Логотип
Сәламәтлек

Беренче адым

Балаң – йөрәк парәң кашык тотып үзе ашый алмаса, беркайчан да аякларына басмаса, «әнием» димәсә? Әти-әни өчен моннан да зуррак хәсрәт бармы?! Андый язмышка дучар булучылар баласының бер авазы, бер хәрәкәте, бер адымы өчен нинди хак түләгәннәрен үзләре генә белә. 

Бу язма өмет турында. Язмыш каршысына басып: «Мин сине алышка чакырам!» – дип әйтергә үзләрендә көч табучылар турында.
Дөньяга килгәндә үк безгә эчәр су, сулар һава һәм сәламәтлек бүләк итеп бирелгән. Ә без аларны бүләккә санамыйбыз да. Югыйсә боларның берсеннән башка гына да яшәү үзе дә була алмас иде. Һавасыз яши алабызмы, сусызмы? Сәламәтлегебез какшаса, тормышыбызның нуры бөтенләй үк сүнә. Аны кире кайтарыр өчен әллә ниләр бирердәй булабыз. Ә балаң – йөрәк парәң авырса? Кашык тотып үзе ашый алмаса, беркайчан да аякларына басмаса, «әнием» димәсә? Әти-әни өчен моннан да зуррак хәсрәт бармы?! Андый язмышка дучар булучылар баласының бер авазы, бер хәрәкәте, бер адымы өчен нинди хак түләгәннәрен үзләре генә белә. 

Алабуга шәһәрендәге мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгенең тарихы 2005 елдан башлана. 25 декабрьдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында үзәкнең әүвәлге чираты – 2 гектар мәйданны биләгән участокта төп корпус, хуҗалык биналары куллануга тапшырыла. Ләкин бу әле шул ук көнне беренче пациентларны кабул итә башлауны белдерми. Бер төркем энтузиастлар җиң сызганып эшкә керешә. Эш күп – төзелеш чүпләрен түгәсе, әйләнә-тирәне җыештырасы, җиһазларны урнаштырасы... Ниһаять, 2006 елның 13 мартында Татарстан Министрлар Кабинетының «Алабуга шәһәрендә мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Реабилитация үзәге ачу турында»гы 97 нче карары имзалана. Бик күпләр күңелендә өмет уты кабызган көн бу. 

Үзенчәлекле балаларга мөнәсәбәтнең дә, дәвалау алымнарының да үзенчәлеклесе кирәк. Моның өчен биредә заманча коррекция-реабилитация җиһазлары, тренажерлар, дәвалау костюмнары – барысы да бар. Иппотерапия, войта-терапия, мускулларның спазмын бетерүгә юнәлтелгән нокталы массаж, Сандаков методы белән рефлектор массаж, дәвалау физкультурасы, кинезио-механотерапия, җылы белән, кислород, тоз, су белән дәвалау, физиотерапия – кулланылган чараларның барысы да түгел әле болар. Социаль педагоглар, хезмәт инструкторлары, музыкаль җитәкче, логопед, дефектолог, психологлар, тәрбиячеләр, кулга-кул тотынышып, үзенчәлекле балаларны социаль көнкүрешкә яраклаштыру, социаль мохиткә ияләштерү өчен бар тырышлыгын куя. 

– Максатыбыз – баланы социальләштерү, үзендә булган барлык кимчелекләр белән шушы җәмгыятьтә яшәргә өйрәтү, – ди «Астра» үзәгенең директор урынбасары Юлия Алексеевна Драничникова. – Без балаларны дәваламыйбыз, без аларны үз мөмкинлекләре белән тормышка яраклашырга өйрәтәбез, ахырдан алар бу кимчелекләрне хәтта тоймый да башлый.

«Астра» үзәгендә елына якынча 650 бала реабилитация уза. Болар – Даун синдромлы, акыл үсеше, сөйләме тоткарланган балалар, аутистик спектрда кимчелеге булганнар, соматиклар, бронхиаль астма, шикәр чире белән авыручылар, коляскада гына утыручылар. 

Әмирә
Әмирәгә 5 яшь. «Мине фотога төшермәгез, теләмим!» – ди. Шундый катгый итеп әйтә, 5 яшьлек сабый таләбе димәссең дә. «Юк-юк, сине түгел, инструкторны гына төшерәбез», – дип юмалау да нәтиҗәсез. Аның матур коену костюмына, суда оста итеп йөзә белүенә соклануыбыз да бәләкәй йөрәген йомшартмый. 
Әмирәгә табиблар куйган диагноз – миопатия. Әнисе әйтүенчә, бу – генетик чир, организмда аксым синтезы бозылу аркасында баланың нервларында һәм мускулларында үзгәрешләр башлана, үсеше тоткарлана.
– Сәламәтлегендә ниндидер проблема барлыгын тугач ук тойдым, – ди әнисе (ул үзенең исемен күрсәтмәүне үтенде. – Авт.). – Хәлсез, зәгыйфь иде ул. Югыйсә йөклелек әйбәт узды. Табиблар бар да яхшы дип ышандырса да, бала тудыру йортыннан чыгу белән хастаханәгә бардым. Ләкин анда бу хәлсезлекнең сәбәбен ачыклый алмадылар. Диагнозны безгә бары дүрт айдан гына куйдылар.  Кул кушырып утырып, вакытны уздырырга ярамавын шунда ук аңладык. Үз көчебез белән баланы ничек тә тернәкләндерү эшенә керештек. 1 яшендә ул корсагына яткан килеш үрмәли башлады. Бу безнең иң беренче зур җиңүебез булды.
Беренче тапкыр «Астра» үзәгенә килгәндә Әмирәгә яшь тә бер ай иде. Тагын бер-ике айдан кызыбыз тәпи йөреп китте. Дәвалау физкультурасы инструкторы Гөлия Рафаэлевна Колбасовага, массажист Фирая Мара-товна Фәсхиевага рәхмәт. Алар безне аякка бастырды, күңелдә өмет уятты. 
2 яшенә кадәр Әмирә бер аваз да чыгармады. Еламый да иде хәтта, гел йоклады да йоклады. Биредәге логопедлар ярдәме белән хәзер әнә ничек оста итеп сөйләшәбез. Йөрүебез дә ышанычлы. Баскычлардан да үзе төшеп, үзе менә, төсләрне, формаларны аера. 

Зәлия


28 атналык кына булып туа ул. Реабилитация үзәгенә килгәндә Зәлиягә яшь тә дүрт ай була. Диагнозы –
баш миенең хроник зарарлануы.
– Монда килгәндә без бары бер якка гына әйләнә ала идек, – ди Зәлиянең әнисе Зөлфия Җәлилова. – Массаж, дәвалау физкультурасы, войта-терапиянең нәтиҗәсе шунда ук сизелә башлады – кызыбыз үрмәләп китте, чәйнәп ашарга өйрәнде. Тагын бер айдан ул аякларына торып басты, аннары йөреп үк китте. Хәзер без кашык тотып үзебез ашыйбыз, чынаяктан эчәбез. Безнең өчен могҗизага тиң сөенеч бу. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый. Монда эшләүчеләрнең барысына да, аеруча инструкторыбыз Елена Александровна Ивановага рәхмәтебез чиксез. Без инде март аенда төзек җөмләләр белән сөйләшә башлаган идек, күзләренә операция ясаткач, Зәлиянең сөйләшүе әлегә кимеде. Наркоз йогынтысы, ди табиблар. Ләкин өметебезне өзмибез, Зәлияне аякка бастыру өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз. 

Матвей

Карап торышка сәламәтлегендә ниндидер үзенчәлеге бар димәссең дә Матвейны. Бик игътибарлы кеше генә ике ботинкасының ике төрле икәнен күрергә мөмкин. Тумыштан бер аягы кыскарак булып туа ул. Хәзер аңа 8 яшь.
– Йөклелек яхшы узды, тудыруын гына авырдан тудырдым. Гәүдәсе зур иде. Әллә туганда берәр зәгыйфьлек килдеме, әллә башкасымы – башында гематома бар иде. Аны шунда ук суыртып алдылар, бар да җайланды кебек. Ике айдан планлы төстә невропатологка күрендек. Аяклардагы аерманы беренче булып ул ачыклады, – дип, үзләренең тарихын сөйли әнисе Елена Зуева. – Төгәл диагнозны Петербургта куйдылар. Ниндидер сәбәпләр аркасында Матвейның бер аягы начар үсә. Бот сөяге генә түгел, табан сөягенең дә үсеше калыша. Әлегә аерма 6 сантиметр тирәсе. Заказга тегелгән махсус аяк киемнәре белән без аякларны тигезлибез. Шулай да умырткалыгында сколиоз барлыкка килде. Оча сөягендә дә авышлык бар. Бирегә төп авыруыбызны дәвалар өчен түгел, ә шуның нәтиҗәләрен бетерер өчен йөрибез. 
Кояш кебек якты бу малайны алда зур сынау көтә. Аяклардагы аерма җиде сантиметрга җиткәч, Илизаров аппараты белән сөяген озынайтачаклар. Өч айда берьюлы 7 сантиметрга кадәр сузарга мөмкинлек бирә бу ысул.
Ә андый операция Матвейга икәү кирәк булачак әле. 
Улының сәламәтлегендә тайпылышлар булса да, Елена үз эченә бикләнеп, күңел төшенкелегенә бирел-мәгән. Үзлегеннән төрле техникаларны өйрәнеп, кызыклы мастер-класслар уздыра. Ул оештырган осталык дәресләренә әлеге үзәккә йөрүче әниләр дә бик теләп кушыла. Бу килүендә ул аларны балавыздан шәмнәр ясарга өйрәтмәкче. Алда ике операция торса да, Матвейның тулысынча савыгу мөмкинлеге аңа көч бирә. 

Регина


– Туганда бернинди кимчелеге юк иде, – ди Регинаның әнисе Марина Минькашова. – Алты айга кадәр гадәти балалар кебек үсте. Алты айдан бер күзе кырыйгарак карый башлады. Республика балалар клиник хастаханә-сендә бар да яхшы, дип, тынычландырып кайтардылар. Шулай да йөреп китүе бераз соңарды – яшь тә җиде айда гына беренче адымын атлады. Невролог күзәтүендә булгач, шулай тиештер, дип, моңа әллә ни борчылмадык та. Тик дәвалануның нәтиҗәсе күренмәгәч, Казандагы 8 нче хастаханәгә күренеп карарга булдык. Бары шунда гына безгә ДЦП диагнозы куйдылар. 2 яшьтә инде балалар җирдән иелеп уенчыкларын ала башлый, ә Регина иелгән җирдән торып китә алмый иде. «Астра»да дәва-лана башлагач та иң беренче уңышыбыз шул булды – кызыбыз җирдән иелеп нәрсәнедер алды да торып китеп тә барды. Моңа хәтта үзе дә аптырады. Монда белгечләр бик яхшы. Инструкторыбыз Айдар Рәшитович Шәйгаллә-мов безне баскычтан йөрергә өйрәтте. Войта-терапия узгач, кызыбызның теле ачылды. Хәзер ул яхшы сөйләшә, тотрыклы йөри, үз-үзен карый ала. Беркайчан да ач калмаячак, шунысына җаным тыныч.

Үзәкнең төп бурычларының берсе – балаларны үз-үзләрен карарга өйрәтү. Моның өчен социаль көнкүреш ориентациясе кабинеты эшли. Педагог Наталья Александровна Митягина сигез-тугыз айдан ук балаларны элементар гигиена кагыйдәләренә өйрәтә. Сәламәт бала өчен бер авырлыгы да булмаган кул юу, теш чистарту, чүлмәккә утыру кебек эшләр дә – куллары буйсынмаган балалар өчен шактый катлаулы эш. Һәр әти-әни дә үзенчәлекле баланы
моңа ничек итеп өйрәтәсен белми. Олыраклар үзләре киенергә, чишенергә, сәдәфләрен каптырып, шнурларын бәйләргә өйрәнә. Кул-аяклар бөгелмәгәндә бу эшләрне җайлаштырырга ярдәм итүче махсус чаралар булуын шулай ук күпләр беренче тапкыр биредә күрә. 
Юынырга, киенергә генә түгел, үзләренә ризык әзерләргә дә өйрәнә үзәктә дәваланучылар. Килешәсездер, бөтен әти-әнинең дә моңа түземлеге җитмәскә мөмкин. Күргәнегезчә, реабилитация дигән бер сүз үз эченә күп төрле эшчәнлекне сыйдыра. Ул – сәламәтлекне ныгыту да, баланы социаль мохиткә яраклаштыру, үзенә бирелгән барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга, сәламәтлегендә булган барлык кимчелекләр белән яшәргә өйрәтү дә.

Татарстанда мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче үзәкләр саны – 12. Башкаларыннан аермалы буларак, 70 урынга исәпләнелгән «Астра» төзелгәндә үк реабилитация үзәге буларак төзелә. Ә бу – киң коридорлар, лифт, коляска белән узардай киң ишекләр, иркен бүлмәләр, ана белән баланың икесе өчен дә уңайлы шарт-
лар тудырылган дигән сүз. «Без хәтта коридорларны да реабилитация максатларында кулланабыз – балаларыбыз махсус велосипедларда йөри», – ди Юлия Алексеевна.

Булат


Бу дөньяга ашыгып, 32 атналык булып аваз сала Булат. 
– Башта үсеше әйбәт кенә барды, – дип сөйли әнисе Чулпан Хисмәтова. – Табибларның фаразы да өметле иде. 1 яшендә улымның сәламәтлегендә җитди проблемалар башланды, реанимациягә эләктек. Аннан чыкканда Була-
тыбыз бары ята торган гына булып калды. Күзләре начар күрә башлады, эндәшсәм, күзләре белән мине эзли – тапмый. Аңарчы күрә иде ул. 3 яшендә безгә инвалидлык бирделәр. Диагноз – балалар церебраль параличы. 
Алар бу үзәккә инде 15 ел йөри. Булатка хәзер 16 яшь. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен ачылган
мәктәпнең 8 нче сыйныфын тәмамлаган. Яхшы укый, ике телне – русчаны да, татарчаны да камил белә.
Музыка белән кызыксына, рус эстрадасының да, татар эстрадасының барлык артистларын таный, аларга кушылып үзе дә җырлый икән. 
– Без килгәндә «Астра»ның ачылганына бер генә ел иде әле, – ди Чулпан ханым. – Биредә шөгыльләнә тор-гач, улым утыра башлады, үрмәләргә өйрәнде. Тотынырга әйбер булса, үзе йөри дә ала. Педиатр Асия Әбүзәровна Гыйләҗева, инструкторыбыз Ольга Евгеньевна Вәлиуллиналар үз эшенең чын осталары, безнең өчен бар көч-ләрен куялар.
Булатыбыз аралашучан. Аны 3 яшендә балалар бакчасына бирдем. Өйдә бикләнеп утыру, тышкы дөнья белән элемтә булмау мондый балаларның төп проблемасы бит. Менә шуның өчен, үземә авыр булса да, улымны көн саен иртән мәктәпкә илтәм, кич алып кайтам. Үзем дә шул ук мәктәптә эшлим. «Әни, мин сиңа булышырмын», – ди улым. Аның өйдә үрмәләп булса да йөри алуы, кашык тотып үзе ашавы да минем өчен зур уңыш инде, – дип, йөрәгеннән саркып чыккан күз яшьләрен сөртә Чулпан.

– Монда очраклы кешеләр эшли алмый, – ди педагог Лилия Кашапова. Үзәк ачылган көннән ул монда. – Биредә һәркем чын күңелен биреп эшли. «Яхшылыкка ышанасың килсә, аны үзең эшлә!» – дигән Лев Толстой. Төрле тарихлар бар, барысын да йөрәгең аша уздырасың. Ләкин Җир шарында бар кешене дә бәхетле итү мөмкин түгел. Шуларның берничәсенә генә булыша алсаң да, яшәвең юкка түгел, димәк.

Галина КАЛАШНИКОВА, 
социология фәннәре кандидаты, Алабуга шәһәренең «Астра» мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе директоры

– Реабилитация үзәкләренең барысының да максаты – социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ кешенең яшәеш шартларын яхшырту һәм аның төп яшәеш ихтыяҗларын үзе башкара алу мөмкинлеген арттыру. «Астра» реабилитация үзәге туганнан алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләргә социаль хезмәт күрсәтә. Миссиябез – балаларга һәм аларның әти-әниләренә «үз үзенчәлекләрен кабул итәргә» булышу, балаларның иҗади потенциалын ачу, булган ресурсларны тулы канлы яшәү өчен файдалану. «Без үзенчәлекле балаларга мөмкинлекләр ачабыз» – үзәкнең шигаре әнә шундый. Төп бурычыбыз: балаларны үзләрен тотарга, читләр ярдәменнән башка үз-үзләрен карарга өйрәтү, сөйләмен, интеллектын һәм коммуникатив һөнәрләрен арттыру. Биредә гаҗәеп тәҗрибәле белгечләр эшли. Әмма иң авыры – реабилитацияләү процессына әти-әниләрне җәлеп итү, пассив кулланучылардан актив булышчы, фикердәшләр ясау. Белгечләр өчен бу юнәлештә акыл штурмнары һәм тренинглар уза. Шул рәвешле без балалар белән генә түгел, аларның гаиләләре белән дә эшләү өчен туры килә торган комплекслы эш алымнары булдырабыз. Үзәктә «Әти-әниләр мәктәбе» актив эшли. Монда әти-әниләрне бала белән өй шартларында шөгыльләнергә өйрәтәбез. Балалар һәм гаиләләрнең бергәләп ял итүен, күңел ачуын да оештыручылар әле без. Бу эштә партнерларыбыз ярдәм итә. Кино, театр, концертларга йөрибез, музейлар белән танышабыз. Болар хәйрия нигезендә бушка башкарыла. 
Күп еллык тәҗрибәдән чыгып әйтәм, сәламәтлегендә үзенчәлеге булган балалар реабилитацияне никадәр иртәрәк узса, нәтиҗәсе дә шуның кадәр яхшырак булачак.
Узган ел безгә бер әни мөрәҗәгать итте. Тугыз айлык улында Даун синдромы. Бу ханым тәмам өметсезлеккә бирелгән. «Астра» үзәгендә ике курс реабилитация узуга, бала күз алдында үзгәрде: башын тота, үрмәли, аннары йөри башлады, теле ачылды. Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре дә җайланды – алар үз балаларын кабул итәргә өйрәнде. Ә иң мөһиме: алар хәзер бергәләп бу авырлыкларны җиңәчәкләренә ышана һәм улларының уңышларына сөенә белә. 
Профессиональ командабызның уңыш формуласы – күңел биреп эшләү, балаларны ярату, үз эшеңнең никадәр мөһим булуын аңлау. Күңелең чиста, йөрәгең миһербанлы булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар