Логотип
Сәламәтлек

Кандидоз ирләр өчен дә куркыныч

Сорауларга Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекологы Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА җавап бирә.

Сорауларга Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекологы Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА җавап бирә.

Еш кына молочница гөмбәсе борчый. Табиб миңа гына түгел, иремә дә дәваланырга кирәк, диде. Ләкин ирем
риза түгел, мине берни борчымый, ди. Дәваланмаса, нәрсәгә китерергә мөмкин бу?

Молочница йә кандидоз – кандида гөмбәсе китереп чыгара торган авыру. Ирләрдә дә, хатын-кызларда да
булырга мөмкин ул. Гормональ фоны һәм анатомик төзелеше үзенчәлекле булу сәбәпле, хатын-кызларда
кандидоз ешрак очрый. Молочница җенси юл белән күчмәсә дә, ирегезнең дә дәвалануы зарур. Ирләрдә
кандидозның симптомнары булмый диярлек. Бары тик иммунитет какшау йә хроник авырулар аркасында
гына тышкы җенси органнарның ялкынсынуы, кызышуы, кычытуы аша сизелә башларга мөмкин. Аны
вакытында дәваламасаң, бәвел бүлеп чыгару процессына зыян килә, сизгерлек кими. Бу, үз чиратында, җенси
яктан канәгатьсезлеккә китерә. Авыру азган аерым очраклар бөерләр, баш мие сүрүе, йөрәкнең эчке катламы
ялкынсынуына китерергә мөмкин.

Хатын-кызга цистит белән кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәсе – урологкамы, гинекологкамы?
Цистит симптомы булган күпчелек хатын-кыз гинекологка мөрәҗәгать итә. Әмма цистит ул бәвел куыгы
авыруы, аны уролог дәвалый. Хатын-кызларны да, ирләрне дә. Шуннан соң гына, хатын-кызның җенси
органнары үзенчәлеген истә тотып, уролог гинекологка җибәрергә мөмкин. Аннары табиблар дәвалауны
бергә алып бара. Кайбер очракларда терапиягә башка табиблар да кушыла.

Күрем ун көннән артык бара. Соңгы биш көнендә бераз гына буялуга кала, ләкин барыбер шул ун көн
булмыйча туктамый. Сәбәбе нидә булырга мөмкин?

Гадәттә менструация 3–8 көн дәвам итә. Шуннан озаккарак сузылуы – гормональ фоны тотрыкланырга
өлгермәгән яшь кызлар һәм климакс чорындагы хатын-кызлар өчен норма дип санала. Шушы категориягә
кермәсәгез, патологияне кисәтү өчен гинекологик тикшеренү узарга киңәш ителә. Еш кына аналык
патологиясе белән бәйле булырга мөмкин бу (эндометрий гиперплазиясе, миома, аденомиоз, көчле
эндометрит). Шулай ук гормональ фон бозылу да йогынты ясамыйча калмый. Аның сәбәпләре күптөрле –
артык көчәнү, стресс, дөрес тукланмау, кисәк ябыгу, авырлыкны артык тиз җыю, кайбер препаратларны озак
куллану. Кайбер очракта гормональ препаратлар куллану да менструациянең озак баруына китерергә
мөмкин. Кайчак канның оешу системасы өчен кулланган препаратлар да йогынты ясый. Шуңа күрә
гинекологик тикшеренү узарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар