Логотип
Сәламәтлек

Канлы үләннән шифалы май

Тагын бер-ике көннән канлы үлән чәчәк ата башлый. Аның русча атамасы – «чистотел», исеменнән үк күренгәнчә, тәнне чистартучы үлән. Канлы үләнне гомер-гомергә тәндәге сөялләрне һәм гөмбәчек авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. 

Тагын бер-ике көннән канлы үлән чәчәк ата башлый. Аның русча атамасы – «чистотел», исеменнән үк күренгәнчә, тәнне чистартучы үлән. Канлы үләнне гомер-гомергә тәндәге сөялләрне һәм гөмбәчек авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. 

Канлы үләнне чәчәк аткан чорда – май ахыры, июнь башларында җыялар. Ул агулы үлән, аның белән эшләгәндә сак булу сорала. 
Сабагында сары төстәге суты булганга, өзгән вакытта кулны буйый, шунлыктан кулыгызга перчатка кияргә онытмагыз.
Үләнне иртәнге якта, чык кипкәч җыярга кирәк. 
Җыйган үләнне кул белән яки керамик пычак белән ваклыйбыз. Артыгын ваклап бетерергә кирәкми, сабаклар 2-3 см озынлыгында булсын. 
Вакланган үләнне пыяла банкага тутырып (җиңелчә генә тыгызларга була), күмелерлек итеп сыек май агызабыз. Моның өчен иссез көнбагыш мае алына. 
Банка авызын гади капкач белән каплап, караңгы һәм салкынчарак урынга куябыз. Көн саен алып, банканы селкеткәләп торырга кирәк. Селкетмәсәң, үлән өстенә күгәрек гөмбәсе үсә башлый.
Атна-ун көннән банкадагы үләнне мае белән бергә 20 минут «су мунчасы»нда төнәтеп, чиста савытка сөзәбез. Калган үләнне яхшылап сыгабыз. 
Аны шушы килеш кенә дә кулланырга була, крем рәвешенә китерү һәм шифасын арттыру өчен балавыз кушарга да мөмкин. 
Балавызны май кайнар булганда кушып эретәләр. Үзен аерым гына «су мунчасы»нда эретеп тә куша аласыз. 1 стакан майга 20–30 г балавыз кирәк. 
Балавызны кулланылмый торган савытта эретегез, чөнки аны юып бетерүе кыен. 
Әзер майны капкачлы кечкенә банкаларда суыткычта саклыйлар. 
Әлеге шифалы май белән тәндәге сөялләрне, сөялләрне, чуаннарны, тимгелләрне, тапларны, тимрәү кебек чирләрне дәвалыйлар. Тырнакларга чыккан гөмбәчек авыруыннан да шифасы бар. Биттәге сыткылы бетчәләрне дәваларга булыша. Псориаз авыруын киметә.
Әлбәттә, үз-үзеңә диагноз куеп, үлән генә бит, дип, теләсә ничек дәвалана башларга ярамый. Иренмәгез, башта табибка күренегез! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар