысул белән ясау яхшырак. Моның өчен 1 чәй кашыгы кипкән җимешләрне 250 мл кайнаган салкын суга салып, 6–8 сәгать төнәтәләр.
Миләшне кышка киптереп, суын ясап куярга була. Аның бер үзенчәлеге бар: кайнаткан вакытта составындагы парасорбин кислотасы юкка чыга ә бөрештергеч матдәләр, киресенчә, активлаша. Шунлыктан, кайнар суда төнәткән миләшне эч киткәннән кулланалар, аның эч йомшарткыч үзлеге бу очракта югала.
Файдалы булса да, кайбер очракларда миләшне сак кулланырга кирәк. Аның җимешләрен күп ашау селәгәйне арттыра, косасыны китерә, гастроэнтерит башланырга мөмкин.
Шулай ук ашказаны согының әчелеге югары булганда да миләш ашау тыела. Менә шуның өчен табигать даруханәсеннән файдалана башлаганчы, табиб белән киңәшү кирәк тә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк