Логотип
Сәламәтлек

Ромашка – иң шәп табигый спазмалитик

Бу үсемлек – иң шәп табигый спазмалитик, авыртуны баса. Аны «Но-шпа»ның табигый аналогы дип тә йөртәләр. 

Юл буйларында, ачык торган буш урыннарда, сөрелмәгән кырларда үсәргә яраткан дарулык ромашка чәчәк атты. Русча аны «ромашка аптечная» дип йөртәләр. Болында үсүче эре ромашкадан аермалы буларак, дарулык ромашка куак кебек үсә, чәчәкләре ваграк. Уртадагы сары «күзен» ярып карасаң, аның эче куыш.

Ромашканы чәчәк ата башлаган вакытта җыялар. Дару сыйфатында аның чәчәкләре кулланыла. 
Бу үсемлек – иң шәп табигый спазмалитик, авыртуны баса. Аны «Но-шпа»ның табигый аналогы дип тә йөртәләр. 
Ул ашказаны, эчәкләр авыртканнан булыша.
Үт бүленеп чыгуны яхшырту үзлегенә ия. 
Авыз эче бозылса, тамак шешсә, тавыш бетсә, ромашка төнәтмәсе белән авыз эчен чайкатып шифа күрәләр. 
Гел утырып эшләүчеләрдә, авыр күтәрүчеләрдә арт юлда геммороидаль төеннәр барлыкка килүчән. Бу очракта ромашка төнәтмәсе белән клизмалар ясыйлар.
Бавыр авыртып чәнчесә, үт куыгы авыртса, шулай ук ромашка төнәтмәсе кулланырга мөмкин. 
Ромашка ялкынсынуны баса, ул – табигый антибиотик та. 
Эчкә газлар җыелса, ромашны төнәтеп, чәй кебек эчәләр.
Шифалы төнәтмә ясау өчен, 4 аш кашыгы кипкән һәм вакланган ромашканы 200 мл кайнап суынган суга салып, «су мунчасы»нда 15 минут төнәтәләр. Суынгач сөзеп, ашаганнан соң еөнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 
Ромашканың шифалы тәэсире аны меңьяфрак һәм календула белән бергә төнәткәндә аеруча үтемлерәк. 

Әлеге үләнне авырлы ханымнарга кулланмый торырга киңәш ителә. Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар