Логотип
Сәламәтлек

«Йөрәк борчуы» – нәрсә билгесе? Табибка өч сорау.

Сорауларга терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Ленар КАШАПОВ җавап бирә.

Сорауларга терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты
Ленар КАШАПОВ җавап бирә.


Әни бер тапкыр микроинфаркт кичерде. Хәзер йөрәге борчый башласа, седатив препарат куллана. Табиблар кан тамырларын киңәйтә торган препаратлар эчәргә куша бит. Алар арасында аерма бармы?
Седатив препарат, гадирәк итеп әйткәндә, тынычландыра торган препарат инде ул. Монда әниегезнең «йөрәк борчуы» дип, нинди билгеләрне атавы мөһим. Бәлки, ул йөрәк түгел, невралгия, остеохондроз, стресс фонындагы билгеләрдер? Седатив препаратларның файдасын тоя икән, бәлки, бу нерв системасы авыруыдыр. Кан тамырларын киңәйтә торган препаратлар күп, аларны бары тик табиб кына билгели. Бу ике группа препаратларын чагыштыру дөрес булмас.

Әти «күкрәк яна» дип зарлана кайчак. Майлы ашаудан күрә бу авыртуны. Мин йөрәк түгелме икән дип борчылам. Кайсыбыз дөрес уйлый?
Күкрәкнең кызып торуы йөрәк авыруы белән дә, ашкайнату системасы (мәсәлән, гастрит) белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу авыру билгесе кайсы очракта килеп чыга – шуны аңларга кирәк. Физик нагрузкадан соң авырта башласа, йөрәк белән бәйле дип фаразларга була. Майлы ризык ашаганнан соң сиздерсә, ашкайнату системасы белән бәйле булырга тиеш. Төгәл җавапны табиб кына әйтә алачак.

Инсульт башланганын сизгән кеше кулдагы һәр бармагын һәм колак яфрагын энә белән тишкәләсә, инсульттан сакланып була дип укыганым бар. Дөресме бу киңәш?
Без, табиблар, бары тик клиник киңәшләр белән генә эш итәбез, алар авыруны кисәтүгә һәм дәвалауга нигезләнә. Мин бу киңәшне халык методикасына кертер идем. Чөнки ул бернинди клиник киңәшләргә дә нигезләнмәгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар